ch
Feedback
Ирек мәйданы газетасы

Ирек мәйданы газетасы

前往频道在 Telegram

Иң күп тиражлы татарча газеталарның берсе. ☘️Ил-көн яңалыклары ☘️Кызыклы әңгәмәләр ☘️Уңган кешеләр ☘️Дин ☘️Сәламәтлек ☘️Бакчачы почмагы ☘️Сорау-җавап ☘️Яңа рецептлар Хәбәрләшү өчен — @hisamova19

显示更多
1 086
订阅者
无数据24 小时
-17
-330
帖子存档
— Башта район үзәгендәге дамбаны бәрде. Аннары Иске Ирән елгасы башланган урында шул авылдагы дамбаны җимерде. Шуннан соң ике дамба суы җыелып, Ирән елгасы буйлап агып төште, — ди Октябрьский районының Ишем авылында туып-үскән Лилия Шипшова. — Ике катлы өйләрнең икенче катына хәтле менде су. Кайбер өйләр, мунчаларны агызып китте. Бик куркыныч булды ул. Әти-әнием Ишемдә яши. Өебез елгадан ерак түгел. Моңа хәтле бер тапкыр су басу булган иде. Ул чакта бәрәңге, яшелчә бакчаларына зыян килде. Ул су китеп тә өлгермәде, яңадан менә шундый хәл. Ишегалларыбызда су 1 метрга күтәрелде. Халыкны катер белән эвакуацияләделәр. Өйдән өйгә йөреп, чыга алмаучыларга ярдәм күрсәттеләр. Әти соң минутка кадәр китмәде. Авыл җирлеге башлыгы Владислав Гарипов өйләргә кереп, кемгә ничек булышырга дип, хәл белешеп йөрде. Рәхмәт аңа! Су безнең өйгә дә керде. Келәм, җиһазлар, суыткыч, туңдыргыч... — барысы да су эчендә. Бәрәңге, бакча атна буе су астында. Ашарга яраклыдырмы, белмибез. 15 ләп сарыгыбыз бар, әти аларны күтәреп печәнлеккә менгергән. Кемнәрдер терлекләрен урман якларына, тауларга илтеп бәйләде. Кайберәүләр машиналарын югарыда яшәүчеләрнең гаражына, ишегалдына күчерде. Бөтен әйберне ташып та булмый. Өлгермәүчеләрнең утыннары акты. Килгән зыян санап бетергесез. Атна буе ут юк. Олы яшьтәге апа-абыйлар, күп балалы гаиләләр, матди кыенлык кичерүчеләр... — төрлесе бар. Башта үзебезнең гаилә өчен дип кенә счет ачкан идек. Хәзер инде әлеге хәлләрне күпләр белә. Җыелган акча белән авылда беренче чиратта ярдәм кирәк кешеләргә булышачакбыз. Лилия ЙОСЫПОВА. 🍀P.S. Пермь краеның Октябрьский районында авыр хәлдә калган татар авылларына ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: 8-912-284-82-40 (“Сбербанк”, Эльнара Сиреневна Рахимова исемендә). messenger.online.sberbank.ru/sl/huxAWnq... Эльнара Сиреневна Рахимова(Валиуллина) Кемнәрдә "Сбербанк" юк, ләкин бәладә калганнарга булышасы килә — "Т-банк"та да ярдәм счеты ачылган: tbank.ru/cf/4cAeCZV... Шарафутдинова А.Р.

“БУА ТАШЫЙ, АСФАЛЬТ ИШЕЛӘ, ӨЙЛӘРНЕ СУ БАСА...” Быел җәй яңгырларга бай булды. Пермь краеның Октябрьский районында көчле яңгыр
+3
“БУА ТАШЫЙ, АСФАЛЬТ ИШЕЛӘ, ӨЙЛӘРНЕ СУ БАСА...” Быел җәй яңгырларга бай булды. Пермь краеның Октябрьский районында көчле яңгырлар 13 июльдә үк башланган. Башта бакчаларны су баскан. Соңгы көннәрдәге явым-төшем Ирән елгасы буендагы авылларга, анда яшәүче халыкка зур зыян китергән.

