Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
前往频道在 Telegram
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
显示更多2 524
订阅者
无数据24 小时
-27 天
+2030 天
帖子存档
Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләрендә тәре йөреше узды
4 ноябрьдә Казан үзәгендә җирле православ чиркәве чираттагы тәре йөрешен үткәрде. Мондый чара Башкортстан шәһәрләрендә дә узды.
Ул гади бер "дини чара" дип кенә аталса да, зурлап оештырылган бу йөреш нинди шартларда үтә соң?
+4
АКШта узган ара сайлауларында демократлар Конгрессның ике пулатында да күпчелекне яулады.
Тарихи вакыйга да бар: Американың асаба (җирле) халыкларыннан булган Пегги Фланаган Миннесота сенаторы, Деб Һоланд исә Нью-Мексико губернаторы булып сайланды. Алар икесе дә – бу вазифаларда асаба халыклардан беренче хатын-кызлар.
Тулырак – без әзерләгән рәсемнәрдә.
@azatliqradiosi
Төркиядә Төрки дәүләтләр оешмасына керүнең мәҗбүри шартын атадылар
Төркиянең AK Parti фиркасенең рәисе урынбасары, төрки дәүләтләр белән мөнәсәбәтләр өчен җаваплы Күршад Зорлу белдерүенчә, төрки телләрнең берсен булса да рәсми тел дип танымаган ил Төрки дәүләтләр оешмасына әгъза була алмый.
Ул ТӨРКСОЙ белән Русиядәге милли республикалар арасындагы хезмәттәшлек тукталуын искә төшерде.
—Русиядәге Алтай, Тыва, Чуашстан, Башкортстан, Якутия һәм Татарстан ТӨРКСОЙда күзәтүче әгъзалар булып тора. Ләкин 2015 елда Русия Федерациясе кабул иткән карар белән әлеге республикаларның ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлеге гамәлдә туңдырылды. Шул көннән бирле ике як арасында бернинди очрашулар да, чаралар да үткәреп булмый, — диде ул социаль челтәрендә.Элеккеге елларда ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлек итүче Азатлык Радиосының бер әңгәмәдәше Казакъстан президентыннан Русияне Төрки дәүләтләр оешмасына алу турында чыккан тәкъдим сүз уйнату гына була ала, Русиянең бу оешмага керүе мөмкин түгел дип саный. Сәбәбе — оешманың кагыйдәләре.
— Минем белүемчә, Төрки дәүләтләр оешмасы кагыйдәләренә күрә, федерал дәрәҗәдә төрки телләрнең берсе дә рәсми тел статусына ия булмаган илләр оешмага әгъза да, күзәтүче дә керә алмый, — ди Азатлык әңгәмәдәше. — Русиядә дәүләт теле урыс теле. Әгәр, татар теле федерал тел дәрәҗәсенә күтәрелсә, бу мөмкин. Ләкин Мәскәү моңа әзерме? Юк дип уйлыйм. Гәрчә яхшы адым булыр иде.Кагыйдәләргә килгәндә, 2021 елда Төрки дәүләтләр оешмасының нигезләмәсе үзгәрде. Ул вакытта оешмага әгъза һәм күзәтүче булып керү шартлары яңадан каралды. Яңа кагыйдәләр нигезендә, төрки телләрнең кимендә берсе ил күләмендә дәүләт теле яки рәсми тел статусына ия булырга тиеш. Русиядә бер төрки тел дә рәсми түгел. 2021 елның декабрендә Төрки дәүләт оешасының ул чактагы баш сәркатибе Бәһдад Әмриев Төркия медиаларына илдә төрки халыкларның яшәве генә күзәтүче статусын алу өчен җитмәвен аңлаткан иде. Аның сүзләренчә, төрки тел аерым төбәктә генә түгел, ә бөтен илдә рәсми яки дәүләт теле статусына ия булырга тиеш. @azatliqradiosi
Бүген Русиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә
Рәсмиләр бу көнне патриотик вакыйга буларак тасвирларга тырыша, хәтта еш кына татарларның урыслар белән бергә көрәшүен күрсәтергә омтыла. Баштарак әлеге көнгә зур игътибар бирелмәсә, соңгы елларда дүрт гасыр элек булган вакыйгаларны тарихи пропаганда буларак кулланалар.
