es
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Ir al canal en Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Mostrar más
1 714
Suscriptores
-324 horas
-47 días
-1730 días
Archivo de publicaciones
Дөньяда шулай яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын. Муса Җәлил

Кешедә БЕР генә йөрәк. Димәк, сөйгәне дә БЕР генә булырга тиеш.

Тормыш юлында иң ышанычлы компас — максат.

Үзендә нур булганнарга һәрвакыт җылы, ә кояш йөрткәннәргә һәрвакыт якты.

"ӘГӘР" — бу сүзне оныт. Тормыш — ул бүгенге көн. Бернинди "әгәр" дә, "бәлки" дә чынбарлыкны үзгәртә алмый. Бүгенге белән яшә!

Мөнәсәбәтләрдә авырлыклар чыкса, утырып сөйләшергә, таләп һәм теләкләрне тыныч кына аңлатырга, барысын да бергәләп үзгәртергә тырышырга кирәк, ә авырлыклардан куркып аерылышырга түгел. Идеаль мөнәсәбәтләр булмый.

Ялган, мең булса да, бер хаклыкны җиңә алмый. Татар халык мәкале

Яратырга акыл кирәк түгел, кешелекле йөрәк кирәк.

Теләк булса, беләк карышмый.

Аракы — акчага, тәмәке — акчага, дискотека — акчага, зина — акчага... Тәмугъ — түләүле, баручы күп! Иман — бушка, намаз — бушка, ураза — бушка! Җәннәт — бушка, ә баручы бик аз...

Һәр таштан да ут чыкмый. Шәүкәт Галиев

Балаларны тәрбияләмәгез. Алар барыбер сезнең кебек булачак. Үзегезне тәрбияләгез! Инглиз мәкале

Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк. Сократ

Хатын-кызда — сул канат, ир-атта — уң канат. Алар бер-берсенә тартылса гына хыял күкләренә менә. Нәбирә Гыйматдинова

Сүз, кош кебек, бер авыздан очса — тоттырмый. Әгәр бик күп сөйләнеп йөрсәң, аягыңа да урала. Нәбирә Гыйматдинова

Салават күперен күрергә хыялланасың икән, яңгыр астында калудан курыкма. Долли Партон

Кояш — чыгышта, кош — очышта, кеше юмартлыкта матур. Мөсәгыйт Хәбибуллин

Күтәрелә барган кояш әтәч кычкыруын көтми. Удмурт халык мәкале

Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. Кәрим Тинчурин

Күңелеңдә ни үкенечләр булса да, кеше, яше арта барган саен, тыныч тормышка омтылып яши башлый. Рафаэль Сибат