es
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Ir al canal en Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Mostrar más
1 710
Suscriptores
Sin datos24 horas
-47 días
-1630 días
Archivo de publicaciones
Иң авыр эш – берни дә эшләмәү. Оскар Уайльд

Мөһим икән — вакыт та, мөмкинлек тә, ысул да табарсың. Юк икән — сәбәп кенә...

Адәм җәй булса кышны тели, кыш булса җәйне тели. Татар халык мәкале

Кеше үзе түгел, ә аның гамәлләре мактауга лаек. Мишель де Монтень

Кеше характерында өч алтын сыйфат бар: түземлелек, чаманы белү һәм дәшми кала алу. Кайвакыт тормышта алар акыл, талант һәм матурлыкка караганда күбрәк булышалар.

Юкны уйлап көенгәнче, барны уйлап сөен. Марсель Галиев

Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк. Цицерон

Беркемгә дә бернәрсә дә сөйләмәскә өйрән. Шул чакта барысы да яхшы булыр.

Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут белән. Габделҗаббар Кандалый

Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла. Джо Уайдер

Язмыш сиңа елмайсын өчен, башта аңа үзеңнең яхшы кәефеңне бүләк ит.

Кеше дөрес яшәсә генә озын гомерле була. Кеше генә түгел, җәмгыять тә шулай. Мөхәммәт Мәһдиев

Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас. М. Максут

Кеше уйлап тапкан кораллар арасында иң көчлесе һәм иң хәтәре булып калучысы — сүз.

Телне афәттән саклар өчен иң җиңел юл — мәгънәсез халыктан аулак булу, аш-су мәҗлесләренә йөрмәү вә мәгънәсез кешеләргә катышмау. Ризаэтдин Фәхретдин

Тормышның кыска икәнен исеңдә тотып яшә. Гораций

Без бары тик югалтырга курыккан кешеләргә генә ачуланабыз, алар белән генә талашабыз, үпкәләшәбез...

Әгәр кеше надан булса, аннан котыла алмый: надан профессор, надан академикка хәтле күтәрелеп була, әмма наданлык кала. Мөхәммәт Мәһдиев

Максатка ирешү өчен бер генә нәрсә кирәк: алга бару. Оноре де Бальзак

Югалтмас өчен кадерен белергә кирәк.