ch
Feedback
«Саба» аланы 🌲

«Саба» аланы 🌲

前往频道在 Telegram

«Саба» аланы – милли дизайн юнәлеше белән кызыксынучы сәлкешләрне туплаган җәйге профильле Сәләт аланы 💚 ⏳ Үткәрелү вакыты: 22.06.2026 – 11.07.2026 📍 Үткәрелү урыны: «Кояшкай» базасы (Саба районы, Икшермә авылы) 💫 Катнашучылар яше: 13-18 яшь

显示更多
651
订阅者
+124 小时
+27
+1830
帖子存档
Сәләт дәүләтендә зур бәйрәм! 🎉 Бүген үзенең туган көнен «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл апа билгеләп үтә! Айгөл апа, бе
Сәләт дәүләтендә зур бәйрәм! 🎉 Бүген үзенең туган көнен «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл апа билгеләп үтә! Айгөл апа, без сиңа дөньяда булган иң изге теләкләрне телибез! Барлык кылган гәмәлләреңнән ләззәт алып, һәр туган көнгә сөенеп яшә 🥰 «Саба» аланы сиңа рәхмәтле 💚

Сәлкешләребез яхшы укырга гына түгел, күп кенә Сәләт проектларында да актив катнашырга өлгерә 😍 «Саба» клубы әгъзалары искиткеч! Уңышлар сезгә! 💚

Мондый хәл күп кенә сәләтчедә булгандыр дип уйлыйбыз 🤭 Җәеңне безнең белән үткәр!

Repost from СӘЛӘТ
Премьера! «Яшь йөрәкләр» театр лабораториясе гаҗәеп спектакль тәкъдим итә! 🎭 «Кәҗә, сарык һәм башкалар» 💙29 апрель 💙18:00
Премьера! «Яшь йөрәкләр» театр лабораториясе гаҗәеп спектакль тәкъдим итә! 🎭 «Кәҗә, сарык һәм башкалар» 💙29 апрель 💙18:00 сәгатьтә 💙«Вертолет» яшьләр үзәге (Кече Мәскәү урамы, 15 йорт) Керү өчен сылтама аша теркәлү узу кирәк 💜 #ЯшьЙөрәкләр

+4
Эссе җәйләрне искә алып, сез дә безнең белән Биләр җирендә яңгыраган иң яраткан җырларны тыңлап китегез! 🥹

Repost from СӘЛӘТ
Ел саен безнең берләшмә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Казан форумы кысаларында чаралар оештыра. 2026 елның 12-16 маенда Тата
Ел саен безнең берләшмә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Казан форумы кысаларында чаралар оештыра. 2026 елның 12-16 маенда Татарстанда ИХО илләре яшь эшмәкәрләренең XII Казан форумы узачак 👏 Әгәр дә Син: 💚Татарстан Республикасыннан, 💚сиңа 18-25 яшь, 💚синең яңа идеяң бар икән, Форумда катнаш! Бу синең үз проектыңны үстерергә, алдынгы экспертлардан киңәшләр алырга һәм эшмәкәрлек күнекмәләреңне үстерергә ярдәм итүче шәп мөмкинлек! 🌏 Гариза тутыр һәм үз идеяңне халыкара мәйданчыкта үстерү өчен беренче адымыңны яса 📲 Катнашу форматы һәм шартлары турында тулырак: 🌐 https://kazanoicstartup.org/

Сәләттә зур бәйрәм! 🎉 Бүген үзенең гомер бәйрәмен Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фондының генераль директоры Лениза апа Ризв
Сәләттә зур бәйрәм! 🎉 Бүген үзенең гомер бәйрәмен Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фондының генераль директоры Лениза апа Ризванова үткәрә! 🥰 Лениза апа, без сиңа корычтай нык сәламәтлек, ак бәхетләр һәм янәшәңдә бары тик ачык күңелле, яхшы кешеләр булуын телибез 🫶 Безнең белән бергә булганың өчен рәхмәт! 💚

12 нче апрель - тарихка кереп калган истәлекле көн! 🌟 Нәкъ менә бүген Советлар Союзы космонавты Юрий Гагарин "Восток - 1" ко
+4
12 нче апрель - тарихка кереп калган истәлекле көн! 🌟 Нәкъ менә бүген Советлар Союзы космонавты Юрий Гагарин "Восток - 1" космик корабында дөньяда беренче тапкыр Җирнең орбитасын әйләнеп чыга 🪐 Әлеге бәйрәм уңаеннан «Саба» аланы сезгә кызыклы фактлар әзерләде 💫

Әгәр дә җәеңнең 18 киче дә шундый үзенчәлекле мохиттә үтүен теләсәң, «Саба» аланы синең өчен 🥰 Тизрәк гаризаңны җибәр!🌲

Җылы һәм җырлы кичәбез үтеп тә китте! 🌲 Кичә «Саба» аланы янәдән бергә җыелып, җылы мохиткә чумды 🥹 Катнашучылар башта остаханәдә матур чыршыларын бизәделәр, ә соңыннан инде кичәбезне баян һәм гитара астына иң матур җырлар белән тәмамладык 💚 ❤️‍🔥 – искиткеч!