Халыклар бердәмлеге көне бүгенге хакимият уйлап чыгарган тарихи мифларга нигезләнгән, дип саный тарихчы Камил Галиев. Ул элек Азатлык Радиосына Фетнә вакыты, 1612 елда аның тәмамлану чорына бәйле бүгенге технологияләр һәм тарихи чынбарлык турында сөйләгән иде.
Аныңча, 4 ноябрь дә — Польшага һәм Көнчыгыш Европага каршы корылган бәйрәм. Кузьма Мининның татар булуы — миф. Хакимиятнең дүрт гасыр элек Русия мәнфәгатьләрен татарлар да яклаган дию — рәсмиләрнең деколонизация мәсьәләсеннән курку хисенә бәйле, диде ул.
@azatliqradiosi
Русия Төрки дәүләтләр оешмасында күзәтүче була аламы?
2026 елның 30 октябрендә Казакъстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев Әнкарада узган Төрки дәүләтләр оешмасының (ТДО) XIII саммитында Русияне оешма эшенә күзәтүче буларак яки "Төрки дәүләтләр оешмасы +" форматында җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Азатлык аралашкан белгечләр, Казакъстанның бу тәкъдиме Русиядәге төрки халыкларга уңай йогынты ясаячагына шикләнеп карый. Бигрәк тә Татарстан белән Башкортстан мисалында аларның Мәскәүнең Төркия, төрки дәүләтләрләр белән аралашуына риза түгел дип саный.
— Русия хакимияте һәрвакыт Төркиянең Татарстан яки Башкорстан белән бергә эшләвен өнәмәде. Ул элемтәләрнең ныгуын курка. Төрекләр Мәскәү, Питербур, Екатеринбур белән эшләсен, әмма Казан белән Уфага гына йөрмәсен. Менә аларның — төп теләге. Мәдәни, мәгариф багланышларны да теләмиләр. Бу куркыныч санала, татарлар, башкортлар Төркия хисабына ныгыр, көчәер дип курка. Шуңа уйдырма сылтау белән аларга ТӨРКСОЙ оешмасының эшләвен туктату да уңайлы булды. 2015 елдан бирле аның эшчәнлеген яңартырга да була иде, әмма Мәскәүгә дилбегәне каты тоту кирәк. Бүген Русия изоляциядә, аның белән аралашырга, хезмәттәшлек алып барырга ашкынып торучы дәүләтләр күп түгел. Шуңа күрә Казакъстанның бу тәкъдиме Русиягә мәртәбә генә өсти. Миңа калса, Русия бу оешмага керү белән татар яки башкортка мөнәсәбәт үзгәрмәс, — ди Азатлык әңгәмәдәше.Заманында Төркия Татарстан һәм Башкортстан белән тыгыз элемтәләр булдырырга тырышты, әмма нәкъ Мәскәү бу күпергә каршы төште. Русия хакимияте карары белән TÜRKSOY (Төрксой) Төрки халыкларның халыкара мәдәният оешмасы белән элемтәләрне туктата. Эшләр моның белән тукталмый. Казан федераль университетында Төркиянең Юныс Әмре исемендәге Төркияне өйрәнү үзәге ябыла. 2014 елда Казанда Turkvision халыкара җыр бәйгесе зурлап узды. Әмма 2015 елда моңа да нокта куелды. Азатлык аралашкан белгечләр, Казакъстанның бу тәкъдиме Русиядәге төрки халыкларга уңай йогынты ясаячагына шикләнеп карый. Бигрәк тә Татарстан белән Башкортстан мисалында аларның Мәскәүнең Төркия, төрки дәүләтләрләр белән аралашуына риза түгел дип саный. Аларның фикерләрен 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
+6
Татарча рокны Финляндия татарлары башлаган. "Чыңгызхан тавышы" һәм Başkarma – ничек башланган бу тарих?
