fa
Feedback
Татар дулкыны

Татар дулкыны

رفتن به کانال در Telegram

Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny

نمایش بیشتر
کشور مشخص نشده استدسته بندی مشخص نشده است
298
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
+27 روز
+1930 روز
آرشیو پست ها
«ГӘҮҺӘР» ПРОЕКТЫНЫҢ ЯҢА СЕЗОНЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ! 25нче сентябрьдә Казан Башкарма комитетының зур киңәшмәләр залында «Гәүһәр» п
+4
«ГӘҮҺӘР» ПРОЕКТЫНЫҢ ЯҢА СЕЗОНЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ!  25нче сентябрьдә Казан Башкарма комитетының зур киңәшмәләр залында «Гәүһәр» проектының 6нчы сезоны рәсми рәвештә ачылды.  Яңа сезонга бурычлар билгеләүгә багышланган очрашуда мәктәп мөдирләре, балалар бакчалары мөдирләре һәм иҗат коллективлары вәкилләре катнашты. Җыелышны Казан шәһәре Мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова алып барды.  «Гәүһәр» мәдәни-агарту проекты 2022 елдан башлап Казан мәктәпләре һәм балалар бакчаларында уңышлы гамәлгә ашырыла. Дүрт ай дәвамында шәһәрнең 20 балалар бакчасында һәм 46 мәктәбендә тәрбияләнүче һәм укучы балалар:  ⭐️татар халык биюе элементларын үзләштерә;  ⭐️сәхнәдә татарча дөрес һәм матур сөйләшү осталыгына өйрәнә;  ⭐️татар милли уен коралларында уйнарга өйрәнә;  ⭐️татар халык һәм эстрада җырларын башкара.  Проектның барлык дәресләре дә тулысынча татар телендә үткәрелә. Бу балаларда татар телен, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне ярату хисен ныгыта. Татар теле һәм мәдәниятенә багышланган проектлар Казан мэриясендә Гүзәл Сәгыйтова эшли башлагач актив рәвештә барлыкка килә башладылар. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡урынбасар - заместитель 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Яңалыклар укып татар телен өйрәнәбез - атналык күзәтү 1️⃣Рәсәйдә YouTube караучылар саны, сервисны блоклауга карамастан, тагын да арткан, дип күрсәтә ихсаият мәгълүматлары. Елның беренче яртысында уртача карау вакыты 24 фаизга үсеп, көненә 99 минутка җиткән, ә Rutube аудиториясе киресенчә кимүен дәвам иткән. 2️⃣Сбер банк картасын банкомат аша алу технологиясен сынап карый башлады. Хәзер ул Түбән Новгородтагы 70 банкоматта эшли һәм Сбер мөштәриләренә исеме язылмаган «Мир» картасын чыгарып бирә. Пилот режимы тәмамланганнан соң, банк бөтен ил буенча бу функцияне кертү мөмкинлеген карыячак. 3️⃣УАЗ ширкәтендә яңа «Буханка» турында «ми штурмы» бара. Ширкәт легендар модельне яңарту вариантларын карый, дип белдерде УАЗ ширкәтенең баш мөдире Илнур Сәхәбиев. Идеяларның берсе - иске платформаны калдырып, аңа яңа кузов кую варианты да бар. 4️⃣Сбер рәсәйлеләрнең иң яраткан өч бренды исемлегенә кергән, дип хәбәр итә НАФИ рейтингы. Беренче урында - «Ozon», икенче урында - «Яндекс», ә «Сбер» өченче урынын саклап калган. Рейтинг 30 мең балигъ рәсәйлеләр арасында үткәрелгән. Катнашучылар үзләрендә иң җылы хисләр уяткан брендларны атаганнар. 5️⃣Рәсәйдә грипп, ОРВИ һәм COVID-19 белән авыручылар саны бер атна эчендә өчтән бер өлешкә арткан, дип күрсәтелә Роспотребнадзор мәгълүматларында. Бер атна эчендә 734 мең очрак теркәлгән, бу алдагы атна белән чагыштырганда 33,8 фаизга күбрәк. 6️⃣Рәсәйдә ерак юлга йөрүче поездларның 1нче октябрьдән плацкарт вагоннарына билетлар 9,2% кыйммәтләнә, дип билгеләнгән хөкүмәт карарында. 7️⃣Рәсәйдәге иң озын баскычны аюлар аркасында сәяхәтчеләр өчен яптылар. Торгашин баскычы Красноярск краенда «Столбы» тыюлыгы белән Торгашин тау сырты арасында урнашкан. Баскыч 1,2 чакрымга сузылган. 