Repost from СӘЛӘТ
Иҗат күгендә үз йолдызыңны кабызырга әзерме син? 🌟 «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсы бүгеннән гаризалар каб
Иҗат күгендә үз йолдызыңны кабызырга әзерме син? 🌟 «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсы бүгеннән гаризалар кабул итә башлый! 🪄 Номинацияләр һәм катнашу шартлары белән selet.biz сайтында таныш, күңелеңә хуш килгән номинацияне сайла һәм гаризаңны тутыр! Көтәбез сине, яшь язучы! 💌 #СәләткәНурБулганЙолдызлар

Яңалыкларны беренчеләрдән булып бел! 🤩 «Саба» аланы хәзәр МАХта! Мөһим мәгълүматларны шунда күзәтеп бар 💚
Яңалыкларны беренчеләрдән булып бел! 🤩 «Саба» аланы хәзәр МАХта! Мөһим мәгълүматларны шунда күзәтеп бар 💚

Очрашыр вакыт җитте! 💚 «Саба» аланы белән бергә кичеңне җылы мохиттә үткәрәсең килә икән, безнең чарабыз нәкъ менә синең өче
Очрашыр вакыт җитте! 💚 «Саба» аланы белән бергә кичеңне җылы мохиттә үткәрәсең килә икән, безнең чарабыз нәкъ менә синең өчен 🥰 ✨6 апрель ✨18.00 ✨Сәләт йорты, конференц-зал Дүшәмбе кичен бергәләп биеп-җырлап уздырыйк! Килер алдыннан махсус форманы тутырырга онытма 🫶🏻 Безнең белән бер дулкында бул 🌲

Ә сез сан күрәсезме? 🤭 Исегезгә төшерәбез: аланнарга гаризалар кабул итү дәвам итә! «Саба» аланы сине көтә, сәлкешем 🌲
Ә сез сан күрәсезме? 🤭 Исегезгә төшерәбез: аланнарга гаризалар кабул итү дәвам итә! «Саба» аланы сине көтә, сәлкешем 🌲

Сагынабыз. Көтәбез. Кайтабыз. 🏠

«Саба» аланы Сәләт «Алмагач» мәктәбендә кунакта! 🤩 Әйдаманнарыбыз укучылар өчен кызыклы остаханә үткәрделәр һәм бергәләп биеп-җырлап ял итәргә дә өлгерделәр 🥰 Әлеге очрашу балалар өчен аланыбыз белән якыннанрак танышу һәм вакытларын файдалы уздыру мөмкинлеге булды 🫶

Бу шәп мөмкинлекне кулыңнан ычкындырма! 🫶

Repost from СӘЛӘТ
Сәләтне үстерүче, аның киләчәге булырга теләүче яшьләр, Алчарлар рәтенә кушылыгыз! 🙌 Быел «Алчарлар» проекты өчен «Челтәр» м
Сәләтне үстерүче, аның киләчәге булырга теләүче яшьләр, Алчарлар рәтенә кушылыгыз! 🙌 Быел «Алчарлар» проекты өчен «Челтәр» медиа – клубы белән берлектә махсус уку-укыту программасы әзерләнде. Бу үзеңне күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә яңа белемнәр туплау һәм кыйммәтле бүләк — җәйге аланга юллама оту мөмкинлеге! 🏆 Әгәр дә бу синең турында икән:
🟣Син сәләтле; 🟣медиа өлкәсендә яңа осталык үзләштерәсең килә; 🟣үзеңне һәм Сәләтне социаль челтәрләрдә күрсәтергә теләгең бар!
Димәк, синең өчен бу шәп мөмкинлек! Гаризаңны 29 нчы мартка кадәр тутыр һәм бездән җавап көт! ⚡️

