Дөрес сүзгә җавап юк!
前往频道在 Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
显示更多1 678
订阅者
无数据24 小时
+47 天
-630 天
帖子存档
Язмышның иң зур бүләге — "булуың өчен рәхмәт" дип әйтерлек кешеләр.
Эрсин Тәзджан
Кеше надан булса, ул аннан котыла алмый. Ул надан профессор, надан академикка хәтле күтәрелә ала, әмма наданлык барыбер кала.
Мөхәммәт Мәһдиев
Берәү күлләвеккә карап балчык кына күрә, ә берәү — анда чагылучы йолдызларны.
Иммануил Кант
Артта калган көннәр синеке түгел, алдагы көннәр – исән булсак, безнеке. Онытма: киләчәктә сине картлык көтеп тора. Көч бар чакта эшлисе эшне эшләп, яулыйсы үрләрне яулап калырга кирәк. Ычкындырма мөмкинлекне...
Миргазиян Юныс
Безнең телебезне, милләтебезне без сакларга тиеш, чөнки ул Раббыбызның әманәте.
Камил хәзрәт Самигуллин
Җирдәге һәр кеше үз өендә, үз ишегалдында, үз бакчасында тәртип урнаштырырга тиеш. Җирдәге һәр кеше бәхетле булса, ил дә бәхетле була.
Разил Вәлиев
Ир бозылса — гаилә бозыла, хатын бозылса — халык бозыла.
Татар халык мәкале
Ничек инде ана сөте белән кергән телне ташлап, чит телдә язарга була?
Миргазиян Юныс
Мәхәббәте аз булган кеше мәхәббәт турында күп сөйли. Яратырга сәләтле кеше сөйләми. Ул ярата.
Зөлфәт Хәким