8️⃣Ауропа Берлеге Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка санкцияләр кертте. Сәбәп - Миңнеханов Украинадагы сугыш зонасыннан балаларны эвакуацияләү белән бәйле. 9️⃣Санкт-Петербургта коронавирус белән бәйле чикләүләр төгәлләнә. 1нче октябрьдән шәһәрдә 2020нчы елдан бирле булган пандемия чараларын гамәлдән чыгаралар. 1️⃣0️⃣Рәсәйдә кыслаларны канунсыз рәвештә тоткан өчен штраф 15 тапкырга артты: һәрбер кысла өчен штраф 115 сумнан 1688 сумга хәтле арткан. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡мөштәри - клиент 💡балигъ - совершеннолетний 💡тау сырты - хребет 💡кысла - рак 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 Яңалыклар укып татар телен өйрәнәбез - атналык күзәтү ➡️ укырга Уфада БТКның утырышы узды ➡️ укырга Объектларны саклау чыгымнары турыдан-туры халык һәм бизнес түли торган тарифларга кҗчергә мөмкин ➡️ укырга Әфганстанда татар теле буенча онлайн-проект эшләтеп җибәрергә планлаштыралар ➡️ укырга Австралиядә тәүге зур татар корылтае узачак ➡️ укырга 60 ел элек Түбән Кама шәһәр статусы алды ➡️ укырга 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

60 ЕЛ ЭЛЕК ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘР СТАТУСЫ АЛДЫ 1966нчы елның 22нче сентябрендә Түбән Камага рәсми рәвештә шәһәр статусы бирелә. Ул
60 ЕЛ ЭЛЕК ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘР СТАТУСЫ АЛДЫ 1966нчы елның 22нче сентябрендә Түбән Камага рәсми рәвештә шәһәр статусы бирелә. Ул чакта Кама ярындагы кечкенә генә эшчеләр авылына нибары 5 яшь кенә була. Шәһәр тарихы 1961нче елдан, эре карамай кимьясы комплексы төзелеше башлану белән бәйле. Урын очраклы гына сайланмый: янәшәдә Идел һәм Чулман, тимер юл һәм машина юллары үтә һәм иң мөһиме - ТАССРның карамай ресурслары якында урнашкан була. Сәнәгать эшханәләре белән беррәттән, торак кварталлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, мәдәният йортлары, спорт корылмалары үсә. Бирегә төрле төбәкләрдән төзүчеләр, мөһәндисләр, эшчеләр җыела, һәм алар бергәләп яңа шәһәр төзи. Кыска гына вакыт эчендә кечкенә авыл Татарстанның иң эре сәнәгать үзәкләренең берсенә әйләнә. Бүген Түбән Кама - җөмһүрияттә халык саны буенча өченче шәһәр. Монда 250 меңнән артык кеше яши, һәм сәнәгать һаман да шәһәр икътисады нигезе булып кала. 60 ел эчендә Түбән Кама үзенең баштагы проект кысаларыннан чыгып, төбәкнең сәнәгать үзәгеннән карамай эшкәртү һәм карамай кимьясы буенча, киңкүләм җитештерү кәсәбәләре һәм яңа инвестицион проектлар җәлеп иткән эре үзәк дәрәҗәсенә күтәрелде. Бүген Түбән Камада шәһәр көне билгеләп үтелә. Туган көнең белән, Түбән Кама! 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡карамай кимьясы комплексы - нефтехимический комплекс 💡Чулман - Кама 💡эшханә - предприятие (мәгънәдәш «кәсәбә») 💡җитештерү - производственный 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Австралиядә 🇦🇺 тәүге зур Татар Корылтае узачак #лонгрид 26нчы сентябрьдән Австралиянең Аделаида шәһәрендә бер атналык «Авст
Австралиядә 🇦🇺 тәүге зур Татар Корылтае узачак #лонгрид 26нчы сентябрьдән Австралиянең Аделаида шәһәрендә бер атналык «Австралия Татар Корылтай-Форумы» старт ала. Корылтайның төп чарасы - иҗтимагый конференция. Конференция заманча милли үзбилгеләнү, белем, күченү тарихы һәм гражданлык инициативаларына багышланган. Форум үткәрү идеясе ел башында җирле инициатив төркем эчендә туды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу чара соңгы елларда күзәтелгән глобаль «татар ренессансы»на җавап буларак барлыкка килде. «Татар ренессансы» нәрсә