cookie

Utilizamos cookies para mejorar tu experiencia de navegación. Al hacer clic en "Aceptar todo", aceptas el uso de cookies.

avatar

Әтнә таңы газетасы

Район яңалыклары

Mostrar más
Publicaciones publicitarias
819
Suscriptores
-224 horas
+57 días
+330 días

Carga de datos en curso...

Tasa de crecimiento de suscriptores

Carga de datos en curso...

Photo unavailableShow in Telegram
Кафе һәм рестораннарда пешекчеләр лимонның бер граммын да сарыф итмичә куллана. Сез дә шулай эшли аласыз. Аның сере бик гади – лимонны кабыгын әрчемичә туңдырырга гына кирәк! Туң лимонны угыч аша чыгарырга һәм салатларга, туңдырмага, ашларга, ярмалы ризыкларга, макаронга, спагеттига, балык ризыкларына сибәргә була. Мондый ысул белән ризыкның тәме бөтенләй башка булачак. Без еш кына бу җимешнең кабыгын әрчеп ташлыйбыз һәм кулланмыйбыз. Лимонның кабыгында витаминнар аның согына караганда 5-10 тапкырга күбрәк. Шуңа да цитрусны кабыгы белән кулланырга киңәш ителә. Лимонның тагын бер үзенчәлеге – ул рак күзәнәкләрен үтерә. Галимнәр ачыклавынча, бу продукт химия терапиясенә караганда 10 мең тапкырга көчлерәк икән
Mostrar todo...
Кайнаган суны кабат кайнатканнан соң эчәргә ярамый, ди табиблар. Кытай галимнәре моңа бәйле тәҗрибә үткәргән һәм кайнатылган суның организмга зыянлымы-юкмы икәнен ачыклаган. Табиблар фикеренчә, суны беренче кайнатканда, химик процесслар була. Судагы матдәләр үзара реакциягә кереп, зыянлы кушылмалар барлыкка китерә. Беренче кайнатканда, алар аз күләмдә була. Ә кабаттан кайнату андый кушылмалар тагын да арта. Моннан тыш, белгечләр, кабат кайнатылган су "авырая" дип саный. Күп тапкыр кайнатылган суда дейтерий водороды изотобы була. Авырлыгы зур булганга, изотоп, суга караганда, акрынрак парга әйләнә. Шуңа да аның концентрациясе суны кайнатканда тагын да арта. Кытай галимнәре моны тикшерү өчен 15 литр су алган һәм пар генераторында су парга әйләнеп беткәнче 18 тапкыр җылытып караган. Савытның капкачын япмаганнар. Вакыт-вакыт суны 25 градуска кадәр суытканнар. Һәр очракта да суны 3 әр минут кайнатканнар. Шул вакыт эчендә суның бер өлешен алып, тикшергәннәр. Тәҗрибә вакытында су 19 тапкыр алынып, тикшерелгән. Тәҗрибә 15 сәгать дәвам иткән. Икенче тәҗрибәдә шулай ук 15 литр суны бер туктаусыз 6 сәгать дәвамында кайнатканнар. Савытның капкачы ябылмаган. Суны тикшерү өчен аңа кайнау керүгә бер өлешен алганнар. Тәҗрибә барышында һәр 20-25 минут саен, 17 пробирка су алынган. Тикшеренүләр барышында магний, цинк, алюминий, тимер, хром, терекөмеш, свинец, бакыр, селен, кадмий, сурьма, хлороформ күрсәткечләре үзгәрүе ачыкланган. Шулай ук суның төсен, исен үтәкүренмәлелеген, хлор, оча торган фенолларын да тикшергәннәр. Авторлар сүзләренчә, барлык күрсәткечләр нормада булган. Шул сәбәпле, галимнәр, суны кайнатуның төрле этапларында сыеклык эчәргә яраклы, дигән нәтиҗәгә килгән.
Mostrar todo...
Photo unavailableShow in Telegram
Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов белән без тагын бер кат контракт шартлары турында сөйләштек һәм бу мәсьәләгә бәйле, аеруча контракт буенча хезмәт итүчеләрне, аларның гаиләләрен кызыксындырган сорауларга кагылдык. – Азат Наилевич, контракт буенча кем хезмәт итәргә китә ала? Килешү төзү өчен хәрби комиссариатка килергә кирәкме? – Армиядә булганнар, булмаганнар да, хөкем ителеп утырып кайтканнар (“террорчылык” дигән маддә буенча хөкем ителмәгән очракта) контракт төзи ала. Яшь буенча алганда, 18 яшьтән 62 яшькә кадәр булганнарга контракт төзергә рөхсәт ителә. Бездә яшәүче чит ил гражданнары контракт төзеп хәрби хезмәткә китәргә теләсә, аңа гадиләштерелгән тәртиптә яшәүгә рөхсәт яки Россия гражданлыгы бирелә ала. Тулырак: https://atnya-rt.ru/news/preview/ber-ai-xezmat-oc-aiga-sanala