Искә төшереп, 2019 елгы әңгәмәне рәсемнәргә җыйдык.
#архив
@azatliqradiosi
Казанның алты мәктәбе һәм Яшел Үзәннең ике мәктәбендә татар телен укытуда ясалма интеллектлы платформа кулланыла башлады.
Бу хакта Kazan Digital Week 2026 чарасында "На родном" порталы җитәкчесе Тимур Сәлимов белдерде. Бу эш быелның сентябрь уртасында башланды, ди ул.
Проектта барлыгы 40лап татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнаша, алар махсус уку узган һәм платформага кушылган. Бу платформа 30-60 секундта интерактив дәресләрне булдырырга мөмкинлек бирә. Моның өчен укытучыга дәрескә кирәкле материалларны йөкләргә генә кирәк, ди Сәлимов.
Ул бу платформа татар теле укытучыларына дәрескә әзерләнү вакытын кыскарта, бу эшне җиңеләйтә ди. Һәр интерактив дәрестә тавышлы "аватар" булдырыла, аның белән укучылар татар телендә аралаша ала.
Проектның сайтыннан күренгәнчә, бу портал Яшел Үзәннең 5нче гимназиясе һәм 7нче лицеенда, моннан тыш Сәләт аланнарында, Биләр форумында да кулланыла.
Хәзерге вакытта портал татар телендә генә эшли. Киләчәктә тагын нинди телләрдә булачагы турында 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Башкортстанда "Русия империясенең рәсми байрагын" яндыру эше нигезендә ике егеткә шартлы хөкем карары чыгарылган
Башкортстанның Белорет районара мәхкәмәсе ике егетне милли нәфрәт һәм дошманлык уятуда гаепле дип тапкан. Чаллыда яшәүче 18 яшьлек егетне ике елга, ә Уфада яшәүче 19 яшьлек егетне ике ел да ике айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
"Идел.Реалии" мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтанып язуынча, 2024 елның декабрендә яшьләр "акча вәгъдәсенә алданып" "Русия империясенең рәсми байрагын" яндырган. Эш материалларында әйтелгәнчә, гаепләнүчеләр байракка бензин сипкән һәм аны Башкортстанның Бөрҗән районына керү урынындагы стела янында яндырган. Бу хәлне алар телефонга төшергән.
Аннары егетләр Иске Сөбханкол авылындагы биналарга һәм коймлаларга "экстремистик эчтәлектәге" язулар калдырган. Моны алар "билгесез кешеләр төркемендәге урыс милләтеннән булган кешеләргә карата нәфрәт һәм дошманлык уяту максаты белән" эшләгән диелә. Нинди язулар калдырулары ачыкланмый.
Гаепләнүчеләрнең берсе интернетта эш тәкъдим итүләре турында сөйләгән. Аңа "йорт диварларында язулар язу, машиналарны фотога төшерү һәм яндыру, ширкәтләрне фотога төшерү" йөкләнгән булган.
Тулырак👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Русия президенты илнең кораллы көчләренең тәртип, гарнизон һәм каравыл хезмәтләре, шулай ук хәрби полиция уставына үзгәрешләр кертә торган фәрманны имзалады
Документ хәрби полициянең вәкаләтләрен шактый киңәйтә. Бу аеруча сугыш шартларына кагыла.
Аерым алганда, Хәрби полиция уставында җинаятьләрне тиз арада туктату һәм хокук бозучыларны тоткарлау өчен "тиз хәрәкәт итү төркемнәре" төзү каралган.
Хәрби полициянең хәрби бүлек командирлары тикшерү органнары вәкаләтләрен үзләренә буйсынган хәрбиләргә карата гына түгел, ә берләшмә командирына буйсынган хәрбиләргә һәм гражданлык персоналына карата да башкара алачак.
Кораллы бәрелешләр урыннарында, аерым очракларда, тоткарланганнарны озатып йөртү өчен махсус җиһазландырылган автомобильләр урынына гадәти транспорт чараларыннан файдаланырга мөмкинлек бирелә.
