املا Имла
Ir al canal en Telegram
Классик татар язуының имла кагыйдәләре, лөгатьләр, мәтеннәр.
Mostrar másEl país no está especificadoLa categoría no está especificada
295
Suscriptores
+124 horas
+67 días
+1930 días
Cargando datos
Canales Similares
Sin datos
¿Algún problema? Por favor, actualice la página o contacte a nuestro gerente de soporte.
Nube de Etiquetas
Sin datos
¿Algún problema? Por favor, actualice la página o contacte a nuestro gerente de soporte.
Menciones Entrantes y Salientes
---
---
---
---
---
---
Atraer Suscriptores
noviembre '26nov '26
noviembre '26
+2
en 1 canales
octubre '26
+20
en 2 canales
Get PRO
septiembre '26
+29
en 3 canales
Get PRO
agosto '26
+53
en 3 canales
Get PRO
julio '260
en 2 canales
Get PRO
junio '26
+48
en 7 canales
Get PRO
mayo '260
en 2 canales
Get PRO
abril '26
+15
en 3 canales
Get PRO
marzo '260
en 2 canales
Get PRO
febrero '26
+41
en 2 canales
Get PRO
enero '260
en 2 canales
Get PRO
diciembre '25
+35
en 2 canales
Get PRO
noviembre '25
+55
en 1 canales
Get PRO
octubre '250
en 1 canales
Get PRO
septiembre '25
+4
en 1 canales
| Fecha | Crecimiento de Suscriptores | Menciones | Canales | |
| 02 noviembre | +1 | |||
| 01 noviembre | +1 |
Publicaciones del Canal
کشتم شهریندا بر بازرکان بار ایردی . قمر آتلیغ بر کورکلوک خاتونی بار ایردی . اول خاتوننینک نقش آتلیغ اویناشی بار ایردی . دایم اول نقش اول خاتون برلان عهد قیلیب اول خاتون قاتیغه کلور ایردی .
Кештем шәһәрендә бер базиргян бар ирде. Камәр атлыг бер күреклүг хатыны бар ирде. Ул хатынның Нәкаш атлыг уйнашы бар ирде. Даим ул Нәкаш ул хатын берлән гаһед кылып ул хатын катыга килер ирде.
Сүзлекчә:
بازرکان (базиргян) - сәүдәгәр
ایردی (ирде) - иде
آتلیغ (атлыг) - атлы, исемле
کورکلوک (күреклүг) - матур
دایم (даим) - даими рәвештә, гел
عهد قیلیب (гаһед кылып) - вәгъдәләшеп, сүз куешып
قاتیغه (катыга) - катына, янына
#کونگولر
| 2 | یازلوچیلرمزننک ایسکی متنلرنی اوقوده کونوکمهلرین بولدرو یاکه اوسدرو مقصدندن ، تجربه روشنده #کونگولر هشتکلی روبریکا آچارغه بولدق که ، آنده تورلی چغاناقلردن قصقه-قصقه اوزوکلر هم آلارغه تییشلی آنکلاتمهلر کیترلهچک انشاءالله .
Язылучыларыбызның иске мәтеннәрне (текстларны) укуда күнекмәләрен булдыру яки үстерү максатыннан, тәҗрибә рәвешендә #کونگولر һәштәгле рубрика ачарга булдык ки, анда төрле чыганаклардан кыска-кыска өзекләр һәм аларга тиешле аңлатмалар китереләчәк, иншалла. | 17 |
| 3 | Хәсән Туфанның гомер ахырынача гарәп язуын (классик татар имласын) кулланган булуын исәпкә алсак, бу җырның тексты шул имлада язылмыйча калса дөрес булмас.
قزان کیچلری
کیل ئلی ایدلنڭ جیلاس جیلی
یوللرغه چچکلر سیب ئلی
آق بولوب ، صاف بولوب ایسده قالسون
قزاننڭ قدرلی کیچلری .
طوغان ایل چاقرغان زور یوللرغه
کیتارمز طاڭلرده بز موندن .
اوزاتوب قالورسڭ بزنی ، قزان ،
بالاسن اوچورغان قوش صمان .
یاشارمز طوغان ییر طوفراغنده ،
قرلرده ، ایدلده ، دیڭگزده .
ایسان صاو بولسونلر بالالر ، دیب ،
خیرلی یول تله ایل بزگه .
