ch
Feedback

不要被骗子欺骗!Telemetrio 会找到并标记这些频道 👉 如果想查看标记,请订阅

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

前往频道在 Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

显示更多
1 678
订阅者
无数据24 小时
+47 天
-630 天
帖子存档
Югарыга карап үрнәк ал, түбәнгә карап гыйбрәт ал. Татар халык мәкале

Яхшы эшләреңне онытмаучылар аз булса да булыр, әмма син үзеңнең хата эшләреңне онытма. Ризаэддин Фәхретдин

Дөресен сөйләш, истә калдырырга ансат булыр. Марк Твен

Иҗат — гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык. Хәсән Туфан

Берәр кешедән үч алырга теләсәгез, ул кешене онытыгыз, хәтерегездән чыгарып ташлагыз. Ул кешенең исемен башка беркайчан да телгә алмагыз. Иң көчле, җайлы үч алу ысулы шушы. Януш Леон Вишневский

Теләсәң, мең ысул табарсың, теләмәсәң — мең сәбәп...

Әгәр ышанмасыннар дисәң, дөресен сөйлә. Әхсән Баян

Китап укучыга беркайчан да күңелсез түгел. Ирвин Уэлш

Мәхәббәт ул бер-береңнән яхшылык, матурлык эзләү. Табарга теләгәннәр, таба белгәннәр бәхетле, ә табарга теләмәгәннәр, табарга өйрәнмәгәннәр — бәхетсез. Рабит Батулла

Мәхәббәт өч ел яшәми. Мәхәббәт өч көн дә яшәми. Ике йөрәк күпме теләсә, шул кадәр яши.

Repost from N/a
photo content

Халыкка файдалы булган эш үзеңә дә файдалы. Хөсни Кәрим

Талашу һәм үпкәләүләрсез мөнәсәбәтләр булмый. Көчлеләр талаша да, үпкәләшә дә, тик бергә кала. Ә көчсезләр алмаш эзли...

Тел — ата-ана әманәте, әманәтне балаңа тапшырмау — ата-анаңа хыянәт. Фирдәвес Зариф

Оныта белү — сәләт. Р. Мөхәммәдиев

Тормыш сынауларыннан чиста рух белән чыга алу кешенең иң зур бәхетедер. Мөхәммәт Мәһдиев

Безне иң каты яратучылар безнең арадан бик тиз китәләр...

Туган тел — саекмас чишмә.

Мәхәббәт ул — яшәргә теләү. М. Горький

Бәхетле булыр өчен, иң беренче чиратта, үз-үзең белән көрәшергә кирәк.