Моннан тыш, Тәртип уставына кертелгән үзгәрешләр тупас дисциплинар хокук бозулар исемлеген дә билгели. Мәсәлән, хәрби таныклыкны белә торып бозу яки саксызлык аркасында югалту, шулай ук Русия чикләреннән чыгу тәртибен бозу шундый хокук бозулар исемлегенә кертелә.
▪️Русиянең Украинага каршы алып барган баскын сугышында катнашучы хәрбиләргә карата хәрби полициянең рәхимсезлеге һәм аның хезмәткәрләренең башбаштаклыгы турында хәбәрләр вакыт-вакыт чыгып тора.
▪️Элегрәк Татарстаннан Рамил "Алга" сугышчыларының өйләренә җибәрелмәве һәм аларны хәрби полиция саклавы турында сөйләгән иде.
▪️ Сербларны Украинадагы сугышта Мәскәү ягында сугышсыннар өчен Русия гаскәренә җибәрү белән шөгыльләнгән Сербия ватандашы Деян Брич та элегрәк видеомөрәҗәгать яздырды. Анда ул 119нчы парашют-десант полкында сербларны ничек мыскыл итүләре турында сөйләде. Шушы хәлдән соң серблар янына үзләрен хәрби полиция дип таныштырган кешеләр килгән һәм аларга төрмә белән янаган. Аларга коралларын тапшырырга боерганнар, җиргә казып ясалган торакларыннан берничә тәүлеккә суыкка куып чыгарганнар, кыр ашханәсенә кертмәгәннәр. Соңрак хәрби полиция вәкилләре коралсыз сугышчыларны кыйнаган, һавага атып аларны атып үтерү белән янаган, дип сөйләде Берич.
@azatliqradiosi
5–7нче сыйныф укучылары өчен әзерләнгән яңа «Русиянең рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» курсының эчтәлеге 17 кыйммәткә нигезләнгән
Русия Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, традицион кыйммәтләр арасында ватанпәрвәрлек, гражданлык җаваплылыгы, ватанга хезмәт итү, матди байлыкларга караганда рухи кыйммәтләрнең өстенлеге, күмәклек һәм югары әхлакый идеаллар бар.
Министрлык элегрәк белдерүенчә, бу фәнне 2026/27 уку елының икенче яртыеллыгыннан 5нче сыйныф укучылары өйрәнә башлаячак, ә 2027/28 уку елыннан ул 6нчы һәм 7нче сыйныфлар тезмәсенә дә кертеләчәк.
«Бу фән федераль дәрәҗәдә расланган каһарманнар пантеонына таянып, традицион әхлакый кыйммәтләрне өйрәнүгә нигезләнә. Аның асылы — укучыларны илебез тарихында зур роль уйнаган күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыру», — дип белдерде Русия мәгариф министры Сергей Кравцов.
▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң хакимият мәгариф програмына зур үзгәрешләр кертте. Моны түрәләр "көнбатыш тәэсирен юкка чыгару" дип аңлата, ватанпәрвәрлек арттыру сылтавы белән Русия пропагандасы киң җәелә.
▪️Русия мәктәпләрендә 2022 елның 5 сентябреннән «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дип аталган дәрестән тыш шөгыльләр циклы да үткәрелә, 2023 елның сентябреннән — «Русия — минем офыкларым» һөнәри юнәлеш бирү курсы кертелде, ә «Тормыш иминлеге нигезләре» фәне «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» форматына үзгәртелде.
@azatliqradiosi
Татарстанның дәүләт бурычы 2026 елның сентябренә 78,4 миллион сумга арткан һәм 1 октябрьгә 74,51 миллиард сумга җиткән
Бурычның төп өлешен Мәскәүдән алган кредитлар тәшкил итә. “Бизнес Онлайн” финанс министрлыгыннан алган җавапка сылтанып язуынча, бу – 66,53 миллиард сум. Тагын 7,98 млрд сум республика дәүләт гарантияләренә туры килә.