ایدلگه صوزلغان آیلی یولدن
طن غنه ، موڭ غنه جر آغه
صاغنورمز دوستلر بو کیچلرنی
چاچلرگه چال کرگان چورده ده .
آل گللر سیبڭز بزننک یولغه ،
ایدلنڭ ایرتنگی جیللری .
مڭگوگه ، عمرگه ایسده قالسون
قزاننڭ قدرلی کیچلری . | 191 |
| 4 | نامادی (НАМАТДИ)
Матди булмаган (нематериальный).
مناجاتلر - ایدل اورال مسلمانلریننک نامادی میراثی .
Мөнәҗәтләр - Идел-Урал мөселманнарының наматди мирасы.
#لغات | 75 |
| 5 | Бер ике ел элек, татар терминнарын барлыкка китергәндә, фарсы телендә юклыкны белдерүче "на-" (نا) алкушымчасын активрак кулланырга тәкъдим иткән идек. Баксаң, мондый алым хәзерге үзбәк телендә кулланыла икән. Үзбәк телендә "на-" алкушымчасы гарәп-фарсы кәлимәләре алдына гына түгел, бәлки төрки сүзләр алдына да куела (мәсәлән, натугры - дөрес булмаган).
#لغات | 91 |
| 6 | تاتار نقشبندی شیخی سلطان گرای بن حبیب الله قزانیغه شیخ خلیل حمدی بن شیخ یحیی الداغستانی النقشبندی طرفندن بیرلگان اجازتنامه .
مکهٔ مکرمه ، هجری ۱۳۰۵ نچی یل (میلادی ۱۸۸۷-۱۸۸۸ نچی یل)
Татар Нәкышбәнди шәехе Солтангәрәй бине Хәбибулла Казанига шәех Хәлил Хәмди бине шәех Яхъя әд-Дагыстани ән-Нәкышбәнди тарафыннан бирелгән иҗазәтнамә.
Мәккә-и Мөкәррәмә, 1305/1887-1888 ел.
#منابع | 108 |
| 7 | تاتار نقشبندی شیخی سلطان گرای بن حبیب الله قزانیغه شیخ خلیل حمدی بن شیخ یحیی الداغستانی النقشبندی طرفندن بیرلگان اجازتنامه .
مکهٔ مکرمه ، هجری ۱۳۰۵ نچی یل (میلادی ۱۸۸۷-۱۸۸۸ نچی یل)
Татар Нәкышбәнди шәехе Солтангәрәй бине Хәбибулла Казанига шәех Хәлил Хәмди бине шәех Яхъя әд-Дагыстани ән-Нәкышбәнди тарафыннан бирелгән иҗазәтнамә.
Мәккә-и Мөкәррәмә, 1305/1887-1888 ел.
#منابع | 1 |
| 8 | عثمانلی حکمدارلرینك مَخْلَصْلری (تخلّصلری)
Госманлы хөкемдарларының тәхәллесләре (әдәби псевдонимнары)
Sultân Osmân Han-ı Evvel - Osmân
Sultân Orhân Gâzî - Orhân
Çelebi Sultân Mehmed Hân-ı Evvel - Mehmed
Sultân Murâd Hân-ı Sânî - Murâdî
Ebu’l-Feth Sultân Mehmed Hân-ı Sânî - Avnî
Sultân Bâyezîd Hân-ı Sânî - Adlî
Sultân Selîm Hân-ı Evvel - Selîmî
Kânûnî Sultân Süleymân Hân - Muhibbî
Sultân Selîm Hân-ı Sânî - Tâlib, Selîmî
Sultân Murâd Hân-ı Sâlis - Murâdî
Sultân Mehmed Hân-ı Sâlis - Adlî
Sultân Ahmed Hân-ı Evvel - Bahtî
Sultân Osmân Hân-ı Sânî - Fârisî
Sultân Murâd Hân-ı Râbi‘ - Murâdî
Sultân Mustafâ Hân-ı Sânî - İkbâlî
Sultân Ahmed Hân-ı Sâlis - Necîb
Sultân Selîm Hân-ı Sâlis - İlhâmî
Sultân Mahmûd Hân-ı Sânî - Adlî
(Ali Emiri Efendi, Cevahirü'l-müluk, s. 22-23)
کمال غورلقان(Kemal Gurulkan)ك روسیهده منع ایدلمش آغدهکی حسابندن | 104 |
| 9 | عثمانلی حکمدارلرینك مَخْلَصْلری (تخلّصلری)
Госманлы хөкемдарларының тәхәллесләре
Sultân Osmân Han-ı Evvel - Osmân
Sultân Orhân Gâzî - Orhân