“БӘБИ КӨТӘБЕЗ” Миләүшә САФИНА, җырчы: — Дүртенчегә бәби көтәбез. Әлегә кем булачагы билгеле түгел. Күңелем белән кыз көтәм. А
“БӘБИ КӨТӘБЕЗ” Миләүшә САФИНА, җырчы: — Дүртенчегә бәби көтәбез. Әлегә кем булачагы билгеле түгел. Күңелем белән кыз көтәм. Аллаһ боерса, нарасый февральдә туа. Олы кызым Мәрьямгә — 15, улларыбыз Даниярга — 6, Дияска 5 яшь тула. Бу йөклелекне авыррак кичерәм. Токсикоз, хәлсезлек борчый. 37 яшь үзенекен итә. Мәрьям үзенчәлекле бала булгач, гел янында торырга кирәк. Кайчак игътибарым аз дип борчылам, шөкер, ике яклап та әниләр булыша. Ирем Фагыйль — зур терәк. Бизнес төзим. Эшләмичә булмый, ир акчасын гына көтеп ята торган замана түгел.

ФИНЧА КЫЯР 2 кг кыяр, 1,5 л су, 100 г шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы гәрчич орлыгы, 4-5 хуш исле борыч, 3 лавр яфра
ФИНЧА КЫЯР 2 кг кыяр, 1,5 л су, 100 г шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы гәрчич орлыгы, 4-5 хуш исле борыч, 3 лавр яфрагы, 100 мл 9 %лы аш серкәсе. Зур кәстрүлгә барлык ингредиентларны да салырга һәм кайнатып чыгарырга. Аш серкәсе өстәргә. Кыярны түгәрәкләп турарга һәм маринадка салырга. 3-5 минут (кыяр төсен үзгәрткәнче) тотарга. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән ябып куярга. Ләйсән ХАНТИМЕРОВА, Кукмара районы Чишмәбаш авылы.

“ОНЫКЛАР БЕЛӘН МӘШ КИЛӘМ” Зөлфия АВЗАЛОВА (Әлфия Авзалованың кызы): — Биш оныгым бар, шуның дүртесе җәйге ялны миндә уздыра.
“ОНЫКЛАР БЕЛӘН МӘШ КИЛӘМ” Зөлфия АВЗАЛОВА (Әлфия Авзалованың кызы): — Биш оныгым бар, шуның дүртесе җәйге ялны миндә уздыра. Бергәләп төрле җирләргә барабыз. Олы кызым Ләйсән Америкада гомер итә, 4 бала тапты. Төпчегем Рената кызы өчен Грузиядә яшәргә калды. Табиблар, кызыгызның сәламәтлеге өчен әлеге илнең тау һавасы файдалы, диде. 24 сентябрьдә Камал театры артистлары әнигә багышланган “Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл” спектаклен Мәскәүдә күрсәтә. Минем тарафтан аңа да әзерлек эшләре башланды.

“РОЛЬЛӘР ГЕЛ БАР, ӘММА...” Түбән Кама театры артистлары Гүзәл ШӘМӘРДАНОВА һәм Юрий ПАВЛОВ Казан театр училищесында укыганда т
+2
“РОЛЬЛӘР ГЕЛ БАР, ӘММА...” Түбән Кама театры артистлары Гүзәл ШӘМӘРДАНОВА һәм Юрий ПАВЛОВ Казан театр училищесында укыганда таныша. Гүзәл — Казан кызы. Әти-әнисе чыгышы белән Балык Бистәсе районының Укмас һәм Актаныш районының Карт авылыннан. Ә Юрий — Балтач районы Субаш авылы егете. Инде эшкә урнашканнарына да 20 елга якынлашкан икән. Гаиләләре дә түгәрәк. Күптән түгел кабат әти-әни булдылар. — Юрий, котлыйбыз! Хәзер Гүзәл белән дүрт малай үстерәсез! Дүртенчегә кыз көткән булгансыздыр әле? — Камал, афәрин, тфү-тфү, әнисенең сөенече, юанычы. Туганына ике айдан артты, елмаеп, “ыгы-мыгы” килеп ята. Элегрәк кыз булсын, дип уйлый идем. Хәзер инде күндем. Дүрт малай бит ул! Сау-сәламәт үссеннәр. — Дүрт баланы тәрбияләргә вакыт, көч, түземлек белән бергә, акчасы да кирәк. Театрда хезмәт хакы зур түгел... — Акчага килгәндә, тота белсәң, җитәдер ул. Тик акча тота белмәгәч... Лилия ЙОСЫПОВА. 🍀КЫЗЫКЛЫ ӘҢГӘМӘ — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН САНЫНДА.

