Татар дулкыны
رفتن به کانال در Telegram
Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny
نمایش بیشترکشور مشخص نشده استدسته بندی مشخص نشده است
270
مشترکین
+224 ساعت
+47 روز
+1730 روز
آرشیو پست ها
Без элегрәк язганча, чит илдән кайткан россиялеләргә 24 сәгатькә мобиль интернет һәм смсны сүндерәләр (отключают).
Шалтыратулар һәм "мөһим (важные) сервислар" эшләвен дәвам итә. Тулысынча интернет һәм смс верификациядән соң торгызыла.
Источник: https://t.me/bbbreaking/219073
14:00 😍
МОК трансгендер* атлетларга Олимпия уеннарында хатын-кызлар ярышларында (в соревнованиях) катнашуны тыячак (запретит).
* ЛГБТ хәрәкәте (движение) экстремистик дип танылган һәм Россиядә тыелган.
15:39 🤨
МОК әле Олимпиадада трансгендерларның катнашуы буенча финал карарын кабул итмәгән.
Источник: https://t.me/bbbreaking/219071
Әлеге каналда «Хәрефләр илендә» мультсериалы чыга.
t.me/herefler
Беренче аста ("А" һәм "Ә") һәм икенче өстә ("А", "Ә" һәм "Җ") серияләрне карагыз.
Безгә акча кирәкми.
Ләкин бу егетләргә һәм кызларга киләсе серияләр өчен акча кирәк. Алар иганәче, меценат эзлиләр. Күбрәк белергә һәм элемтәләр табарга:
https://t.me/yukbar/897?single
Мәскәүлеләр һәм башкортларның Казан (Татарстан) өчен көрәше (соперничество) 🤼♂️
Татарстанда фатирларны Россиянең төрле төбәкләре кешеләре сатып ала. Берничә елга беренче тапкыр рейтингында беренче урынны Мәскәү алды (339 фатир). Элек гадәттәгечә (традиционно) Башкортстан лидер иде (быел 312 фатир).
Татарстанда күчемсез милеккә (недвижимость) зур кызыксынуны республиканың актив үсеше белән бәйлиләр.
Источник: https://kazanfirst.ru/news/v-etom-godu-moskvichi-chashhe-drugih-pokupali-nedvizhimost-v-tatarstane
Селәүсеннәр (рыси) Мәскәү өлкәсендә ризык җитмәү сәбәпле йорт мәчеләренә һөҗүм итә (нападают). Азык җитмәсә, селәүсеннәр азык (пропитание) эзләп кешеләргә якынлашалар.
Экологлар йорт хайваннарын күзәтүсез җибәрмәскә һәм селәүсеннәрне ашатмаска киңәш итә.
Төбәктә селәүсеннәр саны 2,5 тапкырга арткан — 80 хайванга кадәр. Кызыл китапка язылган селәүсене үтергән өчен миллион сумга кадәр штраф яки биш елга кадәр төрмә каралган.
😳 Мәскәү өлкәсендә селәүсеннәр яшәвен белгәч.
Источник: https://t.me/mosjournal/26254
Мәскәү рестораннарында уртача чек — 2 205 сум, ә фастфудта — 561 сум.
Көнгә өч тапкыр ресторанда ашау өчен 6 мең сум кирәк. Айга килеп чыга... Саныйсы да килми 🤬
Источник: https://t.me/mosjournal/26252
Япониядә беренче Коръән татар җәмәгатьчелеге (община) тырышлыгы белән бастырылган. Япониядә бу хакта беләләр һәм хәтерлиләр 🇯🇵
Видеоны карагыз 👨💻
Источник: https://t.me/tatarlar_best/2425
+1
👺 Харакири Казан циркында.
ХХ йөз башында, Тукай вакытында Казанда мәдәният нинди булган иде?
1910 елда Никитиннар циркында (Казанда) «Микадо император труппасы» (Япония) чыгыш ясаган иде.
Программаның төп өлеше харакири инсценировкасы булды, дөресрәк әйткәндә — сэппуку.
Тамашачыларга ике очлы катан (традицион япон кылычы) күрсәттеләр. Шуннан соң артист берсен алып, ялангач кулына һәм аягына су сипте. Аннары кисәк (резко) кенә кул - аякларын катана белән сыпырып алды. Кан ага башлады, ә халык кайный башлады.