Çelebi Sultân Mehmed Hân-ı Evvel - Mehmed
Sultân Murâd Hân-ı Sânî - Murâdî
Ebu’l-Feth Sultân Mehmed Hân-ı Sânî - Avnî
Sultân Bâyezîd Hân-ı Sânî - Adlî
Sultân Selîm Hân-ı Evvel - Selîmî
Kânûnî Sultân Süleymân Hân - Muhibbî
Sultân Selîm Hân-ı Sânî - Tâlib, Selîmî
Sultân Murâd Hân-ı Sâlis - Murâdî
Sultân Mehmed Hân-ı Sâlis - Adlî
Sultân Ahmed Hân-ı Evvel - Bahtî
Sultân Osmân Hân-ı Sânî - Fârisî
Sultân Murâd Hân-ı Râbi‘ - Murâdî
Sultân Mustafâ Hân-ı Sânî - İkbâlî
Sultân Ahmed Hân-ı Sâlis - Necîb
Sultân Selîm Hân-ı Sâlis - İlhâmî
Sultân Mahmûd Hân-ı Sânî - Adlî
(Ali Emiri Efendi, Cevahirü'l-müluk, s. 22-23)
کمال غورلقان(Kemal Gurulkan)ك روسیهده منع ایدلمش آغدهکی حسابندن | 1 |
| 10 | متشعّرانه یازمالرمنی امضالار اوچون اوزمه تخلّص طابدم ئلی : اِملائی 🙌 | 97 |
| 11 | هو الحکیم العلیم
سرخوشمین عشقم مَییندن آه آینیسم کیلمایدر
تاتلی مستلک یوقوسندن اویاناسم کیلمایدر
تونگی باده باشقه کیتوب ایلدی سَرمنی خوش
تا قیامت کونینهچه هیچ آینیسم کیلمایدر
Сәрхушмын гыйшкым мәеннән. Аһ, айныйсым килмәйдер!
Татлы мәстлек йокысыннан уянасым килмәйдер.
Төнге бадә башка китеп, әйләде сәремне(*) хуш -
Та кыямәт көненәчә һич айныйсым килмәйдер.
Тәфсыйлат:
Сәрхуш, мәст (салмыш) - Ходай хикмәтләрен белгән;
Мәй, бадә (шәраб) - хакыйкатьне танып белү;
Гыйшык - Аллаһы Тәгаләне ярату һәм Аның хакыйкатьләренә ирешергә омтылу;
Төнге бадә (төнге шәраб) - гыйбадәт кылып үткәргән төнне бәндә ирешкән хакыйкать.
(*)Сәремне - башымны.
#متصوفانه
#املائی | 98 |
| 12 | - "Малия" дигәне каян килеп чыкты соң? - дип сорыйлар.
XIX гасырда Госманлы дәүләтендә барган ислахат (реформалар) кысаларында Төркиядә Аурупа ысулында министрлыклар оештырылды. Министрлыкларның исемнәрендәге сүзләр госманлы горефе буенча фарсы изафәсе кагыйдәсенчә тезелде: Нәзарәт-е Малия (Финанс министрлыгы), Нәзарәт-е Өмүр-е Дахилия (Эчке эшләр министрлыгы), Нәзарәт-е Өмүр-е Хариҗия (Тышкы эшләр министрлыгы) һ.б. Бераздан аларның исемнәре беркадәр төркиләшеп "Малия нәзарәте", "Дахилия нәзарәте", "Хариҗия нәзарәте" һ.б.ларга әйләнде. Тора-бара гайре рәсми язышуда һәм сөйләмдә аларның исемннәре тагы да кыскарып "Малия" ("Минфин"), "Дахилия" ("МВД"), "Хариҗия" (МИД) һ.б.ларга әйләнде. 1917 ел ахыры - 1918 ел бышында Идел-Урал һәм Себер төрки-татарларының эшләп торган үзидарә органы - Милләт Мәҗлесе тарафыннан оештырылган милли хөкүмәт (Милли Идарә) өч "министрлыктан" - Диния, Малия һәм Мәгариф нәзарәтләреннән торырга тиеш булган(*). Шулай итеп, "минфин"ыбызны иншалла якты киләчәктә "Малия нәзарәте/Малия" дип аталуның тарихи тамырлары әнә нинди тирән икән.