Mostrar todo...
1
Photo unavailableShow in Telegram
Үзеннән алда барган транспортны “Ташбака” дип сүгеп, юл кагыйдәләре буенча ярамаган урында кинәт узып китәргә яратучылар өчен бик яхшы мәгълүмат бар. ЮХИДИ мондый “лихач”ларны ачыклап, административ штрафка тартуга игътибарны арттыра дип аңларга кирәк. Ни өчен яхшы хәбәр диярсез: юл кагыйдәләрен бозмау, нәтиҗәдә, юл фаҗигасе тудырмау – димәк, кемнеңдер гомерен, сәламәтлеген саклап калу дигән сүз бу. Район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиевтән алган хәбәрләргә караганда, 8-17 июль көннәрендә юлларда “Каршы як полоса” операциясе үткәрелә. Сак булыйк, юл кагыйдәләрен төгәл үтик, кирәкмәгәнгә штраф түләмик, җәмәгать!
Mostrar todo...
Соңгы елларда басма матбугатка яздыру чоры авырлашты. Ни кызганыч, кулына газета-журнал алып укырга яратучылар саны елдан-ел кими бара. Күп кешене телефон, интернет үзенә йотты. Әмма «Әтнә таңы» газетасына тугры калучы укучыларыбызны бернинди дә авырлык куркытмый. Икенче яртыеллыкта да «Әтнә таңы» белән бергә калган 1168 газета укучыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Рәхмәт сезгә, безне аңлавыгыз, безнең белән бергә калганыгыз өчен. Икенче яртыеллыкка нәтиҗә ясап, «Әтнә таңы» газетасына яздыруда ярдәм иткән җитәкчеләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов һәр газетага яздыру чорында безгә ярдәм кулы суза. Бу юлы ул махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең гаиләләренә язылу бүләк итте. Шулай ук бу игелекле эшне башкарган, безгә һәрвакыт ярдәм иткән «Мәңгәр» һәм «Таң» күмәк хуҗалыклары җитәкчеләре Тәлгать Мостафин белән Алмаз Сибагатуллинга да рәхмәтебез чиксез. 2024 елның икенче яртыеллыгына «Әтнә таңы»на яздыру барышында безнең белән бергә булган почтальоннарыбызга, район җитәкчеләренә, оешма җитәкчеләренә, һәр газета укучыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Җәйге мәшәкатьләр белән «Әтнә таңы» газетасына язылырга өлгерми калган булсагыз, почта бүлекләренә, почтальоннарга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Август аеннан «Әтнә таңы» газетасы өегезгә килә башлаячак. Бездән аерылмагыз! Безнең белән бергә булыгыз!
Mostrar todo...
👍 2
Photo unavailableShow in Telegram
Уңышлы ял көннәре сезгә! Бүген Олы Әтнәдә +21...+24 градус җылы булачак. Көн болытлы, ләкин явым – төшем көтелми.
Mostrar todo...
2
Җәйге ялыбыз булуга карамастан, үзебезнең көчебезне кертергә булдык. Бу юлы да райондашларыбыздан әйбер бик күп җыелган иде. Ниләр генә юк анда. Авыллардан килгән әйберләрдә үз куллары белән кискән токмач, киптерелгән тавык грудинкасына кадәр бар иде. Волонтерлар ярдәме белән коры аш тутырылды. Гуманитар ярдәмне тутыруда район китапханәсе хезмәткәрләре, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр, районда яңа гына барлыкка килгән «Яшь гвардия» оешмасы кызлары бик актив катнашалар. Егетләребезгә барасы әйберләр аларның җылы куллары аша уза. Бу олы эшкә курыкмыйча алынып, бүгенге көнгә кадәр тырышып эшләүче Алия Ренат кызына хөрмәтебез чиксез. Һәрбер егетнең исем-фамилиясен белә, һәркайсы белән таныш. Кием тутырганда да нинди размер булуга карамастан, егетләргә үзе карап тутыртты. Шунысы шатландыра, райондашларыбыз бу эшкә битараф түгелләр. Шуңа сөенеп, шатланып кайттык. Озакламый безнең ярдәм егетләребезгә барып ирешер. Аларның тизрәк өйләренә, туганнары, гаиләләре, балалары янына әйләнеп кайтуларын теләп калыйк. Фидаил Кадыймов, Ары авылы
Mostrar todo...
1
Elige un Plan Diferente

Tu plan actual sólo permite el análisis de 5 canales. Para obtener más, elige otro plan.