cookie

Utilizamos cookies para mejorar tu experiencia de navegación. Al hacer clic en "Aceptar todo", aceptas el uso de cookies.

avatar

Мөслим-информ / Муслюмово

http://muslumirc.ru Татарстан Республикасы Мөслим районында булган иң актуаль яңалыклар.

Mostrar más
Publicaciones publicitarias
849
Suscriptores
Sin datos24 horas
+27 días
-130 días

Carga de datos en curso...

Tasa de crecimiento de suscriptores

Carga de datos en curso...

Photo unavailableShow in Telegram
#иминлек Бер райондашыбыз алдарлар корбаны булган. 15 яшьлек кызга социаль челтәр аша дус кызы исеменнән мошенниклар мөрәҗәгать итә. Тулырак: https://muslumirc.ru/news/iminlek/raiondasybyz-aldarlar-korbany-bulgan 📸 Фото - Татар-информ архивыннан
Mostrar todo...
Photo unavailableShow in Telegram
#гаилә_елы ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ННАН УКЫГЫЗ “Бәхет” скверы мөслимлеләрнең җыелып ял итә, аралаша, кунакларга горурланып күрсәтә ала торган матур урынына әверелде. Икенче ел рәттән, 8 июль көнне, биредә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Чәчәкләргә күмелгән скверга җәйге җылы кичтә мөслимлеләр гаиләләре белән килде, балалар да күп иде. Бу көнне җирлегебездә озак еллар тату гомер кичергән, үсеп килүче буынга, яшьләргә үрнәк булырдай гаиләләр хөрмәтләнә, гаилә кыйммәтләренә янәдән игътибар юнәлтелә, хөкүмәт бүләкләре бирелә. Тулырак: https://muslumirc.ru/news/gaila-ely/sabyr-bulu-kirak 📸 Рәмилә Сәләмова фотосы
Mostrar todo...
Photo unavailableShow in Telegram
Хәерле иртә, дуслар! 📸 Г. Җәлилова фотосы.
Mostrar todo...
Photo unavailableShow in Telegram
#һава_торышы 14 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +23..+28˚ градус. 📸 Наилә Сәлахова фотосы.
Mostrar todo...
Photo unavailableShow in Telegram
В Татарстане проведут 12-часовой телемарафон «Вступай в армию Победы!» Трансляцию проведут телеканалы «ТНВ» и «ТНВ-Планета». О преимуществах контрактной службы зрителям расскажут десятки гостей. Ожидаются включения из разных городов республики, в том Числе Альметьевска, Набережных Челнов, Мамадыша, Нижнекамска, Зеленодольска и Лениногорска, а также репортажи корреспондентов из зоны спецоперации, трансляции фильмов из цикла «Наши Герои». Прямо в студии будет представлена выставка от волонтеров. Они продемонстрируют вещи, которые делают для бойцов: дроны, окопные свечи, сухие супы и другие. Присоединиться к марафону также можно в официальной группе ТНВ в соцсети «ВКонтакте» и на сайте телеканала. Сейчас условия контрактной службы стали еще более привлекательными для потенциальных бойцов. В Татарстане единовременно можно получить до 1,5 млн рублей. Подробнее - на heroes-tatarstan.ru или по телефону 8(800)222-59-00. #ТелемарафонТНВ #ВступайВАрмиюПобеды #ТатарстанСВО
Mostrar todo...
Photo unavailableShow in Telegram
Динебез дә күршеләргә җаннарын, малларын, намус һәм даннарын үзара саклауны бер вазыйфа итеп йөкләгән. Күршеләргә ярдәм итү, күңелләрен күрү, кайгыртучанлык, кайгы һәм шатлыкларын уртаклашу, юк-бар нәрсәләр белән бер-берсен борчымаска тырышу – ата-бабаларыбыздан калган. Кайвакыт кечкенә генә сәбәп аркасында килеп чыккан аңлашылмаучанлык аркасында (мәсәлән, бакчасына күршесенең тавыгы кергән) күршеләр арасында зур тавыш чыгарып, аны көннән-көн күпертеп, хәтта суд эскәмиясенә кадәр җитүләр, айлар, еллар буе бер-берсенә дәшмичә, олы дошманнарга әйләнгән очраклар бар. Тулырак: https://muslumirc.ru/news/ukuchylarybyz-iaty/kurselek-1720530148 📸 Фото - Татар-информ архивыннан
Mostrar todo...
#иминлек Балаларыгызга алып биргән "уенчык" аяныч хәлгә китерергә мөмкин. Мотор ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган техника көннән-көн арта бара. Бу, әлбәттә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүне, һәрдаим уяу, сизгер, игътибарлы булуны сорый. Мондый төр техниканың артуы белән юл-транспорт hәкаләтләре саны да күбәйде. Татарстанның Лаеш районы Яңа Сокуры бистәсендә 10 яшьлек бала квадроцикл руле артында җиңел машина белән бәрелеп һәлак булган. Аның 13 яшьлек пассажиры җәрәхәтләнгән. Икесе дә махсус шлем кимәгән була. Бәла читтә генә түгел. 12 яшьлек мөслимле электр самокаты белән идарә иткән вакытта егылып, тән җәрәхәтләре алган. Һәлакәт нәтиҗәсендә райондашыбыз баш мие җәрәхәте алган, аның ияге яраланган, маңгаенда гематома барлыкка килгән. ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе балаларыгызның тормыш иминлеген кайгыртуыгызны, юл хәрәкәте кагыйдәләренең төгәл үтәлешен тәэмин итүегезне сорый!
Mostrar todo...
Photo unavailableShow in Telegram
#бу_көнне 1970 ел 11 июль Иске Вәрәш авылында урнашкан пионер лагеренда зур җанлылык. Бүген биредә лагерь ачылу тантанасы. Партия һәм комсомол, профсоюз комитетларыннан, ата-аналар исеменнән котлаулар булды. – Лагерь тормышы миңа бик ошый. Безгә вожатый апалар яңа җырлар, биюләр өйрәтәләр. Бергәләп балык тотабыз, су коенабыз, киноларга барабыз, күңелле ял итәбез, - ди пионер М.Хафизов. Киров исемендәге колхозда балаларның ялын оештыруга зур әһәмият бирелә. Һәр җәйне 100-120 бала ял итә. Лагерь белән тәҗрибәле педагог М. Нуриев җитәкчелек итә. Воҗатыйлар В.Әгъләмова, С.Минһаҗева балаларның ялын оста итеп оештыралар. В. Хафизова. Тулырак: https://muslumirc.ru/news/bu-knne-mslimd/bu-konne-1720684476 📸 Фото - Мөслим-информ архивыннан
Mostrar todo...
1
#каленларьда_дата ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ННАН УКЫГЫЗ Кайсы гына юнәлештә эшләсәләр дә, нинди вазыйфада хезмәт куйсалар да, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәте мактауга лаек. Заманалар үзгәреп, кайбер һөнәрләр күптән юкка чыкты. Алар урынына яңа һөнәрләр барлыкка килде. Медицина хезмәткәрләре – иң борынгы һәм гомерлек һөнәрләрнең берсе. Мөслим районының медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтте. Бәйрәм “Кояшлы Ык” ял зонасында узды Тулырак: https://muslumirc.ru/news/kalendarda-data/bulaklarga-bai-bairam-1720770641 📸 Фәридә Гайнетдинова фотолары
Mostrar todo...
1👏 1
Elige un Plan Diferente

Tu plan actual sólo permite el análisis de 5 canales. Para obtener más, elige otro plan.