cookie

Utilizamos cookies para mejorar tu experiencia de navegación. Al hacer clic en "Aceptar todo", aceptas el uso de cookies.

avatar

Алан авылы

Балтач районы Алан авылы🌏#АланБалтач #Аланавылы 📇 аккаунтның туган көне: 7.06.2019 🥇"Блогер.Татар"бәйгесендә җиңүче

Mostrar más
Publicaciones publicitarias
209
Suscriptores
Sin datos24 horas
+17 días
+730 días

Carga de datos en curso...

Tasa de crecimiento de suscriptores

Carga de datos en curso...

Photo unavailableShow in Telegram
Мәчетебездән кеше өзелми, шөкер. Бирегә төрле яшьтәге кешеләр үзләре теләп йөри башладылар. Анда йөрүчеләрне куандырып та, канатландырып та торалар. Бу эштә авылыбыз мәчете имамы Айрат Гыйбадуллин зур тырышлык куя. Күптән түгел күркәм туган көн-юбилейлары белән Расим Мотыйгуллинны, Гариф Галиевны, Җәлил Идрисовны котлаганнар. Аларның барысы да туган җирдә яшәп, аны тулыландыручы.  Мәчеткә йөрүчеләр арасында балачаклары дин тыелган вакытка туры килгәннәре дә шактый. Шулай да ул буын вәкилләре дә әбиләренең ашар алдыннан «Бисмилла» әйтеп ашаганнын, ашагач, дога кылып торып киткәнен күргән, күңелләре белән гел шулай дингә тартылып яшәгән кешеләр. Хәзер алар намаз укырга өйрәнеп, дин асылына төшенәләр. ӘлхәмдүлиАллаһ. > > #Аланавылы #Алан #туганавылымАлан #АланБалтач #Балтач #Татарстан
Mostrar todo...
👍 8 1
Photo unavailableShow in Telegram
Туган җиргә булган мәхәббәт, Авыл кешесенең канында. Аңлар өчен моның барында, Күп кирәкми, туу җитә, Бер бәләкәй генә авылда! (Җәвит Шакиров) 📸 Энҗе Хафизова > > #Аланавылы #Алан #туганавылымАлан #АланБалтач #Балтач #Татарстан
Mostrar todo...
9
Бүген авылда Чечня сугышы ветераннары Тимербаев Илнур Илдус улы һәм Нәбиев Марсель Гайфетдин улы яшәгән йортларның диварларына истәлек такталары куелды. Чарада кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашларыбызның гаилә әгъзалары, Балтач районы әфганчылар советы рәисе Дилүс Гатиятуллин, район чик сакчылары иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Гаязов, авылыбызның ветеран әфганчылары Рәдис Мотыйгуллин, Гариф Галиев, Ринат Нурисламов, Рәфкать Корбановлар һ.б. катнашты. Әфган, Чечня ветераннары башларыннан ниләр кичергәннәрен сөйләргә яратмый. Барлык хатирәләрне дә күңелләрендә бер төер итеп саклый алар. «Ничек тә онытырга теләп йөрим, бер генә секундка да исемә төшерәсем килми» — күпләрдән шушы сүзләрне ишетеп, аларның йөрәк яраларына кагылырга ярамый икәнен аңлыйсың. Таулар арасында узган яшьлекләрен дә алар бер-ике сүз белән генә әйтеп үтә. Шунысын әйтергә кирәк, мондый истәлек такталары кайнар нокталарда хезмәт итеп кайтканнарның үз көчләре белән куела. > > #Аланавылы #Алан #туганавылымАлан #АланБалтач #Балтач
Mostrar todo...
11🕊 7🔥 2👍 1
Әбием Мөнирә Хафиз кызы гел әйтә килә: “Безнең хәзер эш беткән, көлтә җыясы гына калган”. Хәтер көлтәләре турында сөйли ул. Аның белән бергә туры килсәк, хәтер көлтәләрен әллә ничә тапкыр сүтеп бәйлибез. Ә аларны җыю өчен басуга да чыгасы юк, күкрәп үскән арыш-бодайны урак белән урасы да юк, көлтә бавы да ясыйсы юк, көлтә дә бәйлисе юк. Бәйләп, чүмәлә итеп күңел төбенә салып куйган хәтер көлтәсен сүтү җиңел булса да, җанга-күңелгә бик авырдыр ул дигән нәтиҗәгә киләм. Һәрбер көлтәне күңел төбеннән куптарып алган саен әбиемнең йөрәге күкрәк читлегенә сыя алмагандай тибә, кайвакыт аларны сүтә башлагач, күзеннән яшьләр коела. Хәтер көлтәләрен сүтә-сүтә бергә авыл урамнарыннан узабыз. Хәтер йомгагы дистә еллар артка, алар үскән заманга, алар гөрләткән авыл урамын урап кайта. Алар сугышка кадәр туган буын, сугыш афәтен тойган, авылның һәр йортыннан ирләрне сугышка озаткан, ил тырыша-тырмаша сугыш яраларын ямаган вакытны күргән, барына караганда югы күбрәк булган чор кешесе. Сугыш инвалидлары, сугыш толлары, сугыш ятимнәре... Бөтенесе аның күз алдында. Бүген инде ирләрен көтә-көтә ялгыз картайган сугыш толлары мәңгелек йокыда. Бүген инде төшләрендә сугышны күреп куркып уянган сугыш ветераннары мәңгелек йокыда. Бүген инде "Әти!" дип әйтергә тилмереп үскән сугыш ятимнәренең дә күбесе мәңгелек сәфәрдә. Хәтер хәтерне уята икән... Бу фотолар күңелне кузгатты... > > #Аланавылы #Алан #туганавылымАлан #АланБалтач #Балтач #Татарстан