Дәүләт бурычы төбәкләрнең кредит алып яшәргә мәҗбүр булуына бәйле. Керемнәр җитмәү сәбәпле, соңгы ике елда Татарстан үзендә инфраструктура проектларын федераль бюджет кредитлары алып тормышка ашыра башлады.
🔹Шул ук вакытта былтыр Татарстан Мәскәүгә барлыгы 1 трлн сумнан артык салым юллады.
🔹2026 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты 13,8 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде.
@azatliqradiosi
+6
Сара Садыйкованың бердәнбер кызы Әлфия Айдарская нәрсә турында үкенә? Ул әнисе турында китапларны нинди акчага чыгарып килде?
Шушы һәм башка темаларга 5 ел элек Айдарскаяның үзе белән сөйләшкән идек. Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулу уңаеннан шул әңгәмәне кабаттан искә төшерәбез.
@azatliqradiosi
Казаннар чүпнең вакытында чыгарылмавыннан зарлана
Казаннар чүп өемнәреннән туйган. Моның сәбәбе, шәһәрдә чүп чыгару өчен җаваплы ширкәтнең калдыкларны вакытында алып китмәве. Проблем турында бүген Казанның эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләшкәннәр.
Чүп чыгару өчен җаваплы «ПЖКХ» ширкәте җитәкчесе Ранур Шакиров әйтүенчә, алар эш күләменә өлгерә алмый, чөнки чыгымнар сизелерлек арткан, ә финанслау күләме үзгәрмәгән. Чүп аеруча күп җыелган урыннар махсус техника белән чистартыла.
«Вечерняя Казань» язуынча, Шакиров ширкәтнең авыр икътисади хәлдә булуын әйткән. Шуңа күрә чыгымнарны кыскартырга мәҗбүрләр. Көн саен линиягә чыгучы техниканың саны биш машинага киметелгән, административ һәм башка чыгымнар да кыскартыла. Әмма чүп чыгару хезмәтенең үзе кыскартылмый, дип ышандыра ширкәт вәкилләре.
Торак коммуналь хуҗалык идарәсе җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйнияттулин фикеренчә, финанс кыенлыклар аркасында чүп чыгару графигы үзгәрергә тиеш түгел.
Шул ук вакытта бюджет акчалары Русиянең Украинага каршы баскын сугышына китә. Татарстан Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен төзекләндерә. Республика әлеге төбәкләр өчен җаваплы итеп билгеләнде һәм даими рәвештә һуманитар ярдәм җибәрә.
Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә Русиянең Украинага һөҗүмендә катнашучыларның алты меңнән артык гаиләсен "муниципалитет көндәлек кайгырта" дигән иде.
@azatliqradiosi
✝️Быел Уфада биш тәре йөреше узачак
4 ноябрьдә Уфада тәре йөрешләре биш урыннан башланачак. Анда катнашучылар төрле урыннардан төрле сәгатьтә китәчәк һәм азакта дога кылу өчен Мәрьям ана Раштуасы чиркәвендә җыелачак. Тәре йөреше Казан изге ана иконасы көне һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уза.
Шул көнне Казанда да тәре йөреше узачак. Кайбер үзәк урамнар машиналар хәрәкәте өчен ябылачак.
▪️2024 елны Уфада узган тәре йөрешендә "Башкортстанның Урыс җәмгыяте" ("Русская община Башкирии») хәрәкәте вәкилләре дә катнашты. Тәре йөрешендә катнашучылар Русия байрагы, империя байрагын күтәрделәр.
▪️Олы көн бәйрәмендә (Пасха) Уфада Хач йөреше машиналарда узган иде. Ул вакытта машиналар колоннасын чаңнар сугып, “изге” су” сибеп күчмә чиркәү җитәкләп барды.
▪️Күптән түгел тынычлык сорап Уфа күгендә иконалар һәм догалар белән боралак очып узды.
▪️Тәре йөреше Казанда да елга берничә тапкыр үтә. Татар җәмәгатьчелеге православларга тәре йөрешенә рөхсәт бирелеп тә, татарларга хәтер көнендә Кирмәнгә килеп Сөембикә манарасы янында дога кылырга рөхсәт булмавын гаделсезлек дип белдереп килә.