БАЛ КОРТЛАРЫ УРМАНГА ЗЫЯН КИТЕРӘ АЛАМЫ? Тукай районының Яңа Бүләк авылыннан умартачылар гаиләсе Рамилә белән Равил Төхбәтулли
+1
БАЛ КОРТЛАРЫ УРМАНГА ЗЫЯН КИТЕРӘ АЛАМЫ? Тукай районының Яңа Бүләк авылыннан умартачылар гаиләсе Рамилә белән Равил Төхбәтуллиннар, бал аерту эшләре белән шөгыльләнер урынга, суд юлын таптарга мәҗбүр. Түбән Кама урман хуҗалыгы аларны җир кишәрлегеннән законсыз файдалануда гаепли. Моннан тыш Төхбәтуллиннарга, умарталары урманга, табигатькә зыян китергән дип, зур күләмдә штраф та салганнар. Монысы бер хәл, гомерен бал кортларына багышлаган Равил абыйга тагын бер гаеп тагалар. Имеш, алар җирдән файдаланган вакытта, табигатькә, урман фондына зыян килгән. Моның өчен 129 мең сумнан артык штраф түләргә тиешләр. — Ирем 30 елдан артык урман хуҗалыгында умартачы булып хезмәт куйды. Аңа фидакарь хезмәте өчен мактау хаты бирәсе урында, суд юлында йөртеп, штраф салып, теңкәсенә тияләр, — ди Рамилә апа... Эльвира МОЗАФФАРОВА. 🍀ТУЛЫ ЯЗМА — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ ИРТӘГӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА, 16 НЧЫ ИЮЛЬ САНЫНДА.

“СЕБЕРКЕНЕ ТУҢДЫРЫП КУЯМ” — Киптергән себеркене куярга урыныбыз юк. Шуңа да соңгы арада җайлы ысул таптым, мунча себеркесен к
“СЕБЕРКЕНЕ ТУҢДЫРЫП КУЯМ” — Киптергән себеркене куярга урыныбыз юк. Шуңа да соңгы арада җайлы ысул таптым, мунча себеркесен катырып куям. Моның өчен яңа җыеп бәйләгән себеркене яхшылап азык-төлек пленкасына төрәм. Туңдыргычка куям. Урынны да күп алмый. Бер себерке бер балык кадәр генә кала. Кайбер кеше, мондый себеркенең яфраклары тиз коела, дип зарлана. Катырылган себеркене дөрес кулланырга кирәк. Кыш көне салкын суга саласың, җебемичә пакетын ачарга ярамый. Катырылган себерке чабынганда мунчага хуш ис тарата, яңа җыелган кебек була. Әминә САФИНА, Кама Тамагы районы.