ул? Ул түбәндәге күренешләрдә ачык чагыла:  ⏺татар темасына рус телендә, һәм төрле юнәлешләрдә татар телендә интернет‑контентның кимендә 10 тапкырга артуы;  ⏺яшьләр арасында үз тамырларына кызыксынуның кискен көчәюе;  ⏺диаспора тормышының сыйфат ягыннан катлаулануы, Сабантуйлар  кысаларыннан күпкә читкә чыгуы. Форум Аделаиданың Татар Йортында башланачак. Башта катнашучыларны каршы алалар, танышалар, аралашалар. Аннан соң җомга намазы укыла, татар телендә вәгазь була. Оештыручылар моны аеруча символик дип саный: күп гасырлар дәвамында тел, иман һәм мәдәният татарларга, кайда гына яшәсәләр дә, үзбилгеләнүләрен саклап калырга ярдәм иткән. Намаздан соң Татар Йорты хуҗасы, эшмәкәр Рөстәм Сәдри исеменнән уртак чәй өстәле көтелә. Бу - бер өстәл артына җыелып, тыныч шартларда сөйләшү, иске дуслар белән күрешү һәм яңа танышлар табу мөмкинлеге. Оештыручыларның берсе, имам Булат Ишмөхәммәтов, Корылтайның максатын болай дип аңлата: бу - җыр‑биюле гадәти мәдәни бәйрәм генә түгел. Максат - Австралия татарлары очраша, аларны нәрсә берләштерүе турында, диаспораның проблемалары һәм мөмкинлекләре, һәм иң мөһиме - киләсе буынга нәрсә тапшырырга кирәклеге турында фикер алышу мәйданы булдыру. Австралиядә татарлар күп түгел: 2021 елгы җанисәп буенча, кыйтгада татар тамырлы якынча 1000 кеше яши (ягъни һәр 25 мең кешегә бер татар). Шулай да инициативага кызыксыну көтелгәннән күпкә зуррак булды - форумга 87 кеше теркәлде. Форум башка кыйтгалардагы татар диаспоралары тарафыннан да киң хуплау тапты. Халыкара секция кысаларында АКШ, Канада, Алмания һәм Казакъстаннан спикерларның видеодокладлары тәкъдим ителәчәк. Аерым алганда, Канададан Алимә Салахутдинова - Төньяк Американың танылган татар онлайн‑мәктәбен һәм балалар лагерен нигезләүче - үзенең уникаль тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Аделаидага шәхсән килә алмаганнар өчен төп чыгышлар һәм төп презентацияләрнең видеоязмалары 26нчы сентябрьдән башлап YouTube-та ирекле карау өчен ачык булачак. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡күченү - миграция 💡җанисәп - перепись населения 💡кыйтга - материк 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Әфганстанда 🇦🇫 татар теле буенча онлайн-проект эшләтеп җибәрергә планлаштыралар Әфганстандагы Рәсәй эшлекле үзәге, Рәсәй һәм Әфганстан тел белгечләре белән берлектә, җирле кабиләләр теленең үзенчәлеген һәм шивәсен исәпкә алып, әфган татарлары өчен заманча татар телен өйрәнү буенча онлайн‑проект эшләтеп җибәрергә планлаштыра.  Әфганстанның Рәсәй эшлекле үзәгендә аңлатуларынча, әфган татарларының күбесе хәзерге татар телен өйрәнергә тели. Ул аларга бөтендөнья татар җәмәгатьчелеге белән аралашу өчен кирәк.  Оештыручылар сүзләре буенча, әгәр проект тулы көченә эшли башласа, иң сәләтле катнашучыларны Татарстанга стажировкага җибәрү мөмкинлеге каралачак. Әфганстандагы Рәсәй эшлекле үзәге бу мәсьәләдә хөкүмәт һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәменә бик өметләнә 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡кабилә - народ, племя 💡шивә - диалект 💡мәсьәлә - задача 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Монополиягә каршы федераль хезмәт (МКФХ) энергетика объектларын саклау һәм торгызу чыгымнарын кулланучылар түли торган электр энергиясе тарифларына кертергә тәкъдим итә Фәрман проекты буенча, электр энергиясен тапшыру хезмәтләре тарифын исәпләгәндә челтәр шеркәтләренә түбәндәге чыгымнарны кертү рөхсәт ителергә мөмкин: 🔸эшчеләрне зарарлаудан саклау;  🔸җиһазларны һәм биналарны