Ниһаять (в конце концов), цирк уртасына малайны алып чыктылар, аның күлмәген салдыралар һәм юынганнан соң корсак астыннан бугазына (до горла) кадәр кисәләр. Канга баткан малайны җәймәгә төреп алып китәләр.
Трюкның чишелеше бик гади. Кылыч очларында (внутри) улак (желоб) бар иде. Төймәгә баскач, аның өстенә фуксин (химический растров) коела. Су белән контактта булганда фуксин кан эзе (следы) калдыра иде.
Источник: https://t.me/krot_guide/1468
Без "НАБУ" һәм "САП" турында Зеленский закон тәкъдим иткәч (когда предложил) һәм Рада аны кабул иткәч белдек. Закон нигезендә (на основании) бу оешмалар прокуратурага буйсынырга (подчиниться) тиеш иде.
Әмма бу законга каршы митинг узды. Анда яшь егетләр һәм кызлар катнашты. Әлеге митингны барлык Көнбатыш илләре һәм хокук саклау (правозащитные) оешмалары хуплады.
Украинада теләсә нинди митинглар таратыла (разгоняется). Ләкин Көнбатыш хуплаган шул митинг куып таратылмады. Зеленский үз законын кире алды.
Бүген төнлә НАБУ детективлары Тимур Миндичка тентүләр (с обыском) белән килделәр. Тимур Миндичны "Зеленский янчыгы (кошелек)" дип атыйлар. Тентүгә кадәр берничә сәгать алдан Тимур Миндич Украинадан чыгып киткән.
Хәзер НАБУ детективлары шулай ук элеккеге энергетика министрында, юстиция министрында һәм "Энергоатом" компаниясендә тентүләр үткәрә.
Источник:
https://t.me/rt_russian/250079
https://t.me/bbbreaking/219032
ФРГ-да "Төньяк агымнарын" шартлатуның (взрывы) җиде катнашучысын кулга алуга (на арест) ордер бирделәр.
Августта Украина гражданины Сергей Кузнецов тоткарлаганнар. 21 августта суд карары (решение) буенча аны ФРГ-га экстрадицияләргә тиешләр иде. Яклау (защита) карарны шикаять итте (обжаловала). Апелляция суды экстрадиция турындагы карарны хуплады (поддержала).
30 сентябрьдә Польшада "Төньяк агым" шартлавы буенча Украинаның башка гражданинын тоткарлаганнар. Польша экстрадицияләүдән баш тартты һәм аны азат итте (освободила).
Европа гадел суды (правосудие) шундый.
Источник:
https://t.me/basurin_e/21003
https://www.interfax.ru/world/1057106
https://t.me/bbbreaking/219027
Трамп яңа рекордлар куя!
Иртәгә США шатдаунының 40 көне булачак. Шатдаун (shutdown) инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә "тукталыш" дигәнне аңлата. Республика һәм демократик партияләр конгресста бюджетны килештерә алмаганда (в случае несогласования), шатдаун һөҗүм итә. Дәүләт хезмәткәрләренә (госслужащим) хезмәт хакы түләнми. Дәүләт учреждениеләре дә эшләми башлый.
Бу США гына түгел, Ауропадагы (в Европе) Америка хәрби базаларына да кагылды (затронуло). Меңләгән хәрбиләр алты атна диярлек хезмәт хакы алмый. Кайбер Ауропа илләре Америка хәрбиләре өчен үз акчаларын түли.
UPD вакытлы килешү. Сигез демократ республиканнарны хуплады (поддержади). Хөкүмәтнең бер өлеше (мәсәлән авыл хуҗалыгы министрлыгы) эше яңартыла. Калган министрлыклар акчаны 2026 елның гыйнвар ахырына кадәр генә алган.
Источник: https://abcnews.go.com/Politics/live-updates/government-shutdown-live-updates?id=127124906&entryId=127213511&userab=kfsn_web_player-447*variant_b_kfsn_dmp-1861
https://t.me/bbbreaking/219015
Хәерле иртәләр!
#татар_җырлар монда басыгыз әле.
Пар ат.
Габдулла Тукай сүзләре.
Камил Төхфәтуллин музыкасы.
Казанга килү турындагы җырны Камил Төхвәтуллин җырлый. Ул Уральскида туган, «Мотыйгия» мәдрәсәсендә Тукайга белем биргән. Соңыннан Тукай аның вокаль сәләтләре турында шактый мыскыллы сүзләр әйтте. Камил Төхфәтуллин журналист булып эшләгән.
