Татар дулкыны
Ir al canal en Telegram
Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny
Mostrar másEl país no está especificadoLa categoría no está especificada
270
Suscriptores
+224 horas
+47 días
+1730 días
Archivo de publicaciones
Кыскача. Атом-төш коралын сынау [испытания].
Узган атнада Россия "Буревестник"ракетасын сынап карады.
26 октябрь (якшәмбе). Герасимов Путинга хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ракета якынча 15 сәгать эчендә 14 мең км араны узды. Максималь тизлеге — 1300 км/ч кадәр, ә ракета 25-100 м биеклектә оча ала. "Буревестник" атом-төш энергетика җайланмасы [установка] белән җиһазландырылган [оснащен]. Ул дөнья буйлап көннәр һәм айлар оча ала. Ракетаның өстенлеге [преимущество] - бик кечкенә биеклек.
27 октябрь (дүшәмбе). Песков: "Буревестник" сынаулары Мәскәү белән Вашингтон арасындагы мөнәсәбәтләрдә киеренкелек [напряженность] тудырмый.
28 октябрь (сишәмбе). Трамп Пентагон-га атом-төш коралын сынауларны башларга кушты.
Белешмә. КНДР башка бернинди ил дә соңгы 25 ел эчендә атом-төш сынауларын үткәрмәде.
Трампның сүзләре белгечләрдә [у специалистов] "аптырау һәм борчу тудырды". Белгечләр сүзләренчә, США-ның "физик сынаулар тәҗрибәсе [опыт] югалган", чөнки алар 30 елдан артык үткәрелмәгән. The Washington Post хәбәр итте.
28 октябрь (сишәмбе). Песков сүзләренчә, "Буревестник" сынаулары атом-төш коралын сынау булып тормый. Песков: "Россия нинди дә булса ил атом-төш коралын сынауга мораторийны бозган очракта җавап гамәлләре [действия] башкарачак".
31 октябрь (җомга). Шойгу: "Атом-төш сынаулары бер генә илдә дә бер генә көнгә дә тукталмый, ләкин алар физик түгел, ә математик модельләрдә".
31 октябрь (җомга). Журналистлар җир асты атом-төш сынаулары турында сорагач. Трамп җавап бирүдән читкә тайпылды. Трамп: "Сез бик тиз белерсез. Әмма без кайбер сынаулар үткәрергә җыенабыз... Әгәр алар (башка илләр) моны эшләргә җыеналар икән, без дә моны эшләячәкбез".
Источник:
https://www.rbc.ru/politics/01/11/2025/690579589a7947997b36444e
+1
Рамилә Сәхабетдинова бөтен гомерен татар телевидениесенә багышлады [посвятила]. Ул "ШАЯН ТВ" белән җитәкчелек итә [руководит]. Бу тәүлек буе эшли торган беренче татар балалар телеканалы. "ШАЯН ТВ" миссиясе — балалар арасында татар телен популярлаштыру.
"ШАЯН ТВ" каналы актив үсә: үз программалары, викториналар, мультипликацион һәм мәгариф [образовательный] контенты булдырыла.
Татар телендәге "Простоквашино" ны карап карагыз.
Әгәр бу ике хәбәр биш ❤️ җыйса, "Татар кызы 2025" башка кандидатлар белән таныштыруны дәвам итәчәкбез.
Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском
t.me/tatar_word
Источник:
https://milliard.tatar/news/ot-nauki-do-sceny-desyat-tatarok-kotorye-vdoxnovlyayut-i-menyayut-mir-2025-goda-8477
https://vkvideo.ru/video-16953328_456242591
+3
"Татар кызы 2025" конкурсына кандидатлар белән таныштыруны дәвам итәбез.
Гөлүсә Батталова-шагыйрә, прозаик, драматург. Аның иҗаты-хәзерге һәм үткәннең бәйләнеше [связь].
Татарстан Республикасы Әтнә районының Түбән Шашы авылында туа. Хәзерге вакытта Габдулла Тукай исемендәге Әтнә драма театрында эшли. "Бер йотым бәхет", "Кесә тулы давыл" шигырьләр җыентыклары авторы.
Гөлүсә Батталова автор буларак кына түгел, ә актив мәдәният эшлеклесе буларак та эшли. Быел ул Габдулла Тукайга багышланган проектны - "Габдулла Тукайның билгесез эзләре буйлап", тәкъдим итте. Шул проект лекцияләрдан һәм интеллектуаль уеннардан торган.
Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском
t.me/tatar_word
Источник: https://milliard.tatar/news/ot-nauki-do-sceny-desyat-tatarok-kotorye-vdoxnovlyayut-i-menyayut-mir-2025-goda-8477
Кичә Казанның Халыклар дуслыгы йортында Башкортстанның Бакалы районы керәшеннәре концерты узды 🎶
Гадәти [обычный] түгел, ләкин шулай ук бик якын ❤️
Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском
Источник: https://t.me/intertatgazeta/41866
Календарь татарских мероприятий.
Москва.
Ноябрь месяц.
Обращаем внимание, что 22 ноября состоятся сразу три татарских концерта:
1. Ризат и Зинира Рамазановы
2. Ринат Рахматуллин
3. «Под аркой татарского МОН»
Рекомендуем заранее спланировать свой досуг.
PS лучше открывать на компьютере; если пересылаете, то советуем отправлять как файл (без сжатия).
Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском
https://t.me/tatar_word/274
Календарь татарских мероприятий.
Казань.
3 ноября (пн) - 9 ноября (вс).
3 ноября (первые два столбца календаря) является нерабочим.
Также 3 ноября - ночь искусств.
Загляните на интересное Вам мероприятие.
PS лучше открывать на компьютере; если пересылаете, то рекомендуем отправлять как файл (без сжатия).
Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском
t.me/tatar_word/273
Барселонада Изге Гаилә [Святое Семейство] католик чиркәве дөньяда иң биек чиркәү булды.
Үзәк булып торган Гайсә Мәсих [Иисуса Христа] манарасының биеклеге 172 метрга җитәчәк. Төзелеш якындагы айларда тәмамланачак.
Белешмә. 10 катлы йортның биеклеге - 28-34 метр.
Источник: https://t.me/bbbreaking/218522
ВЦИОМ сораштырулары буенча:
Россиялеләрнең өчтән бере (28%) "иноагент-ны" дошман һәм хыянәтче [предатель] белән бәйли [связывают]. Һәр сигезенчесе (13%) «шпион», «диверсант» яки «провокатор» билгеләмәләрен [определения] куллана. Гражданнарның зур булмаган өлеше "иноагент-ны" башкача фикер йөртүче яки дөреслек өчен көрәшүчеләр буларак кабул итә.
Источник: https://t.me/bbbreaking/218516
Wildberries маркетплейслары арасында беренче булып БПЛА ярдәмендә [с помощью] товарлар китерде.
Шушардагы логистик үзәктән Санкт-Петербургның Полевая урамындагы ПВЗ-га кадәр беренче очыш булды. Компаниядә технология авыр үтеп керә торган төбәкләренә [регионы] товарлар китерү өчен нәтиҗәле [эффективна] булырга мөмкин дип саныйлар.
Источник: https://t.me/bbbreaking/218510
2 сәгать 15 минут. Мәскәү - Санкт-Петербург тимер юл буенча.
Самолет 1,5 сәгать оча. Син аңлыйсынмы?
КАРЛ!
Россиядә беренче югары тизлекле Мәскәү - Санкт-Петербург тимер юл магистрален эшләтеп җибәрү 2028 елга планлаштырылган.
Мәскәү белән Санкт-Петербург арасындагы юл вакыты 2 сәгать 15 минутка кадәр тәшкил итәчәк. Поездлар һәр 15 минут саен йөриячәк.
Источник: https://t.me/bbbreaking/218509
13 декабрьдән Иордания РФ гражданнары өчен визасыз режим кертә - МИД РФ.
Источник: https://t.me/bbbreaking/218505
Аяз Шабутдиновны 7 елга гомуми [общего] режимлы колониягә хөкем иттеләр [приговорили].
Бизнес-коуч аеруча зур күләмдә [в особо крупном размере] мошенниклыкның 113 эпизодында гаепле [виновным] дип табылган. Гаепләү [следствие] версиясе буенча, Шабутдинов социаль челтәрләрдә [сети] белем бирү программалары турында алдан ук ялган мәгълүматлар [сведения] тараткан.
Источник: https://t.me/bbbreaking/218497
+4
Казахстанда татар сәнгате фестивале старт ала 🇰🇿
XXVI Халыкара татар сәнгате фестивале «Көзге Иртыш моңнары [мелодии]» Семей шәһәрендә (Казахстан Республикасы) узачак. Бу шәһәрдә берничә йөз ел элек зур татар диаспорасы урнашкан. Фестиваль өч көн дәвам итәчәк – 2025 елның 31 октябреннән 2 ноябренә кадәр.
Фестиваль татарларның мәдәни традицияләренә багышлана [посвящен]. Фестивальдә милли әдәби, музыка һәм хореография сәнгате белән номерлар тәкъдим ителәчәк. Казахстан, Россия, СНГ һәм башка илләрдән төрле номерлар белән 140тан артык гариза [заявки] бирелгән.
Узган еллар фотолар.
Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском
Источник:
https://tatar-congress.org/
https://t.me/milliardtatar/19494
Пермь краенда вейплар сатуны тулысынча тыярга [запретить] телиләр.
Хокук [правило] бозган өчен кибетләргә 100 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим итәләр.
Источник: https://t.me/bbbreaking/218486
Төркиянең туризм министрлыгы Эрсой сүзләренчә, ел башыннан Төркиягә иң күп туристлар Россиядән килгән - 5,53 млн кеше, икенче урында ФРГ (5,24 млн), өченчедә - Бөекбритания (3,54 млн).
Источник: https://t.me/bbbreaking/218483
Словакия Конституциягә никах – ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы союз дигән нигезләмә [положение] кертте.
Нидерландлар Словакияне тавыш бирү хокукыннан мәхрүм итәргә [лишить] тәкъдим итте, чөнки Словакия бары тик ике җенесне [пол] генә таный – ир-ат һәм хатын-кыз җенесен.
Источник: https://t.me/bbbreaking/218477
США декабрьдә үзенең кайбер хәрбиләрен [военных] Болгариядән, Венгриядән һәм Словакиядән чыгарырга җыена.
США Көнбатыш [Западном] ярымшарда [полушарии] хәрбиләрне арттыру өчен Ауропадагы хәрбиләрне кыскарта.
Источник: https://t.me/bbbreaking/218468