саклау корылмалары төзү;  🔸объектларны хәрбиләштерелгән саклау;  🔸пилотсыз очу аппаратларын (дроннарны) ачыклау һәм аларга каршы тору чаралары;  🔸мәгълүмати иминлек;  🔸электр челтәре объектларын зыян күргәннән яки диверсиядән соң торгызу. МКФХ документыннан күренгәнчә, тарифка киләчәктәге чыгымнар гына түгел, ә 2022-2025 елларда инде тотылган саклау һәм торгызу чыгымнарын да кертү планлаштырыла. Бу челтәр оешмаларына элекке еллар чыгымнарын киләчәк тарифлар исәбенә капларга мөмкинлек бирәчәк. Әгәр проект кабул ителсә, яңа кагыйдәләр 2026нчы елның 1нче октябреннән гамәлгә керәчәк.  💬Кыскасы, объектларны саклау чыгымнары турыдан-туры халык һәм бизнес түли торган тарифларга күчергә мөмкин. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡МКФХ - ФАС 💡фәрман - приказ 💡хәрбиләштерелгән - военизированный 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Кичә, 21нче сентябрьдә, БТКның (Бөтендөнья татар конгрессы- ның) Башкортстандагы вәкиллегендә җирле татар оешмалары җитәкчелә
+2
Кичә, 21нче сентябрьдә, БТКның (Бөтендөнья татар конгрессы- ның) Башкортстандагы вәкиллегендә җирле татар оешмалары җитәкчеләре белән утырыш узды.  Утырыш барышында 2027нче елда Башкортстанда узачак мөһим чаралар турында фикер алыштылар, һәр җитәкче үз оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды. Иң масштаблы проектларны уртак көч белән эшләп гамәлгә ашыру зарурлыгы аерым билгеләп үтелде.  〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡БТК - ВКТ 💡вәкиллек - представительство 💡җирле - местный 💡утырыш - заседание 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Яңалыклар укып татар телен өйрәнәбез - атналык күзәтү 1️⃣Рәсәйдә 5G челтәрe «яңа билгеле 4G» гына булып чыкты. Мәскәүдәге сынаулар күрсәткәнчә, яңа 5G челтәре тизлекне арттырмый диярлек, ә кайбер урында хәтта 4G челтәренә караганда да акрынрак эшли, дип яза ММЧ. Белгечләр сүзләре буенча, тулысынча 5G өчен кирәкле ешлыклар башка идарәчелекләр тарафыннан биләп алынган, шуңа күрә яңа челтәр күбесенчә 4G белән бер үк ешлыкларда эшли. 2️⃣Мәскәүдә Рәсәйнең иң зур бизәнү әйберләре брендларының берсе MIXITнең баш мөдире Олег Пай тоткарланган. Аны эре күләмле алдаркараклыкта шикләнәләр. 3️⃣Сайлау вакытында Ерак Көнчыгышта бик көчле диверсия булды. Сахалинда билгесез затлар элемтә линиясе терәген кисеп аударганнар, ә Хабаровск краенда кабельне өзгәннәр. Шуның аркасында вакытлыча дүрт өлкә элемтәсез калган. 4️⃣НАТО Ауропа көнчыгышында кораллы бәхәскә әзер. Моның өчен НАТО илләре гаскәрләрне, кораллануны һәм хәрби инфраструктураны арттыра. 5️⃣Режиссёр Андрей Звягинцев чит ил агенты дип танылды. Сәбәбе - аның яңа фильмы «Минотавр» Канн кинофестивалендә Гран-при алган вакытта сәхнәдән президентка мөрәҗәгать итүе. 6️⃣Казан блогеры Никита Кузнецов Казаннан Алматага җәяү барып җиткән. Юл 120 көн дәвам иткән: шул вакыт эчендә ул 3 мең чакырымнан артык юл үткән. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡ММЧ - СМИ 💡идарәчелек - ведомство 💡алдаркараклык - мошенничество 💡терәк - опора 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 Яңалыклар укып татар телен өйрәнәбез - атналык күзәтү ➡️ https://t.me/tatar_dulkyny/1641 Казан милли ярыммарафоны 2026 медале чулпы формасында булачак ➡️ https://t.me/tatar_dulkyny/1642 «Урал таулары илчелеге» проекты һәм Уфа халкының намуслылыгы турында ➡️ https://t.me/tatar_dulkyny/1646?single Августта чыккан яңа җырлар тупланмасы ➡️ https://t.me/tatar_dulkyny/1647 Польшада «Tatarlend» татар ресторанына каршы протестлар уза ➡️ https://t.me/tatar_dulkyny/1648 Грозныйда Чечнядәге тәүге «Вкусно - и точка» рестораны ачылды ➡️ https://t.me/tatar_dulkyny/1649 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Грозныйда Чечнядәге тәүге «Вкусно - и точка» рестораны ачылды 15нче сентябрьдә Грозныйда беренче «Вкусно - и точка» рестораны