Mostrar todo...
8🕊 3👍 1🥰 1
🥰 7🙏 1
Photo unavailableShow in Telegram
Ярый әле мәчетебездә түгәрәк даталар – юбилейлар белән котлау традициясе бар. Бу безгә авылдашларыбыз турында азмы-күпме мәгълүмат бирергә, хезмәт юллары, гаиләләре белән таныштырырга мөмкинлек бирә. Кичә Рәшит Корбановны 65 яшьлек юбилее белән котлаганнар. 1959 елны Галимҗан һәм Рәшидә гаиләсендә 4 нче бала булып дөньяга килә ул. 1976да мәктәпне тәмамлап, 1977нең көзендә хәрби хезмәткә китә. Аннан кайтканнан соң, 1979-1991 елларда туган авылында совхозда шофер булып эшли, 1991 елдан соң төрле хезмәттә – төзелештә, пилорамада хезмәт куя. 1982 елда өйләнеп, тормыш иптәше Рәйсә белән кызлары Рәмзияне һәм уллары Рәмзилне тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә 5 оныклары бар. Уллары белән үзләре корган нигездә өч буын матур гомер кичерәләр алар. Якыннары аның турында әнисе Рәшидә кебек гаять җор телле диләр. Рәшит Галимҗан улына хәерле, бәрәкәтле, сәламәт, озын гомер телибез! > > #Аланавылы #Алан #туганавылымАлан #АланБалтач #Балтач #Татарстан
Mostrar todo...
👍 6🥰 2👏 1
9 нчы сыйныфны тәмамлаган Алан егет-кызларына да төп гомуми белем турында аттестатлар тапшырдылар бүген. Алар өчәү – Наилә һәм Наил Әхмәдуллиннар, Ралинә Хәбибуллина. Матур итеп киенгән һәм бәхетле тугызынчы сыйныф укучыларының белем баскычлары буенча да, һөнәр баскычлары буйлап та югарыга күтәреләселәре бар әле. Аларны алда мөһим карарлар, кыю гамәлләр, кайбер кыенлыклар көтә. Тормыштагы җиңүләре күп булсын, куйган максатларына ирешсеннәр! Үзләренең беренче укытучыларын – Илһамия Сираҗиеваны да онытмаганнар алар. Чәчәк бәйләмнәре алып шатлыклары белән уртаклашырга килгәннәр. Укытучылары күп кирәкме инде?! Хезмәте укучыларында матур җимеш бирсә, аннан да зур бәхет юк! Тагын шунысы бар, Илһамия Сираҗиева балаларның әти-әниләре: Тәнзилә һәм Рифат Хәбибуллиннарның, Илнар Әхмәдуллинның да беренче укытучысы. (Тәнзилә Хәбибуллина ветеран укытучының беренче укучысы булса, кызы Ралинә соңгы чыгарылышы).  Авыр сынаулар аша бирелгән аттестатларын кулларына алган көннәрен укучылар мәңге онытмас, мөгаен.
Mostrar todo...
👍 15🥰 2🎉 2🔥 1👏 1
Photo unavailableShow in Telegram
Башкалабызда узган Сабантуенда авылдашыбыз Мөхәммәт Гыйбадуллин 2009 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында үз үлчәү авырлыгында 1 нче урынга лаек булган. Ярыш Казанның Вахитов һәм Идел буе районының Тынычлык бистәсендә узды. Биредәге Сабантуй мәйданы үзенең зурлыгы, масштаблары белән дә билгеле. Дәвамлы җиңүләр булсын, Мөхәммәт! Безнең авыл егетләре кайда да сер бирмиләр! Афәрин! Горурланабыз! P.S. Үзебезнең батырны таныдыгызмы соң? Тиз генз танып алмаучыларга – уңнан дүртенче. > > #Аланавылы #Алан #туганавылымАлан #АланБалтач #Балтач #Татарстан
Mostrar todo...
👍 7🔥 2
10-16 июнь көннәренә районда терлек азыгын әзерләү буенча җиңүчеләрне билгеләгәннәр. Бүләкләнүчеләр арасында безнең авлдашлар да бар. Беренче урында – Нуриян Сабиров. 1 класслы комбайннар (Полесье) арасында Ринат Гафуров — икенче; 2 класслы комбайннар (Ягуар) арасында Рәсим Мотыйгуллин өченче урын яулады. Җиңүчеләргә район башлыгы рәхмәт белдерде, акчалата бүләк тапшырды. Котлыйбыз! Авыл хезмәтчәннәренә терлек азыгы әзерләүдә куелган авыр һәм җаваплы бурычны үтәүдә сабырлык һәм уңышлар телибез.
Mostrar todo...
👏 9
Photo unavailableShow in Telegram
Туган авыл турында уйлаганда авылыбыз чишмәсенең сулары, җиләкле урманнары, хыялларны яшереп саклаган урамнары, сезнең бүгенгегезгә бәйләнгән сукмаклары нинди төстә күзаллана икән?.. Эчәр суларның да, җилгә сибелгән хыялларның да, еллар үткәч, шул хыяллар артыннан туган якларга алып кайткан сукмакларның да төсе минем өчен бердәй: яшел төстә алар. Куып-куып та тота алмаган җилләр дә шул ук төстәдер, мөгаен... Кайдадыр күмелеп калган үткәннәр дә... Авылның һәр урамына, һәр тыкрыгына биредә үткән гомернең һәм киләчәккә корган хыялларның яшькелт төсе йогып калган, еллар үткән саен ул төс куера, җетеләнә...  > > #Аланавылы #Алан #туганавылымАлан #АланБалтач #Балтач #Татарстан
Mostrar todo...
👍 6🥰 2
Elige un Plan Diferente

Tu plan actual sólo permite el análisis de 5 canales. Para obtener más, elige otro plan.