Татар дулкыны
前往频道在 Telegram
Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny
显示更多未指定国家未指定类别
298
订阅者
无数据24 小时
+27 天
+1930 天
帖子存档
+1
«Яндекс Музыка» ясалма фәһем ярдәме белән иҗат ителгән җырларга махсус тамга куя башлады.
Әгәр авторлар һәм хокук ияләре ЯФ куллану турында сервиска мәгълүмат бирсә, җыр ике тамганың берсен алачак: «Трек тулысынча ЯФ ярдәмендә булдырылган» яки «Трек өлешчә ЯФ ярдәмендә булдырылган».
Әгәр автор бу хакта хәбәр итмәгән, ләкин платформа алгоритмнары нейросетьләр куллану ихтималы зур дип санаса, җырга «Мөгаен, трек ИИ ярдәмендә булдырылган» дигән тамга куелачак.
Сервиска шулай ук тәкъдимнәрдә «ЯФ-контент күләмен әзәйтү» дигән көйләү өстәлде. Әмма нейросеть ярдәмендә булдырылган трекларны тулысынча бетереп булмаячак
Ниһаять, born from culture тренды Татарстанда да төшерелде! «Яз» халык бию ансамбле
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
+9
Узган ялларда Казанда Бөтенрәсәй традицион милли киемнәр фестивале узды
4-6нчы сентябрь көннәрендә Рәсәйдә тәүге тапкыр «Рәсәй халыкларының традицион киемнәре» диеп аталган Бөтенрәсәй фестивале үтте, һәм ул Татарстанның башкаласы Казанда оештырылды. Шул көннәрдә Казан мода, этностиль һәм тарих белән кызыксынучылар өчен үзәккә әйләнде. Чараны РФ Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бергәләп үткәрделәр.
Фестивальнең төп саннары:
🔸250дән артык катнашучы - дизайнерлар, реконструкторлар, костюм театрлары;
🔸5 номинация - этнографик костюм, сәхнә костюмы, этнографиягә нигезләнгән заманча авторлык костюм һәм башкалар;
🔸Мәйданчыклар: А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге, Уникаль осталык үзәге (УОҮ) һәм Казан Кирмәненең тарихи Туплар йорты.
Фестиваль ничек үтте?
УОҮ бинасында зур масштаблы күргәзмә эшләде: кунаклар 20дән артык төбәктән китерелгән нәзакатьле кул чигешләрен, катлаулы өлгеле кием үрнәкләре, аутентик бизәнү әйберләрен якыннан күзәтә алдылар. Шулай ук шул ук мәйданда декоратив‑гамәли сәнгать ярминкәсе узды - теләге булган һәркем үзенә традициянең кечкенә генә булса да бер кисәген алып кала алды.
Фестивальнең кульминациясе 6нчы сентябрьдә Казан Кирмән диварлары эчендә узган зур гала‑күрсәтү булды. Этнография, сәнгать белеме һәм костюм тарихы буенча танылган белгечләрдән торган жюри шушы гала‑кичәдә җиңүчеләрне билгеләде.
Бу фестиваль бер мөһим фикерне тагын бер кат раслады: халык костюмы бүген музей экспонаты гына түгел, ә замана модасы, сәхнә сәнгате һәм көндәлек стиль өчен тере илһам чыганагы. Гөреф‑гадәтләрне саклау бүген кыю авторлык интерпретацияләре белән янәшә бара - һәм нәкъ менә шул синтез халык мәдәниятен заманча итә, яшьләрне дә җәлеп итә
Фотосурәтләр чыганагы: «илзирәкәй гөлкәй» каналы
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡чигеш - вышивка
💡өлге - выкройка
💡үрнәк - образец
💡кыю - смелый
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Социаль челтәрләрдә Future диеп аталган америкалы рэперенең «Mask off» җырына яңа тренд тарала. Трендны Австралия хореографы Джеймс Митчелл «Born from culture» («Мәдәнияттән туган») проекты кысаларында башлап җибәрде.
Тренднең асылы - төрле илләрдән һәм халыклардан булган коллективлар, авторлар үз мәдәниятен күрсәткән видеолар төшерәләр: милли киемнәр, биюләр, гореф-гадәтләр, мигъмарият, көнкүреш элементлары һәм башкалар.
Трендка Башкортстан Республикасы Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык бию ансамбле кушылды (башкортлар мәдәниятен күрсәттеләр). Шулай ук кырым татарлары, казакълар, кыргызлар, сахалар, гөрҗиләр, Рәсәй һәм башка илләрдән авторлар кушылды.
