ch
Feedback

不要被骗子欺骗!Telemetrio 会找到并标记这些频道 👉 如果想查看标记,请订阅

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

前往频道在 Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

显示更多
1 678
订阅者
无数据24 小时
+47 天
-630 天
帖子存档
Тамчы тама-тама таш тишә.

Караңгылыкны сүккәнче, бер нәни шәм кабызып куй. Конфуций

Аты шәп хуҗаның атлавы да шәп. Марсель Галиев

Кешене ямьсез сүз әйтеп төзәтеп булмый. Туфан Миңнуллин

Кешеләрдән матурлык белән йомшак ягын эзләүче түгел, ә гади булып калып, шатлык өләшүче күркәм!

Дөнья — китап ул. Сәяхәт итмәүчеләр аның бер сәхифәсен генә укый. Аврелий Августин

Ахирәт оҗмахында Сез дөньялыкта яраткан кешегез белән булырсыз, ИншаАлла. Мөхәммәд (с.г.в)

Китапларны яндырудан да хәтәррәк җинаятьләр бар. Мәсәлән, аларны укымау. Рэй Брэдбери

Һәр кешенең язмышы үз кулында. Дөнья артыннан куганда, Ахирәткә барасыңны онытмыйча, ялгышлардан сакланып, үз-үзеңә ышаныч һәм намус белән яшәргә кирәк!

Ата йөрәге — таудан өлкән, ана йөрәге — диңгездән тирән. Татар халык мәкале

Дөнья искиткеч матур! Гүзәллекне тоя белгән бер генә кеше дә аңа битараф кала алмый. Аллаһның кодрәтен тоеп, шөкер кылып яшәргә язсын!

Иң җиңеле — читтән карап тәнкыйтьләү.

Гыйлем — икеләнү вакытында юлдаш, аулакта иптәш, дошманнарга каршы торачак ышанычлы бер корал булыр. Ризаэддин Фәхреддин

Елга һәрвакыт ике ярлы була. Рабит Батулла

Кешене иң бөек дәрәҗәләргә җитештергән һәм исемнәрен соңгы буын кешеләргә калдырган нәрсә — гыйлемдер. Ризаэддин Фәхреддин

Гашыйклар ай яктысында да кызына. Шәүкәт Галиев

Гыйлемнән артык байлык, наданлыктан артык фәкыйрьлек юктыр. Ризаэддин Фәхреддин

Җилгә каршы очкан саен кошлар югарырак күтәрелә. Уинстон Черчилль

Акчаң булса бар да дус шул, бар да яр. Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр...

Акыллы хатаны үзеннән эзли, акылсыз — башкалардан.