es
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Ir al canal en Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Mostrar más
1 720
Suscriptores
Sin datos24 horas
-37 días
-1530 días
Archivo de publicaciones
Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач. Шәүкәт Галиев

Тормышта бердәнбер кагыйдә буенча яшәргә кирәк: һәрвакыт кеше булып кал. Эминем

Үз көчең белән тапкан бер тиенең кеше көче белән хасил булган мең тиеннән бәрәкәтлерәктер. Каюм Насыйри

Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе – белгәнне дөрес итеп куллану. Р. Декарт

Әгәр тәнең авыртуны тоясың икән, димәк син исән, әгәр башкаларның авыртуын тоясың икән, димәк син КЕШЕ!

Милләт, никадәр шигъри җанлы, шигърияткә никадәр якын булса, шулкадәр үлемсез, озын гомерле була. Шигърияттән ераклашкан саен, милләт тә мәңгелектән ераклаша, гомере дә кыскара бара. Баласыннан әкияте киткән милләт үлемгә юл ала... Айдар Хәлим

Начар укытучы хакыйкатьне ачып бирә, яхшысы хакыйкатьне табарга өйрәтә. А. Дистервег

Синең турында кемнең нәрсә сөйләве мөһим түгел — барысын да елмаеп кабул ит һәм үзеңчә эшләүне дәвам ит.

Белгән эшләр, аз белгән акыл бирер, белмәгән тәнкыйтьләр, эшләмәгән пычрак атар.

Китап — акыл баласы. Джонатан Свифт

Һәр яңа көн — ул кичәге хаталарыбызны төзәтер өчен Аллаһтан бирелгән бер форсат!

Караңгы вакытларда якты кешеләр яхшырак күренә. Эрих Мария Ремарк

Иң авыр эш – берни дә эшләмәү. Оскар Уайльд

Мөһим икән — вакыт та, мөмкинлек тә, ысул да табарсың. Юк икән — сәбәп кенә...

Адәм җәй булса кышны тели, кыш булса җәйне тели. Татар халык мәкале

Кеше үзе түгел, ә аның гамәлләре мактауга лаек. Мишель де Монтень

Кеше характерында өч алтын сыйфат бар: түземлелек, чаманы белү һәм дәшми кала алу. Кайвакыт тормышта алар акыл, талант һәм матурлыкка караганда күбрәк булышалар.

Юкны уйлап көенгәнче, барны уйлап сөен. Марсель Галиев

Кешенең кимчелекләрен яшереп кала белү һәм хаталарны кичерү — бөек эш. Имам Раббани

Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк. Цицерон

Дөрес сүзгә җавап юк! - Estadísticas y analítica del canal de Telegram @dores_suz