es
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Ir al canal en Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Mostrar más
1 709
Suscriptores
-124 horas
-47 días
-1730 días
Archivo de publicaciones
Үзең яхшы булмаганда башкалардан яхшылык көтмә. Заһиреддин Мөхәммәт Бабур

Гомер кичкән җаннар язның тиз узуына әллә ни борчылмый. Гао Ци

Бу дөнья – суык бер урындыр. Ул суыклык һич табигатьтəн түгелдер. Ул суыклык кешелəрнең бер-берсенə булган игътибарсызлыгыннан килəдер. Шул суык дөньяга бераз гына булса да җан җылысын өстəү — дин əһеллəренең дə, сəнгать əһеллəренең дə, зыялыларыбызның да төп бурычыдыр. Җәлил хəзрəт Фазлыев

Хатын-кызларны аңлап булмый. Хәтта тырышып карарга да кирәкми. Тик бу аларны яратырга кирәкми дигәнне аңлатмый. Аларның синең өчен никадәр мөһим булуларын бар көчеңне куеп күрсәтергә кирәкми дигән сүз түгел. Николас Спаркс

Бер үк вакытта ике-өч кешене яратып булмый. Яратасың — берсен генә, калганнардан — файдаланасың.

Сабырлык — ачы, җимеше — татлы.

Тәвәккәлгә бүре тимәс.

Акылың адашса, йөрәгеңнән юл сора. Туфан Миңнуллин

Акылы кыскаларның теле озын. Нури Арслан

Үзең теләгәнчә яшәү — эгоизм түгел. Эгоизм ул — башкалар син теләгәнчә уйларга һәм яшәргә тиеш булу.

Үзеңә илһам табуның иң яхшы ысулы – башкаларны илһамландыру. Марк Твен

Салават күперен күрергә хыялланасың икән, яңгыр астында калудан курыкма. Долли Партон

Әгәр синнән беркем дә көнләшми икән, уйлап кара — бәлки, дөрес яшәмисеңдер.

Һәр үткән хата өчен кайгыру — иң зур хата. Мөхәммәд Али

Яхшы гадәт начар гадәтне куар. Татар халык мәкале

Ир-ат белән күңелсез яки күңелле булырга тиеш түгел. Аның белән җылы, ышанычлы һәм тыныч булырга тиеш!

Шик-шөбһәләр безне курыкмаган очракта табарлык нәрсәләрне югалтырга мәҗбүр итәләр. Уильям Шекспир

Тәвәкәлләргә һәм ватык тагарак янында калырга курыкма. Аны яхшырак итү өчен берни дә эшләмичә, ватык тагарагың янында гомер буе утырып калудан курык.

Сер яшерен булуы белән кадерле.