“ХАТЫН-КЫЗ ӨЧЕН ИҢ ЗУР БӘХЕТ — ӘНИ БУЛУ” Танылган алып баручы, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директор
+1
“ХАТЫН-КЫЗ ӨЧЕН ИҢ ЗУР БӘХЕТ — ӘНИ БУЛУ” Танылган алып баручы, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары, Мәскәүдәге филиалы — “Медиахолдинг ТНВ” директоры Динә Газалиева бик күп илләргә сәяхәт итә. Үзенең “Tatarstan Today. Открытый миру" тапшыруында ул Татарстанның чит илләр белән элемтәләре, халыкара аренада тоткан урыны турында сөйли. — Биеклектән куркасыз дип беләм. — Куркам шул. Берсендә Санкт-Петербургка баргач, йорт түбәләренә экскурсиягә мендек. Түбәдә стендап яздырырга тиеш идем. Тик микрофон тотып камера каршына баскач, аякларым калтырый башлады. Үзем дә сизмәстән, чүгәләдем дә түбәгә ике куллап ябыштым, үрмәләп төшәргә туры килде. Үзбәкстанда Бохара шәһәрендә мине дөягә утырттылар да: “Камерага берәр сүз әйт, кул болга”, — диләр. Куркуымнан мескен хайванны чытырдатып кочакладым. Телемне дә әйләндерә алмадым. — Динә Әлифовна, ни өчен Мәскәүгә китеп төпләнергә булдыгыз?.. Эльвира МОЗАФФАРОВА. 🍀ТУЛЫ ӘҢГӘМӘ — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ 9 НЧЫ ИЮЛЬ САНЫНДА.

“СУД КӨТӘБЕЗ” Лилия БИКТИМЕРОВА, Уфада яшәп иҗат итүче җырчы (җырчы Гөлназ Асаеваның әнисе): — Быел февральдә кызыбыз Гөлназ
“СУД КӨТӘБЕЗ” Лилия БИКТИМЕРОВА, Уфада яшәп иҗат итүче җырчы (җырчы Гөлназ Асаеваның әнисе): — Быел февральдә кызыбыз Гөлназ юл һәлакәтенә очраган иде. Җинаять эше ачылды. Хәзер августта булачак судны көтәбез. Икенче як канәгатьсезлек белдерә, нахак сүз дә күп инде. Барыбыз да борчылабыз, Гөлназ гаебен таный. Булдыра алганча зыян күрүчеләргә ярдәм иттек.

ЕГЕТЛӘР СОЛДАТТАН КАЙТА! Авылларда күңелле чак. Егетләрнең күбесе хәрби хезмәттән кайта. Хәзер армиягә озатуны гына түгел, ка
ЕГЕТЛӘР СОЛДАТТАН КАЙТА! Авылларда күңелле чак. Егетләрнең күбесе хәрби хезмәттән кайта. Хәзер армиягә озатуны гына түгел, каршы алуны да бәйрәм кебек күңелле итеп уздыра яшьләр. Арча районының Урта Сәрдә авылында дүрт егет бер көнне хәрби хезмәттән кайткан: Илсаф, Алмаз, Дәниф һәм Альберт. Дүрт егет. Дүртесе дә хәрби киемнән. Кулларында әниләренә, кыз туганнарына дигән чәчәк бәйләмнәре. Авыл урамнары буйлап горур атлыйлар, алар артыннан машиналар тезелгән, кычкырталар, сызгыралар. Егетләрне каршы алырга чыккан халык аларга кул изи, кочаклый, хәл белә, фотога төшерә. Солдатларны каршы алган һәр гаилә бәйрәм табыны әзерләгән. — Улым кайтышына ул яраткан ризыкларны әзерләдем. Коръән укыттык. Соңгы елларда авылда армиядән кайткан егетләр хөрмәтенә дини мәҗлесләр оештыру күркәм гадәткә әйләнде, — ди Илфира апа Зарипова... Эльвира МОЗАФФАРОВА. 🍀ТУЛЫ ЯЗМА — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ 9 НЧЫ ИЮЛЬ САНЫНДА.