Грозныйда Чечнядәге тәүге «Вкусно - и точка» рестораны ачылды 15нче сентябрьдә Грозныйда беренче «Вкусно - и точка» рестораны ачылды. Ул тулысынча хәләл форматта эшли: менюда чучка ите бөтенләй юк, ә сыер һәм тавык ите халыкара хәләл стандартлары буенча сертификацияләнгән. Һәм бу Рәсәйдә беренче хәләл «Вкусно - и точка» рестораны. Яңа ресторанга Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыров кызы Хәдичә Кадырова белән килеп, менюдан төрле ризыкларны татып караган. Төньяк Кавказда Чечнядан тыш «Вкусно - и точка» рестораннары тагын Кабарда-Балкариядә (2 ресторан) һәм Төньяк Осетиядә (1 ресторан) ачылган. Дагыстанда, Ингушетиядә һәм Карачай-Чиркәсиядә әлегә бу челтәр рестораннары бөтенләй юк. 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

«Ат - ит түгел»: Польшада 🇵🇱 татар ресторанына каршы протестлар уза Польшаның Катовице шәһәрендә урнашкан «Tatarland» рестораны каршында активистлар протест уздыра. Сәбәп - менюда ат итеннән пешерелгән ризыклар булу. Ресторанда, мәсәлән, «Black Horse» исемле тартар, ат итеннән стейк һәм башка ат итеннән әзерләнгән ашамлыклар тәкъдим ителә. Протест кылучылар рестораннан ат итен менюдан тулысынча чыгаруны таләп итәләр һәм атларны этләр, песиләр сыман иптәш-хайваннар итеп танырга чакыралар. Аларның төп шигаре - «Koń nie jest mięsem» («Ат - ит түгел»). Активистлар фикерләре буенча, атлар гасырлар буе кешеләргә транспорт, авыл хуҗалыгы, ат спорты һәм башка өлкәдә ярдәм иткән. Шуңа күрә ат итен ашавы әхлакый яктан кабул итеп булмый, диеп саныйлар протест кылучылар. Протестны оештыручыларның берсе Барт болай ди:  «Ат итен ашау - эт итен ашау белән бер үк әйбер». Ресторан хуҗасы исә менюдан ат итен алырга җыенмый. Аның яклаучысы сүзләре буенча, Польшада ат ите сату да, аны җәмәгать туклану урыннарында тәкъдим итү дә тулысынча канунлы, һәм ат итеннән ризыкларга ихтыяҗ да бик зур. «Без мондый басымга бирешүне әхлакый яктан шикле дип саныйбыз. Бирешү протест кылучылар өчен җиңү генә түгел, ә шундыйрак яңа акцияләргә өстәмә «ягыулык» та булыр иде», - ди «Tatarland» хуҗасы һәм аның яклаучысы. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡шигар - лозунг 💡әхлакый - моральный 💡яклаучы - адвокат 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Август аенда чыккан кайбер яңа татар һәм башкорт җырлары 1️⃣Эльмира Шарипова - «Ак каеннар арасында» Рәсим Низамовның «Ак каеннар арасында» җырына яңа кавер. Низамовның эстрада өслүбендә башкаруыннан аерма буларак, Эльмира версиясе клавишалар һәм укулеле белән яздырылган һәм вокализмнар белән аерылып тора. 2️⃣Марат Яруллин - «Мәхәббәт юк, димә!» Марат Яруллиннан матур рок-композиция. 3️⃣Сәидә Мөхәммәтҗанова - «Сине уйлап янам» Нәфкать Нигъматуллинның «Сине уйлап янам» җырына яңа кавер. Сүзләр: Илдар Юзеев; көй: Сафьян Ибраһимов 4️⃣Татар эстрадасы йолдызлары - «Халкым» Язмада Салават Фәтхетдинов, Ильсөя Бәдретдинова, Габделфәт Сафин, Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Фәйзрахманов, Фердинанд Сәлахов, Рәсим Низамов, Вил Усманов, Эльмира Кәлимуллина, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Шәрифуллина, Рамил Төхфәтуллин, Зөфәр Билалов, Филүс Каһиров, ИлСаф, Алинә Шәрипҗанова, Закир Шәхбан һәм Раяз Фасихов катнашканнар. Җыр үз халкыңны, аның мәдәниятен, гөреф-гадәтләрен һәм көчен яратуга багышланган. 