Сәләт проектларына кушылыгыз! 💥 Сәлкешләр өчен: 🤩 «Сәләтле җәй - 2026» ял итү кампаниясе ⛳️ 24 юнәлеш: фәннән алып туризмга кадәр ☀️ 24 майдан башлап 31 августка кадәр 👥 8 - 18 яшь 🏡 Татарстан, Чувашия һәм Кырым Республикаларының заманча үзәкләре һәм базалары Гаризалар selet.biz сайтында кабул ителә 📸 «Челтәр» медиа – клубы белән берлектә уздырылучы «Алчарлар» проекты ✅ махсус уку-укыту программасы ✅ социаль челтәрләреңне алып бару ✅ җәйге аланга юллама оту Гаризалар 29 мартка кадәр кабул ителә 🌟 «Олимп» имтиханнарга һәм олимпиадаларга әзерлек мәктәбенең язгы сменасы 🏔1-11 сыйныф укучылары 🏔 30 март - 5 апрель 🏔 «Йолдызлы» базасы ✍️ Флүс Латыйфи исемендәге XV республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби конкурсы Конкурсның номинацияләре: ✍️ шигърият ✍️ чәчмә әсәр ✍️ балалар әдәбияты ✍️ драматургия ✍️ публицистика ✍️ Бөек Биләр рухы яши күңелдә (Биләр тарихына багышланган махсус номинация) ✍️ «Тукай оныклары» (Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган махсус номинация) ✍️ «Каһарман шагыйрь» (Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган махсус номинация) ✍️ «Фән йолдызы һәм кабатланмас шәхес» (Сәләт Остазы, академик Мирза Исмаил улы Мәхмүтовның 100 еллыгына багышланган махсус номинация) Гаризалар 8 апрельгә кадәр кабул ителә Әйдаманнар өчен: 👕 «Әйдаманнар мәктәбе» проектының икенче дулкыны ☀️ җәеңне Сәләттә үткәрү 🔥 команда 🥹 сәлкешләр мәхәббәте Гаризалар 17 апрельгә кадәр кабул ителә 💬 «Сөйләш» сөйләм клубы ❤️ татар телле мохит ❤️ сөйләм телен камилләтерү Гариза тутыру өчен сылтама 👈🏻 Укытучылар өчен: ⏭Бөтенроссия «Татар теле – халкым теле» конкурс һәм семинарының икенче этабы⏮ 🔵темасы: «Төрле фәннәрне (шул исәптән татар теле һәм әдәбиятын) татар телендә укытуда заманча технологияләр куллану» 🔵алдынгы белгечләр 🔵тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы Гаризалар 23 мартка кадәр кабул ителә

Сәлкешләр өчен: 🤩 «Сәләтле җәй - 2026» ял итү кампаниясе ⛳️ 24 юнәлеш: фәннән алып туризмга кадәр ☀️ 26 майдан башлап 31 августка кадәр 👥 8 - 18 яшь 🏡 Татарстан, Чувашия һәм Кырым Республикаларының заманча үзәкләре һәм базалары Гаризалар selet.biz сайтында кабул ителә 📸 «Челтәр» медиа – клубы белән берлектә уздырылучы «Алчарлар» проекты ✅ махсус уку-укыту программасы ✅ социаль челтәрләреңне алып бару ✅ җәйге аланга юллама оту Гаризалар 29 мартка кадәр кабул ителә 🌟 «Олимп» имтиханнарга һәм олимпиадаларга әзерлек мәктәбенең язгы сменасы 🏔1-11 сыйныф укучылары 🏔 30 март - 5 апрель 🏔 «Йолдызлы» базасы ✍️ Флүс Латыйфи исемендәге XV республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби конкурсы Конкурсның номинацияләре: ✍️ шигърият ✍️ чәчмә әсәр ✍️ балалар әдәбияты ✍️ драматургия ✍️ публицистика ✍️ Бөек Биләр рухы яши күңелдә (Биләр тарихына багышланган махсус номинация) ✍️ «Тукай оныклары» (Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган махсус номинация) ✍️ «Каһарман шагыйрь» (Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган махсус номинация) ✍️ «Фән йолдызы һәм кабатланмас шәхес» (Сәләт Остазы, академик Мирза Исмаил улы Мәхмүтовның 100 еллыгына багышланган махсус номинация) Гаризалар 8 апрельгә кадәр кабул ителә Әйдаманнар өчен: 👕 «Әйдаманнар мәктәбе» проектының икенче дулкыны ☀️ җәеңне Сәләттә үткәрү 🔥 команда 🥹 сәлкешләр мәхәббәте Гаризалар 17 апрельгә кадәр кабул ителә 💬 «Сөйләш» сөйләм клубы ❤️ татар телле мохит ❤️ сөйләм телен камилләтерү Гариза тутыру өчен сылтама 👈🏻 Укытучылар өчен: ⏭Бөтенроссия «Татар теле – халкым теле» конкурс һәм семинарының икенче этабы⏮ 🔵темасы: «Төрле фәннәрне (шул исәптән татар теле һәм әдәбиятын) татар телендә укытуда заманча технологияләр куллану» 🔵алдынгы белгечләр 🔵тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы Гаризалар 23 мартка кадәр кабул ителә