“АВЫР ЕЛЛАРДА ДА ЧИТЕКЛӘР ТЕГҮДӘН ТУКТАМАДЫК” 2006 елда Арча милли аяк киеме фабрикасы тулысынча ябылганчы ук читек-чүәкләр т
+4
“АВЫР ЕЛЛАРДА ДА ЧИТЕКЛӘР ТЕГҮДӘН ТУКТАМАДЫК” 2006 елда Арча милли аяк киеме фабрикасы тулысынча ябылганчы ук читек-чүәкләр тегүне төп хезмәте иткән иҗатчылар, җитәкчеләр барлыкка килгән иде инде. Шуларның берсе — Арча милли аяк киеме фабрикасында күп еллар генераль директор булып эшләгән хөрмәт иясе Илдус Гайнетдинов. Соңрак Илдус Хаҗимулла улы җәмәгате Әлфия Наил кызы Артемьева белән шушы гамәли сәнгатебез юнәлешен дәвам итеп, 2010 елда “Сәхтиян” компаниясен ачты. ...— Артемий Андреевич, коллектив зурмы? — Эшләнмәләребезне Биектау районының Дөбъяз авылында җитештерәбез. Коллективыбыз бик дус, өйрәнчекләр белән бергә 40 кеше. Шуларның 25 е — чигүчеләр. Аларның һәрберсе үз эш өлкәсенең искиткеч булдыклы осталары! — Сезнең кибеттә “Айгөл”, “Хәлимә”, “Миләүшә” һ.б. аталышлы читекләр сатыла. Ярымсапоги, туфли, ботильон, чүәкләр өчен дә татар исемнәрен сайлагансыз... Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 🍀ТУЛЫ, КЫЗЫКЛЫ ӘҢГӘМӘ — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ 2 НЧЕ ИЮЛЬ САНЫНДА.

“КОЛГАГА МЕНҮ ЧИТТӘН ГЕНӘ ҖИҢЕЛ КҮРЕНӘ” Чаллы егете Әмир Хаҗиевны хәзер күпләр таныйдыр. Күп Сабантуйларда колгага менү буенч
+2
“КОЛГАГА МЕНҮ ЧИТТӘН ГЕНӘ ҖИҢЕЛ КҮРЕНӘ” Чаллы егете Әмир Хаҗиевны хәзер күпләр таныйдыр. Күп Сабантуйларда колгага менү буенча аңа тиңнәр юк. Әле күптән түгел генә Башкортстанның Борай районында булып кайтты Әмир. Колгага 13 секундта менеп, җиңү яулаган. Яңгырлы көн дип тормады, Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта оештырылган Сабантуйга да килде ул. 26 метр биеклектәге колгага 22 секундта менеп, I урынга лаек булды. Колга башына бәйләнгән сөлге һәм көнкүреш техникасы тапшырдылар үзенә. Әмирнең әти-әнисе чыгышлары белән Менделеевск районының Песәй авылыннан. Егетнең колгага менү буенча беренче тәҗрибәләре дә шунда башлана... Лилия ЙОСЫПОВА. 🍀ТУЛЫ ЯЗМА — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ 2 НЧЕ ИЮЛЬ САНЫНДА.

КАРЛЫГАННАН ЖЕЛЕ 1,5 кг карлыган, 1,2 кг шикәр комы. Карлыганны юарга, суын саркытып, иттарткычтан чыгарырга. Блендер кулланы
КАРЛЫГАННАН ЖЕЛЕ 1,5 кг карлыган, 1,2 кг шикәр комы. Карлыганны юарга, суын саркытып, иттарткычтан чыгарырга. Блендер кулланырга да мөмкин. Соңыннан иләк аша сөзеп, вак төшеннән чистартырга. Шикәр комы салып, яхшылап болгатырга. Катнашманы кәстрүлгә бушатып, сүрән утка куярга. Болгатып һәм өстендәге күбекне җыеп торырга. Кайнап чыккач, уттан алырга. Суынгач, банкаларга тутырып, суыткычта сакларга. Фото: ©danilovajanna/123rf.com