5️⃣MILYASH - «Бәхет таратам» Җырчы MILYASHтан яңа поп-композиция. Җырның төп фикере - үзеңә ышанырга, үзеңне яратырга, үз юлыңнан тайпылмаска, авыр чакларда бирешмәскә чакыру. Җырда төрле позитив аффирмацияләр яңгырый. 6️⃣Gafaroff, SAHNA – Үҙ яғыма ҡайтһам Башкорт классика җырына кавер. Җырның беренче башкаручысы - Ильфак Смаков. Сүзлер: Илдар Абдуллин; көй: Рим Хасанов. Оригиналдан матур, хисле хатын-кыз вокалы белән аерылып тора. 7️⃣ ILGIZ, ZARINA, Masli Music - «Дөп-дөп» Илгиз Шәйхразиев, Зарина һәм Masli music мотивацион җыр һәм шул җырга клип чыгардылар. Җырның жанры - бик тиз темплы (150 BPMнан күбрәк) синти-поп. Клипның жанры - аниме. Җырның төп темасы - үзеңдә көч табып, үзгәрешләргә таба беренче адым ясау, шикләнүләрне җиңеп, яңа эшкә тотыну. Җыр сүзләрендә әйтелгәнчә, абынырга да, икеләнергә дә мөмкин, ләкин иң мөһиме - туктамыйча алга бару, кешеләр ярдәмен кабул итү һәм дөньяга булган мәхәббәтне югалтмаска. 8️⃣GALIMOV, DAMIN, Aydar - «Заман» Борынгы татар җыры «Заман»га кавер. Төгәлрәк әйтсәк, бу кавер гына түгел, ә җырга яңа караш. Кушымта элеккечә калды, ә куплетлар үзгәрде. Текстта татар халкының бердәмлеге, тарихыбыз белән горурлану һәм ата-бабалар рухын саклау идеясе чагыла. 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Уфа халкы намуслылык сынавын уңай үтте Уфада намуслылыкка багышланган гадәти булмаган эксперимент бара. «Урал таулары илчелег
+3
Уфа халкы намуслылык сынавын уңай үтте Уфада намуслылыкка багышланган гадәти булмаган эксперимент бара. «Урал таулары илчелеге» проектының бизәкләре инде икенче атна Мостай Кәрим урамында сакчыларсыз, киртәләрсез тора. Проект авторы Олег Чегодаев сүзләре буенча, шушы вакыт эчендә бизәкләрне беркем урламады, зыян да китермәде.  Мәгълүмат өчен: «Урал таулары илчелеге» - Уфада урнашкан уникаль офлайн-мәйдан. Ул бер үк вакытта кибет, китапханә, кечкенә музей һәм Урал тауларына, Урал мәдәниятенә, Урал буенча сәяхәтләргә гашыйк кешеләр өчен клуб вазифаларын үзендә берләштерә. Проектның оештыручысы һәм илһамландыручысы - профессиональ сәяхәтче, «Урал таулары амбассадоры» Олег Чегодаев 📸 Фотосурәтләр - Олег Чегодаев аккаунтыннан 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК:  💡намуслылык - честность, совестливость, порядочность  💡Урал таулары илчелеге - «Посольство Уральских гор»  💡мәгълүмат өчен - для справки 💡илһамландыручы - вдохновитель  🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Казан милли ярыммарафоны 2026 медален каршы алыгыз! Быелгы медаль дизайнының илһам чыганагы - чулпы, татар кызларының толымына тагыла торган традицион бизәк. Чулпы гадәттә ике өлештән тора: бизәкле өске өлеш һәм толым белән бергә хәрәкәт итүче асылма элемент. Нәкъ шул үзенчәлекле силуэтны ярыммарафон оештыручылары медаль өчен яңача уйлап эшләгәннәр.  Медальдә дә шул хәрәкәтчәнлек сакланып калган: үзәк өлеше әйләнә, ә аскы өлеше чулпының асылма фрагментын хәтерләтә. Нәкышләр һәм нәфис детальләр татар милли гореф-гадәтләренә ишарәли, ә таныш бизәк әйбере яңа роль ала - йөгүрүчеләр медале булып тормышка аша.  Казан милли ярыммарафоны 10нчы-11нче октябрь көннәрендә узачак. Дистанцияләр: 21,1 чакрым (төп дистанция - тәҗребәле йөгүрүчеләр өчен); 10 чакрым; 3 чакрым (тәҗрибәсез яңа йөгүрүчеләр өчен); 1 чакрым (костюмлы йөгерү); 300 метр һәм 600 метр (балалар өчен: 300 метр 3-6 яшьлек балалар өчен, 600 метр 7-10 яшьлек балалар өчен). Оештыручы: «Тимермен» спорт оешмасы.    