(*)1918 ел башында большевиклар хөкүмәте Милли Мәҗлесне һәм Милли Идарәне куып тараткач, шул өч нәзарәттән Уфадагы Диния нәзарәте генә кала. Шуңа күрә аның тарихи (һәм дөрес) татарча исеме "Дини Нәзарәт" тә, "Мөфтият" тә түгел, ә нәкъ менә Диния Нәзарәте. | 380 |
| 13 | مالیه (МАЛИЯ)
Финанслар министрлыгы.
تاتارستان مالیهسی
Татарстан Малиясе
#لغات | 158 |
| 14 | صنعی فهم هم ایسکی املا
ایسکی املا خلقمزننک تلن هم مدنیتن چشمه باشمز - اسلام مدنیتی بلان باغلاوچی بر باغدر . اول باغ اوزولسه تل هم مدنیت نورمال اوسشدن طوقتای ( طوقتاغان ده ) . آنی صنعی فهم یاردمنده ده یالغاب بولا دیگان اشانچ بر ایللوزیه گنهدر . حاضرگی صاناقلرده طاوشدن جییو (голосовой набор) هم حاسب (калькулятор) وظیفهلریننک بولووی قول بلان یازا هم باغانالاب حسابلای بلوننک مجبوریتن بتره آلمغان کبک ، ایسکی املادهغی متنلرنی صنعی فهمگه نیگزلنگان اوقو پروغراملریننک بارلقغه کیلووی ، بلکه کامللاشه بارووی ده ، تلمزننک صاقلانوب قالوون هم اوسشن تلاگان ملتداشلرمزنی ممتاز تاتار املاسن بلو هم جاین کیتوروب قوللانو ضروریتندن آزاد ایته آلمیهچغنده ایمانمز کامل .
AI (ясалма фәһем) һәм II (иске имла)
Иске имла - халкыбызның телен һәм мәдәниятен чишмә башыбыз - ислам мәдәнияте белән бәйләүче бер багъ (бау). Ул багъ өзелсә, тел һәм мәдәният нормаль үсештән туктый (туктаган да). Аны ясалма фәһем ярдәмендә дә ялгап була дигән ышаныч - иллюзия. Хәзерге санакларда тавыштан җыю (голосовой набор) һәм хасиб (калькулятор) вазифаларының (функцияләренең) булуы кул белән яза һәм баганалап хисаплый белүнең мәҗбүриятен бетерә алмаган кебек, иске имладагы текстларны ясалма фәһемгә нигезләнгән уку программаларының барлыкка килүе, бәлки камилләшә баруы да, телебезнең сакланып калуын һәм үсешен теләгән милләттәшләребезне мөмтаз (классик) татар имласын белү һәм җаен китереп куллану заруриятеннән азат итә алмаячагында иманыбыз камил.
#خیالاتـوـاحتمالات | 134 |
| 15 | میدور ای ساقی علاجی کیشی بولسا غمناک
زهر غم دفعیغه هیچ می تیکی بولماس تریاک
کاتبی ( کاتب رومی )
Мәйдер, әй сакый, гыйлаҗы, кеше булса гамнакь -
Зәһр-е гамь дәфгыга һич мәй тиги булмас тирйакь.
Кятиби (Кятиб-е Руми)
Хәзерге татарчасы:
Әй, сакый! Кеше гамьле булса, аның чарасы - мәй;
Гамь зәһәрен бетерүдә мәйгә һич дару җитмәй.
#منابع
#چغتایچه
#کاتبی | 144 |
| 16 | کوک (КҮК)
کوک آیاز (Күк аяз)
#لغات | 129 |
| 17 | . | 1 |
| 18 | Балагызны шушындый әлифба буенча ана телендә укырга-язарга өйрәтер идегезме? | 151 |
| 19 | جایی چیقغاچ:
Җае чыккач: | 125 |
| 20 | جایی چیقغاچ
Җае чыккач. | 1 |
