ch
Feedback

不要被骗子欺骗!Telemetrio 会找到并标记这些频道 👉 如果想查看标记,请订阅

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

前往频道在 Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

显示更多
1 678
订阅者
无数据24 小时
+57 天
-530 天
帖子存档
Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

Башкаларга бүтән төрле уйларга комачауламагыз. Николай Михайлович Карамзин

Пычрак савытка нәрсә салсаң да әчи. Гораций

Яхшы яза торган авторларны укып, яхшы сөйләшергә ияләнәсең.

Картаймый гына озак яшәп булмый. Фарук Нәфиев

Ничек тоясың, шулай әйт, ничек әйтәсең, шулай яшә.

Иң мөһиме — беркайчан да хыялланудан туктамагыз.

Дөньяда бары бер генә оттырышсыз кертем бар — син үзең.

Хәсрәт-кайгыдан сыгылып төшү табигый хәл. Ә ләззәт, уен колына әйләнеп башыңны югалту бик әшәке нәрсә. Фарук Нәфиев

Хыяллар чынга ашар өчен яратылган.

Араларны якынайтам дисәң, ешрак елмай. Елмаю — күңелдән күңелгә сузылган күпер ул. Фәнис Яруллин

Һәрвакыт ни хис итсәң, шуны әйт, ни уйласаң, шуны эшлә! Дәшмәү язмышны сындыра. Пауло Коэльо

Бар гамәлләрегезне Аллаһ ризалыгы өчен эшләгез. Кешеләрдән мактау көтеп утырмагыз...

Нәрсә генә булса да, һәрчак җаныңның тәрәзәләрен кояш өчен ачык тот.

Кеше күңеле бәллүргә тиң, чыңлатмагыз сәбәпсез.

Фән дәлилләгән: 21 көн нәрсәдер эшләсәң, ул гадәткә керә. Бары 21 көн түзәргә кирәк, аннан соң җиңелрәк булачак.

Кеше, гадәттә, я бәхете ташып торганда, я күтәрә алмаслык кайгы килгәндә, я юлын югалтканда туган якларына кайта. Бәхетле кешенең үз бәхете белән бераз мактанасы, кайгылының кайгысын таратасы, юлын җуйганнарның юл табасы килә. Фәнис Яруллин

Безнең белән була торган һәр нәрсәне күз белән түгел, йөрәк белән күрергә өйрән. Симеон Афонский

Курыкма син еланнан. Кешедән курык! Чага торган елан әллә каян чагам дип килә, ә чага торган кеше, сөю сулышы белән исертеп тә чагарга мөмкин... Галимҗан Гыйльманов

Тәртипле кыз — егетенең горурлыгы.