Финишка җитә алган һәр йөгүрече медаль иясе булачак. Ничек сезгә чулпының мондый интерпретациясе? 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡чулпы - накосник (национальное накосное украшение татарок) 💡толым - коса 💡нәкыш - орнамент 💡ишарәләү - отсылает 💡тәҗребәле - опытный 💡костюмлы йөгерү - костюмированный забег 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Яңалыклар укып татар телен өйрәнәбез - атналык күзәтү 1️⃣Аюлар бөтен Рәсәй өлкәләрендә кешеләр янына ешрак чыга башладылар. Шул сәбәпле Петропавловск- Камчатскийда һәм Кузбасста, югары әзерлек режимы кертелде. Хезмәтләр иминлек чараларын көчәйтә, хакимият кешеләрне сак булырга чакыра. 2️⃣Рәсәй заправкаларында машина йөртүчеләргә бензинны канистраларга сату мөмкинлекне бирмәве тыелды. Роспотребнадзор искәртте: ягулык булган очракта мондый мөмкинлекне бирмәү канунсыз, чөнки аның сату‑алу килешүе җәмәгать килешүе булып санала, ә йөртүчеләр үз хокукларын мәхкәмәдә яклый алалар. 3️⃣Казакъстанга «Евровидение»дә катнашырга рөхсәт бирелмәде. Ауропа тапшырулар берлеге гаризаны кире каккан, чөнки ил Ауропа тапшыру киңлегенә дә, Ауропа Шурасына да керми һәм аның күзәтүче статусы да юк. 4️⃣Рәсәй пилотлары чит ил авиаширкәтләренә ешрак китә башладылар. Моның төп сәбәбе - пилотсыз очкыч һөҗүмнәре куркынычы аркасында Рәсәй һава аланнары эшчәнлеген даими чикләү. Иң популяр юнәлешләр арасында БГӘ, БДБ илләре, Көньяк‑Көнчыгыш Азия. Чит илдә аларга ике‑өч тапкырга югарырак хезмәт хакы тәкъдим ителә, ә Рәсәйдә кайчак ике сәгатьлек рейс алты сәгатькә сузыла. 5️⃣Тарихчы Евгений Понасенковны Юстиция министрлыгы чит ил агентлары реестрыннан чыгарды. Ул анда 2022нче елның апреленнән бирле иде. Понасенков Рәсәйдә яши, әмма язын һәм көзен даими рәвештә Италиягә бара. 6️⃣Шотландия, Уэльс һәм Төньяк Ирландия Бөекбританиядән чыгарга омтыла, дип яза «The Telegraph». Өч төбәк җитәкчесе Кардиффта очрашачак һәм бәйсезлек турында референдумнарны мөстәкыйль уздыру хокукын таләп итәчәк. Лондон исә моңа каршы. 7️⃣Мәскәү прокуратурасы мәгълүматы буенча, рэпер Noize MCга терроризмны ачык рәвештә аклау маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 8️⃣Сочида диңгез дроннары һөҗүме куркынычы аркасында комлыклар һәм ныгытылган ярлар ябылдылар. Шәһәр мэры Андрей Прошунин халыкны һәм сәяхәтчеләрне яр сызыгыннан ерак торырга өндәде һәм куркыныч үтүе турында рәсми хәбәр чыкканчы кире кайтмаска чакырды. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡һава аланы - аэропорт 💡БГӘ - ОАЭ 💡БДБ - СНГ 💡комлык - пляж 💡ныгытылган яр - набережная 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 Яңалыклар укып татар телен өйрәнәбез - атналык күзәтү ➡️https://t.me/tatar_dulkyny/1622 Born from culture: башкорт версиясе➡️https://t.me/tatar_dulkyny/1623 Бөтенрәсәй традицион милли киемнәр фестивале➡️https://t.me/tatar_dulkyny/1633?single Born from culture: татар версиясе➡️https://t.me/tatar_dulkyny/1634 «Яндекс Музыка» ЯФ ярдәме белән иҗат ителгән җырларга махсус тамга куя башлады➡️https://t.me/tatar_dulkyny/1636?single Уфада татар күргәзмәсе➡️https://t.me/tatar_dulkyny/1638 Рәсәйдә 5G эшли башлады➡️https://t.me/tatar_dulkyny/1639 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Рәсәйнең 16 эре шәһәрендә 5G эшли башлады Рәсәйдә 5нче буын мобиль элемтә - 5G - рәсми рәвештә эшли башлады. Хәзер ул илнең 16 иң зур шәһәрендә бар. Бу турыда Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр итте. 5G кайсы шәһәрләрдә эшли