@azatliqradiosi
+5
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Бүген калфаклы сандугач — композитор, татарның беренче опера җырчысы Сара Садыйкованың тууына 120 ел тула
Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Шул заманның данлыклы кызлар гимназиясе – Фатыйха Аитова мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлагач ул Казан педагогика техникумында укый. Техникумда җыр дәресләре алып барган остазы – татар халкының беренче композиторы С.Габәши Сараны хорда җырларга чакыра. 1921 елда Сара Садыйкова "Бүз егет" драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхибҗамал ролен башкара. 1922 елда Сара Садыйкова П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә (проф. М.Г. Цебушенко классы) укый. Мәскәү татар театрында төп рольләрдә уйный: Фәридә ("Кандыр буе"), Мәйсәрә ("Зәңгәр шәл"), Зәйнәп ("Оргнизатор"), Асия ("Аршин мал алан"), Галиябану ("Галиябану"). Шунда булачак ире – Газиз Айдарский белән танышып, 1924 елның сентябрендә гаилә коралар. Мәскәү консерваториясен уңышлы тәмамлап Казанга кайта, беренче татар опералары "Сания" һәм "Эшче"дә төп партияләрне башкара, монда аның җырчы (лирик колоратуралы сопрано) буларак гаҗәеп таланты ачыла.
Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Ул 1942 елда Ә.Ерикәй сүзләренә "Көтәм сине" тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Үзенең иҗат гомерендә ул 550гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә.
Берничә ел элек Азатлык Сара Садыйкованың бердәнбер кызы — Әлфия Айдарская белән күрешеп Сара ханымның яшәгән фатирлары, һәйкәл хәлләре, китаплар, җыр тарихлары турында әңгәмә корган иде.
Тулырак 👉монда укыгыз
@azatliqradiosi
Парижда ТИҮ рәисе Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә катнашкан
29 октябрьдә Парижның Пер Лашез каберлеге янында "Мемориал Франция" оешмасы уздырган "Исменәрне кайтару" чарасында ТИҮ рәисе, сәяси качак Фәрит Зәкиев та катнашкан.
Ул бабасы Гәрәев Зәки Гәрәй улы исемен укыган. Зәки Гәрәй Сарсаз Тәкермән авылы мулласы булган, Зәкиев сүзләренчә, аны 1937 елда атып үтергәннәр.
Фәрит Зәкиев Русиядә бүген сәяси эзәрлекләүләр күп, сәяси террор кире кайтарга мөмкин дип саный.
"ГУЛАГ кире кайтачак. Чөнки Сталинның канлы режимын торгызалар. Мәсәлән, Полярная Сова колониясе ГУЛАГ системасыннан калган лагерь. Анда сәяси тоткыннар Азат Мифтаховны һәм Бахром Хамроевны җәзалыйлар. Бернинди гаебе булмаган 71 Яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтовне 6 елга утырттылар", диде ул Азатлык Радиосына.
🔹️Совет Берлегендә "советка каршы" пропаганда алып барган дигән гаепләү белән 4 миллион 700 мең кеше кулга алынган. 1 миллион кеше атып үтерелгән.
@azatliqradiosi
"Азат милләтләр" лигасының төрки халыклар вәкилләре Русиянең Төрки дәүләтләр оешмасына кушылуына каршы чыкты
Русияне Төрки дәүләт оешмасына чакыру яки күзәүче статучы бирү тәкъдиме белән 30 октябрь көнне Әнкарада узган XIII саммитта Казакъстан президенты Касыйм Җомарт Токаев чыкты. Ул башка сәбәпләр белән беррәттән,Русиядә төрки халыклар яшәвен дә искә алды.
Шул ук вакытта мөрәҗәгать аторлары: "Русиядә төрки халыкларның мөстәкыйль тавышка ия булу хокукын Мәскәүнең алар исеменнән сөйләү хокукы белән алыштырырга ярамый", ди.