Бу җыр халык җыры түгел. Төхфәтуллин, укый-яза белмәсә дә, моңлы сәләткә (дару) ия була. Төхфәтуллин үз укучысы (Тукайның) шигырьләренә кызыклы яңгыраш биргән.
Төхфәтуллин аруза ритмикасын кулланган. Аруз-гарәп шигърияте мирасы (наследие). Шигырьләр озын һәм кыска иҗекләр (слогов) чиратлашуыннан төзелгән.
Источник: https://100tatar.ru/10ru
Трамп Ак йорттагы чарада йокымсырап китте (задремал). США президенты берничә минут авырлык белән күз кабакларын (веки) ачык килеш саклады.
Элегрәк, Трамп Джо Байденны (узган президентны) "Sleepy Joe" (йокылы Джо) дип атаган иде.
Әгәр эштә йокларга телисез икән, белегез, Трамп сезне бик яхшы аңлый, ул да эштә йокыга китә.
Тыныч йокылар!
Источник: https://t.me/bbbreaking/218998
"Гадел (Справедливая) Россия" партиясе лидеры Миронов укытучыларны мыскыл (оскорбление) иткән өчен административ җаваплылык (ответственность) кертергә тәкъдим итте. Хәзер мондый чара хакимият вәкилләренә (представителя) карата бар.
Күптән кирәк 👍
Популизм 🥴
Источник: https://ria.ru/20251109/gosduma-2053730792.html
Йорт мәчеләрен һәм этләрен мәҗбүри теркәүне (обязательная регистрация) Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән кертергә мөмкиннәр. Тиешле закон проектын Дәүләт (Государственная) Думасы ел ахырына кадәр караячак.
Хайваннарга чип кертәчәкләр. Ул мәгълүматны үз эченә алачак (будет содержать): яше, кушаматы (кличка), токымы (порода), төсе, прививкалар турында мәгълүмат. Шулай ук чип хуҗасының ФИО, паспорт һәм яшәү урыны мәгълүматларын саклаячак.
Теркәлү бушлай, ә менә чип өчен түләргә туры киләчәк. Теләсә кайсы дәүләт ветстанциясенә теркәлү.
Источник: https://www.pnp.ru/social/v-gosdume-rasskazali-kogda-postavyat-na-uchet-vsekh-barsikov-i-zhuchek.html
Кытайда вертикаль күтәрелү һәм утырту пилотсыз электр аэротаксисын күрсәттеләр. Аңа очып китү полосасы кирәкми. Аппарат махсус "вертипорт"-ка төшә.
Аэротаксида 10 минутлык очыш машинада 40 минутлык сәяхәтне (поездку) алыштырачак. Мондый таксида ун минутлык сәфәр 8,5 долларга (687 сум) торачак.
Аэротаксида эшкә кадәр 687 сумга очып җитәргә теләр идегезме? Әйе 👍
Источник: https://t.me/tass_science/8189
Рубрика: жаль, что я не в Казани
Уже иртәгә.
ТАРТАРИЯ: МИЛЛӘТ КОДЫ
Җәдитчелек хәрабәләрендә [на развалинах джадидизма]: татар модернына тәнкыйть [критика]!
То, что мы любим 😘
Казанда лекция-дискуссия узачак.
Реформаторлык (җәдитчелек) [реформаторство] - мөселман халыклары һәм татар тарихында төп вакыйга.
Реформаторлыкның нәтиҗәләре [результаты] нинди?
Бу милли үзаңга [национальное самосознание] һәм мәдәнияткә ничек йогынты ясады [повлияло]?
Замандашлары [современники] бу проектны ничек күргәннәр?
Альтернатив юллар нинди булган?
Модернизацияләүнең бәясе нинди булган?
10 ноября // 18:30
Медресе Касимия // ул. Ш. Марджани, 28
Кушылыгыз! Һәм күбрәк укыгыз: https://t.me/iske_tatar/900
Кичә хәбәр иттек: Салават Юлаевка һәйкәле [памятник] астында язу тапканнар. Урнаштыручыларның берсе [один из устанавливающих памятник] рәссам булган һәм Салават Юлаев хөрмәтенә картина язган икән. Хәтта эшнең сакланган эскизын да тапканнар. Аның туганнары картина белән уртаклаштылар.
Источник: https://t.me/ufa_smi/27708