башлады: Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Казан, Красноярск, Түбән Новгород, Чиләбе, Уфа, Самара, Ростов-на-Дону, Краснодар, Омск, Воронеж, Пермь, Волгоград. Башлангыч этапта 5G элекке 4G (LTE) ешлыклары нигезендә эшлиячәк. Моның аркасында операторлар интернет тизлеген уртача 20-25 фаизга арттыра алганнар. Моннан тыш, операторларга 4,63-4,99 ГГц диапазонында өстәмә ешлыклар да бирелгән. Бу тагын да югарырак интернет тизлеге бирә һәм нигез станцияләренең каплау радиусын саклап калырга ярдәм итә. План буенча, 2026нчы ел ахырына кадәр 5G тагын 50 Рәсәй шәһәрендә пәйда булырга тиеш. Сез моның турыда нәрсә уйлыйсыз? 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡ешлык - частота 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Бүген Уфада «Татар мирасы: ата-бабалардан - яшь буыннарга»дип аталган күргәзмә ачылды Күргәзмә Илдар Гатауллин белән бергә әз
Бүген Уфада «Татар мирасы: ата-бабалардан - яшь буыннарга»дип аталган күргәзмә ачылды Күргәзмә Илдар Гатауллин белән бергә әзерләнде. Илдар Гатауллин - рәссам, башкорт һәм татар милли киемнәрен яңадан торгызучы һәм өлкәне өйрәнүче. Күргәзмә Башкортстандагы Зур һәм дус гаилә елына һәм Рәсәй халыклары бердәмлеге елына багышланган. Күргәзмәдә нәрсә күреп була: 📎татар халкының бай мәдәнияте, гореф-гадәтләре, рухи мирасы;  📎бик сирәк очрый торган декоратив-гамәли сәнгать экспонатлары; 📎борынгы милли киемнәр;  📎бизәнү әйберләре; 📎көнкүреш әйберләре. Аерым зал Илдар Гатауллин яңадан торгызган татар милли киемнәренә багышланган. Күргәзмәнең максаты - Башкортстанның һәм гомүмән Идел-Урал халыкларының мәдәни мирасын саклавы ни хәтле әһәмиятле булганын күрсәтү. Музейда яшьләр өчен дә кызыклы программа булачак: ✔️иҗади очрашулар;  ✔️экскурсияләр; ✔️осталык дәресләре. Уфада яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары, килегез, кызыклы һәм белем арттыруга бай очрашулар булачак! 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡яңадан торгызучы - реконструктор 💡өлкәне өйрәнүче - краевед 💡рухи мирасы - духовное наследие 💡декоратив-гамәли - декоративно-прикладной 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Бүген Уфада «Татар мирасы: ата-бабалардан - яшь буыннарга»дип аталган күргәзмә ачылды Күргәзмә Илдар Гатауллин белән бергә әз
Бүген Уфада «Татар мирасы: ата-бабалардан - яшь буыннарга»дип аталган күргәзмә ачылды Күргәзмә Илдар Гатауллин белән бергә әзерләнде. Илдар Гатауллин - рәссам, башкорт һәм татар милли киемнәрен яңадан торгызучы һәм өлкәне өйрәнүче. Күргәзмә Башкортстандагы Зур һәм дус гаилә елына һәм Рәсәй халыклары бердәмлеге елына багышланган. Күргәзмәдә нәрсә күреп була: 📎татар халкының бай мәдәнияте, гореф-гадәтләре, рухи мирасы;  📎бик сирәк очрый торган декоратив-гамәли сәнгать экспонатлары; 📎борынгы милли киемнәр;  📎бизәнү әйберләре; 📎көнкүреш әйберләре. Аерым зал Илдар Гатауллин яңадан торгызган татар милли киемнәренә багышланган. Күргәзмәнең максаты - Башкортстанның һәм гомүмән Идел-Урал халыкларының мәдәни мирасын саклавы ни хәтле әһәмиятле булганын күрсәтү. Музейда яшьләр өчен дә кызыклы программа булачак: ✔️иҗади очрашулар;  ✔️экскурсияләр; ✔️осталык дәресләре. Уфада яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары, килегез, кызыклы һәм белем арттыруга бай очрашулар булачак! 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡яңадан торгызучы - реконструктор 💡өлкәне өйрәнүче - краевед 💡рухи мирасы - духовное наследие 💡декоратив-гамәли - декоративно-прикладной 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә