Дөрес сүзгә җавап юк!
Ir al canal en Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Mostrar más1 717
Suscriptores
+224 horas
-47 días
-1530 días
Archivo de publicaciones
Үлем котылгысыз икәнен һәркем белә, тик ул якында булмагач, беркем дә аның турында уйламый.
Аристотель
Милләтне саклау гаиләдән, кечкенәдән башланырга тиеш. Балага телне, йолаларны, тарихны өйрәтүдә һәр татар гаиләсе җаваплылык тойсын иде. Кырым, Себер, Әстерхан татарымы син? Бу мөһим түгел, бу территориаль үзенчәлек кенә, без — бүленмәс, бердәм татар. Бай тарихлы, абруйлы, шәхесләребез, театрларыбыз, сәнгатебез белән дан тоткан милләт. Һәр татар кешесенең күңелендә милли үзаң булырга тиеш.
Закир Шаһбан
Бу дөнья – суык бер урындыр. Ул суыклык һич табигатьтəн түгелдер. Ул суыклык кешелəрнең бер-берсенə булган игътибарсызлыгыннан килəдер. Шул суык дөньяга бераз гына булса да җан җылысын өстəү — дин əһеллəренең дə, сəнгать əһеллəренең дə, зыялыларыбызның да төп бурычыдыр.
Җәлил хəзрəт Фазлыев
Кемнеңдер эшен хурлау, яманлау — хөсет, булдыксыз һәм мескен кеше шөгыле. Бу аның бердәнбер чарасы. Хыялында үзеннән өстен кешене "бәреп төшерү" аңа вакытлыча ләззәт һәм канәгатьлек бирә.
Зөлфәт Хәким
Без — тормыш диңгезендә йомычкалар. Талгын суда да йөзәбез, шашкынына да эләгәбез. Кайвакыт бөтерелә-бөтерелә упкын читенә үк барып җитәбез. Беттем дигәндә генә кемдер кулын суза, котылабыз. Тагын талгын агымга эләгәбез. Әмма кирелек, үҗәтлек яңадан чоңгылга китерә. Юкса, хаталар кабатланмас кебек иде...
Кайбер оешмалар татарны коточкыч таркаталар. Мишәризация! Керәшенизация! Башкортизация! Кырымнан аерырга тырышалар. Шәфика Котдусова, Гаспринский! Безнеке түгел мени болар?! Әпсәләмов, Такташ... Кемнеке соң болар?! Без бит барыбыз да татар милләтен тәшкил итәбез! Фиркачелек булырга тиеш түгел.
Рабит Батулла
Мәрхәмәт кылганга — мәрхәмәт килер, сөйгән — сөелер, онытмаган — онытылмас!
Локман Хәким
Исеңдә тот: нәрсәгә ышанасың һәм нәрсә турында уйлыйсың, шуны үзеңә тартып торасың.
Дж. Темплтон
Аны онытканчы, башта исеңә төшер: аның кебекләрне очратканың булдымы икән...
Синең белән булырга теләгән кешеләрдән баш тартма. Алар тормышыңның иң авыр вакытларында синең янда калучы бердәнбер кеше булырга мөмкин.
¡Ya disponible! Investigación de Telegram 2025 — los principales insights del año 