Алар Русиянең төрки республикалары җитәкчеләренең сәяси мөстәкыйльлектән мәхрүм булуына игътибар итә. Моннан тыш, 2015 елның декабрендә Русия мәдәният министрлыгының Алтай, Башкортстан, Татарстан, Саха, Тыва һәм Хакасиягә ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы белән элемтәләрне туктату таләбе куюын искә төшерә.
Шулай ук мөрәҗәгатьтә милли активистларның эзәрлекләнүе, Русиядә ана телләрендә белем алуның кыскартылуы, Татар иҗтимагый үзәге һәм "Башкорт" оешмаларының тыелуы, "Баймак эше" нигезендә кешеләрнең төрмәләргә утыртылуы турында да әйтелә.
Авторлар төрки халык вәкилләрен алдап һәм басым ясап Русиянең Украинага каршы баскын сугышына җәлеп ителүе турындагы хәбәрләргә дә сылтана.
Лиганың төрки халыклар вәкилләре Русия хакимиятенә алты таләп тә белдергән. Алар арасында төрки халыкларның халыкара мәдәни һәм сәяси элемтәләрен чикләүне туктату, милли активистларны, хокук яклаучыларны һәм иҗтимагый оешмаларны эзәрлекләүне туктату, төрки телләрдә тулы канлы белем алу мөмкинлеген торгызу, сугышта катнашуга мәҗбүр итүне һәм хәрби хезмәткә җәлеп иткәндә алдауны туктату, халыкларга үз республикаларының табигый байлыклары белән чын мәгънәсендә идарә итү хокукын бирү, милли үсеш, үзидарә һәм үз киләчәген мөстәкыйль билгеләү хокукларын гарантияләү бар.
Мөрәҗәгатьне башкорт һәм татарлардан Руслан Габбасов, Руслан Айсин, Аида Габдрахманова имзалаган. Шулай ук саха, чуаш, тыва һәм хакас хәрәкәтләре вәкилләре дә хуплаган.
@azatliqradiosi
Татарстан телевидениесы дикторы Абдулла Дубин вафатына
Азатлык Радиосында аның 2011 елда бирелгән интервьюсы саклана.
Бүген аны искә алдык.
Думага үтә алмаган Илдар Гыйлметдиновка Казанда вазифа тапканнар
Русия Думасында биш чакырылыш эшләгән Илдар Гыйлметдинов Казанга кайта. Думада «Татарстан фракциясе»нең элекке җитәкчесе Татарстан Мәгарифне үстерү институтын җитәкләячәк. Бу институт республика укытучыларын яңадан әзерләү белән шөгыльләнә. «БИЗНЕС Online» басмасына башкарма хакимият органнарына якын чыганаклар хәбәр итүенчә, Гыйлметдинов ректор вазифасында Людмила Ногъманованы алыштырачак. Бу ноябрь башында булырга тиеш.
Ногъмановага 72 яшь. Ул 2024 ел башында вафат булган Татарстан эчке эшләр министрының элекке урынбасары Рафил Ногъмановның тол хатыны. 2000 елларда ул ун ел дәвамында Татарстан мәгариф министры урынбасары булып эшләгән иде, Казан федераль университеты ректоры киңәшчесе булды. Аннары ТИСБИда эшләде, берничә ел ректор вазифасын башкарды. 2018 елда Татарстан Мәгарифне үстерү институтын җитәкләде.
Гыйлметдинов яшьрәк — аңа 64 яшь. Ул Думадп эшләвен дәвам итә алыр иде. Әмма басма чыганаклары әйтүенчә, узган чакырылышта депутат начар эшләгән. Милләтләр эшләре комитеты җитәкчеләренең берсе булуына карамастан, республика өчен мөһим булган берничә мәсьәләдә Татарстан мәнфәгатьләрен яклый алмаган.
Чыганаклар белдерүенчә, Гыйлметдиновның Думаның яңа чакырылышына кермәве — Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси карары.
Моннан тыш, Гыйлметдиновның тагын бер вазифасы саклана: 2007 елдан бирле уд Татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте (ФНКАТ) шурасы рәисе булып тора.