“БИК КУПШЫ БУЛМАСА ДА, ТУЙ КИРӘК" Җырчы һәм алып баручылар Гөлназ-Илсур ШӘРИПҖАНОВларны никах, туйларда эшләргә бик еш чакыра
“БИК КУПШЫ БУЛМАСА ДА, ТУЙ КИРӘК" Җырчы һәм алып баручылар Гөлназ-Илсур ШӘРИПҖАНОВларны никах, туйларда эшләргә бик еш чакыралар. — Сер түгел, арзанга эшләмибез. Туй биш сәгатьтә үтә дә китә. Ә ул яхшы узсын өчен, аңа хәтле башкарылган күпме эш күренми, — ди Гөлназ. — Хәзер яшьләрнең күбесе туйларны “два в одном”, хәтта “три в одном” итеп үткәрә: башта никах укыталар, аннары теркәлү оештыралар һәм шуннан соң банкет өлеше. Бу — бик яхшы формат, үземә дә ошый. Бердән, экономияле. Фотограф, видеографны да бер көнгә генә яллыйсың. Икенчедән, банкет өлеше шунда ук. Кайбер кунаклар ерактан икән, бер тапкыр гына килә дә шуның белән бетте. Ә зурлап үткәрү дигәндә... Майда Болгарда никах форматында бик матур хәләл туй уздырдык. Анда 31 кунак иде. Ләкин ул никахның бюджеты 2,2 миллион сум. Мәсәлән, Арча, Балтач районнарында кафе-ресторанда шундый туйны 100 кунак чакырып та 500-700 мең сумга уздырып булыр иде. Бу туй нәрсә белән аерылып торды:.. Лилия ЙОСЫПОВА. 🍀ТУЛЫ ЯЗМА — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ 2 НЧЕ ИЮЛЬ САНЫНДА.

Июльгә дә аяк бастык. Авылларда халык печән әзерләү белән мәшгуль. Гөлназ ШАКИРҖАНОВА, Балтач районы Куныр авылы: — Абыем Рәи
Июльгә дә аяк бастык. Авылларда халык печән әзерләү белән мәшгуль. Гөлназ ШАКИРҖАНОВА, Балтач районы Куныр авылы: — Абыем Рәис Гарипов Балтач районы Арбор авылында төп йортта яши. Күпләп мал асрый. Печән җирләре бар. Аннан сораштым. “Чыгышы бик әйбәт булды. Яңгырлар киткәнче, сенажга төрә алдым, бераз сатарлык та печәнем бар. Дым булды. Болын-елгаларда печән әйбәт. Җирләремне гел яңартып торам, эшкәртәм. Ел да печән яхшы була. Тырышырга кирәк. Сабыр булсаң, Аллаһы Тәгалә бирә”, — ди. Печән бәясе: 110 лы рулон — 1200, 120 ле — 1300, 140 лы — 1500 сум. Лилия ЙОСЫПОВА. 🍀Сезнең якларда хәлләр ничек? Печән чыгышы яхшымы? Җыеп урнаштыра алдыгызмы? Печән сатучылар күренәме? Бәяләр ничек?

“РИЗЫК ТӘМЛЕ БУЛСЫН ӨЧЕН, КҮҢЕЛЕҢ ЧИСТА БУЛУ КИРӘК” Татарстанның атказанган аш-су остасы Резеда апа ХӨСӘЕНОВА белән аның Каза
+1
“РИЗЫК ТӘМЛЕ БУЛСЫН ӨЧЕН, КҮҢЕЛЕҢ ЧИСТА БУЛУ КИРӘК” Татарстанның атказанган аш-су остасы Резеда апа ХӨСӘЕНОВА белән аның Казандагы “Тәмле булсын” ресторанында күрештек. Һәрчак эш белән мәшгуль, эшмәкәр хатын-кыз ул, үзе машина йөртә. Гади генә авыл кызының ресторан хуҗасы дәрәҗәсенә күтәрелүенең сере нидә? — Буада кондитер цехында башлаган идем эшемне. Күп сынаулар, авырлыклар аша узарга туры килде. Ашханәләр таркалган заманда үз ширкәтемне ачтым. Иртәнге сәгать биштә торып, өч сәгать эчендә буфетлар өчен 300 өчпочмак пешереп өлгертә идем. Банкетлар вакытында, җитәкче булсам да, үзем савыт-саба да юдым, официант эшен дә башкардым. Миңа хәзер: “Нигә шәһәр үзәгендә, Төркиядә үз туклану урыныгызны ачмыйсыз?” — диләр... Эльвира МОЗАФФАРОВА. 🍀ТУЛЫ, КЫЗЫКЛЫ ӘҢГӘМӘ — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ ИРТӘГӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА2 НЧЕ ИЮЛЬ САНЫНДА.

