Биләр. Тамырлар
رفتن به کانال در Telegram
نمایش بیشتر
کشور مشخص نشده استدسته بندی مشخص نشده است
243
مشترکین
-124 ساعت
-17 روز
-330 روز
آرشیو پست ها
Беренче төркем хәзер Биләр шәһәрлеге буйлап экскурсиядә. Борынгы шәһәрнең тарихы белән якыннан таныша башладылар!✨
📍Икенче «Биләр. Тамырлар» сменасын көткән арада, без сезнең өчен конкурс игълан итәбез!
Катнашу өчен бары тик ике шарт кына бар — безнең каналга язылырга һәм «Катнашам!» төймәсенә басарга! 🤍
Иң бәхетле язылучыларыбызны бүләкләр көтә! ⭐️
______________________
📍Пока мы ждем вторую смену «Биләр. Тамырлар», объявляем для вас конкурс!
Для участия нужно выполнить всего два условия — подписаться на наш канал и нажать кнопку «Участвую»! 🤍
Самых удачливых подписчиков ждут подарки! ⭐️
Менә ул көтеп алынган көн! 🤍
Интеллектуаль сынаулар, команда эше, җитезлек һәм, әлбәттә, археолог-стажёр анты 📍
Бүгенге көннең иң якты мизгелләрен бергәләп искә төшерик✨
⭐️ Иң дулкынландыргыч мизгел җитте!
Хәзер катнашучыларыбыз археолог-стажёр антын бирә һәм рәсми рәвештә археолог-стажёрлар сафына кушыла 📍
Чираттагы этапта катнашучыларыбыз археолог эшендә кулланыла торган инструментларны никадәр яхшы үзләштергәннәрен күрсәтәчәк ⚒️
Археолог-стажёрлар сафына кабул итү алдыннан Зөфәр абый Шакиров яшьләргә ихлас теләкләрен җиткерде✨
Дулкынландыргыч мизгелләр якынлаша! 🤍
Катнашучыларыбыз археолог-стажёрлар сафына кабул итү тантанасына әзерләнә 👇
Хәерле иртә, дуслар! ☀️
Безнең археологик сәяхәтебез ахырына якынлаша. Бүген катнашучыларыбыз өчен аеруча истәлекле көн булачак 🥹
Программабыз белән бүлешәбез 👇
+9
«Биләр. Тамырлар» проектыннан фотолар инде ВКонтактеда! 🤍
Сменаның иң матур һәм истә калырлык мизгелләрен карарга ашыгыгыз✨
⭐️ Кайбер мизгелләрне сүзләр белән аңлатып булмый…
аларны бары тик тоярга гына мөмкин!
