ch
Feedback

不要被骗子欺骗!Telemetrio 会找到并标记这些频道 👉 如果想查看标记,请订阅

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

前往频道在 Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

显示更多
1 675
订阅者
无数据24 小时
+17 天
-530 天
帖子存档
🎉 Результаты розыгрыша: 🏆 Победитель: 1. Энже🤍 (@endzhe_022) ✔️Проверить результаты

Һәрвакыт көрәшергә кирәк, ишетәсеңме? Һәрвакыт! Хәтта үз-үзең белән дә. Йодрыкларны кысып, күз яшьләрен йотып, елмаеп көрәшергә. Теләгәнеңә, хыял яки максатыңа омтылырга кирәк. Ахырга кадәр. Һәрчак.

Әниләр көне мөбәрәк булсын!💖 Барлык әниләргә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, җылылык һәм бәхет телибез. Барысы өчен дә рәхм
Әниләр көне мөбәрәк булсын!💖 Барлык әниләргә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, җылылык һәм бәхет телибез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!♠️

Туган илнең җире — җәннәт, суы — ширбәт.

Яшь барган саен, аңлыйсың: дусларның саны түгел, сыйфаты мөһим.

Үзен хөрмәт иткән хатын ирен яманламас. Г. Әпсәләмов

Татарстан байрак көне котлы булсын! 💚 Бүген без халкыбызның горур символларының берсе — Татарстан Дәүләт байрагына багышланг
Татарстан байрак көне котлы булсын! 💚 Бүген без халкыбызның горур символларының берсе — Татарстан Дәүләт байрагына багышланган көнне билгеләп үтәбез. Яшел — тереклек һәм яңарыш, Ак — сафлык һәм татулык, Кызыл — көч, батырлык һәм мәхәббәт. Бу өч төс безнең тарихыбызны, рухыбызны һәм киләчәккә омтылышыбызны чагылдыра.

Үз җаныңда тынычлык тап. Калган бары да сине үзе табыр.

Татарлар һәм башкортлар — гомер-гомергә туганнар, дуслар. Шулай булып калсын! Ничек кенә аркабызга суксалар да, без бирешергә тиеш түгел. Без — бердәм халык! Фирдүс Тямаев

Йөрәкне сакларга кирәк. Һәм үзеңнекен генә түгел.

Тормышның һәр мизгеленнән ләззәт ала белсәң генә, рух күтәренке була. Марсель Галиев

Югарыга карап үрнәк ал, түбәнгә карап гыйбрәт ал. Татар халык мәкале

Яхшы эшләреңне онытмаучылар аз булса да булыр, әмма син үзеңнең хата эшләреңне онытма. Ризаэддин Фәхретдин

Дөресен сөйләш, истә калдырырга ансат булыр. Марк Твен

Иҗат — гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык. Хәсән Туфан

Берәр кешедән үч алырга теләсәгез, ул кешене онытыгыз, хәтерегездән чыгарып ташлагыз. Ул кешенең исемен башка беркайчан да телгә алмагыз. Иң көчле, җайлы үч алу ысулы шушы. Януш Леон Вишневский

Теләсәң, мең ысул табарсың, теләмәсәң — мең сәбәп...

Әгәр ышанмасыннар дисәң, дөресен сөйлә. Әхсән Баян

Китап укучыга беркайчан да күңелсез түгел. Ирвин Уэлш

Мәхәббәт ул бер-береңнән яхшылык, матурлык эзләү. Табарга теләгәннәр, таба белгәннәр бәхетле, ә табарга теләмәгәннәр, табарга өйрәнмәгәннәр — бәхетсез. Рабит Батулла