“ӘЗЕРЛӘНСӘҢ, БДИ КУРКЫТМЫЙ” Әмир Дәүләтшин Мөслим районының Вәрәшбаш авылыннан. Математика һәм физикадан имтиханны 100 әр бал
+1
“ӘЗЕРЛӘНСӘҢ, БДИ КУРКЫТМЫЙ” Әмир Дәүләтшин Мөслим районының Вәрәшбаш авылыннан. Математика һәм физикадан имтиханны 100 әр баллга тапшырган. — Математикадан имтиханга әзерләгән укытучым Рәмилә Госсамовага рәхмәт. Өстәмә дә укыдым. Әзерләнсәң, БДИ куркытмый, — ди Әмир. Вәрәшбаш авылында яшәсәләр дә, Әмир I сыйныфтан ук Мөслимдәге гимназиягә килеп укыган. — Авыл белән район үзәгенә 15 минутлык юл. Әмир математика белән кечкенәдән кызыксына. Республика, төбәк олимпиадаларында катнашып, гел призлы урыннар яулап килде. БДИ аның өчен шул олимпиадаларның дәвамы кебек булды. Көн саен укыды. Бик сабыр, тыныч бала. Улым ашарга да тәмле пешерә, — ди әнисе Ләйсән. Әмир А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетына (КАИ) укырга керергә хыяллана. КФУ IT-лицеен тәмамлаган Казан кызы Ләйсән Шакирова рус теле, химия һәм профильле математикадан БДИны 300 баллга тапшырган. Әле үзе дә ышанып бетә алмый. Аның белән дә аралаштык... Эльвира МОЗАФФАРОВА. 🍀ТУЛЫ ЯЗМА — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ 25 НЧЕ ИЮНЬ САНЫНДА.

ҖИР ҖИЛӘГЕ КАЙНАТМАСЫ Бу ысул белән кайнатканда, җир җиләге табигый төсен югалтмый, матур кала. 1 кг җир җиләгенә 1 кг шикәр комы, 0,5 стакан су кирәк. Аны 40-45 минут кайнатырга һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән каплап куярга. Лилия МОРТАЗИНА, Башкортстан, Илеш районы Ябалак авылы.

🍀Хөрмәтле укучыларыбыз! Быел яңа “Манзара” газетасы чыга башлады. Ул айга 2 тапкыр 32 битле булып дөнья күрә. “Манзара”да “И
🍀Хөрмәтле укучыларыбыз! Быел яңа “Манзара” газетасы чыга башлады. Ул айга 2 тапкыр 32 битле булып дөнья күрә. “Манзара”да “Ирек мәйданы”нда ай буе дөнья күргән төп язмалар басыла, телепрограммасы юк. Ягъни “Манзара”ны “Ирек мәйданы”ның кыска варианты дип әйтергә була, ул атналык “Ирек мәйданы” газетасын алдырмаучылар өчен чыга. Чөнки кайбер авылларда почта начар эшли, атналык газета соңарып килә яисә кемгәдер телепрограмма кирәкми. Шуларны истә тотып, айга 2 тапкыр төп язмаларны һәм сәхифәләрне үз эченә алган аерым газета әзерләргә булдык. “Манзара” газетасы турында “Ирек мәйданы”н алдырмаган күршеләрегезгә, туганнарыгызга, дусларыгызга да әйтсәгез иде. Чөнки “Манзара” — калын, бай эчтәлекле, бар гаилә өчен кызыклы газета. 🍀1-11 июньдә почтада “Манзара” газетасына 2026 елның икенче яртыеллыгына арзанрак бәядән язылып була — 6 айга 861 сум. “Манзара”га язылу индексы — ПД132 (ТР), ПД131 (РФ).