Күпләрне аеруча башкорт версиясе таң калдырды. Ул иң профессиональ, иң югары дәрәҗәдә төшерелгән. Видео продюсеры - Софья Ялалова, режиссёры - Руслан Римович, операторы - Азамат Латыйпов
Яңалыклар укып татар телен өйрәнәбез - атналык күзәтү
1️⃣Рәсәй һәм Кытай 🇨🇳 сәяхәтче-
ләргә шәхси машиналарда ике ил арасында ирекле йөрү мөмкин-
леге бирү турында сөйләшүләр алып бара. Моның өчен махсус чик аша үткәрү режимы булдыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта мондый сәфәрләр өчен чик буе пунктлары ябык
2️⃣Мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, беренче сыйныф укучыларына өй эше бирелмәячәк, контроль эшләр үткәрелмәячәк һәм билгеләр куелмаячак. Бу башлангыч мәктәптә балаларга адаптацияне җиңелләйтү өчен эшләнә 👨🏫
3️⃣Рәсәй Хөкүмәте карамагын-
дагы Финанслар университеты фаразлары буенча, 2026 елга рәсәйлеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 120 мең сумга җитәчәк 💰 Үсешне берничә тармакларда керемнәр артуы белән һәм хезмәт базарында эшче куллар кытлыгы белән бәйлиләр
4️⃣Ерак Көнчыгышта рекорд дәрәҗәдә тотым кимү сәбәпле, балык тармагының бөлү ихтималы турында кисәтәләр. Камчаткада сөләйман балыгы 🐟 тотучылар ассоциациясе җитәкчесе Владимир Галицын сүзләре буенча, быелгы путина (балык тоту сезоны) Рәсәйнең яңа тарихында иң уңышсыз сезонына әйләнергә мөмкин. Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә сөләйман балыгы тоту буенча уртача 71 фаиз күләмендә план үтәлмәячәк дигән фараз бар
5️⃣Рәсәй гаскәрләре Киев өлкәсендә урнашкан Coca‑Cola кярханәсенә ракет һөҗүме ясаганнар. Украина президенты Владимир Зеленский бу һөҗүмне «АКШка ачык ишарә» дип атады
6️⃣Рәсәй китап тармагы 📚 маркетплейслар мәхзәннәренә ясалган һөҗүмнәр аркасында якынча 6 млрд сум күләмендә зыян күргән. Санлы үсеш министрлыгы вәкиле Владимир Григорьев сүзләре буенча, янган китапларның саны 15 млн данәгә якын, ә гомуми югалту 20 млн данәгә кадәр җитәргә мөмкин
7️⃣1нче сентябрьдән яңа канун гамәлгә керде: хәзер өй хуҗалыгында 10нан артык кош-корт булса, аларны дәүләт системасына теркәргә кирәк 🐓 Дәүләт Думасында бу таләпне «биологик диверсияләр» һәм куркыныч йогышлы авырулар, шул исәптән кош гриппы таралу ихтималы белән аңлаталар. Депутат Юлия Оглоблина фикере буенча, төгәл мәгълүмат һәм көйле эш мондый биологик диверсияләр белән көрәшергә ярдәм итәргә тиеш
8️⃣Рәсәйдә Берлиндагы урыс мәдәни үзәге ябылганнан соң Гёте институтының бүлекчәләрен ябарга җыеналар. Гёте институты -
Алманиянең иң зур мәдәни мөәссәсәләрнең берсе, ул мәктәптән соң Алманиядагы югары уку йортларына керергә ярдәм итә 🇩🇪
9️⃣Рәсәй белән Төньяк Корея 🇰🇵 арасында тәүге автомобиль күпере ачылды. Ел әйләнәсе эшли торган, 1 чакрым озынлыктагы күпер Приморьеда Томан (Туманная) елгасы аша сузылган. Моңа кадәр илләрне бары тик «Дуслык» дип аталган тимер юл күпере генә бәйли иде
1️⃣0️⃣Рәсәйдә ягулык кытлыгының икенче дулкыны башланды ⛽️ Күп шәһәрләрдә заправкаларда озын чиратлар хасил булды, кешеләргә 12шәр сәгать машиналарында көтәргә туры килә. Хакимият исә халыкны шәхси транспорттан баш тартып, җәмәгать транспортына яки сәпиткә күчәргә өнди
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡карамагындагы - при
(то есть: Финансовый Университет при Правительстве РФ)
💡тотым - улов
💡бөлү - разорение, крах
💡сөләйман балыгы - лосось
💡ишарә - сигнал
💡Санлы үсеш министрлыгы - Минцифры
💡көйле эш - слаженная работа
💡мөәссәсә - учреждение
💡хасил булу - образовываться
💡өндәү - возникать
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Нәшерләр тупланмасы
➡️Яңалыклар укып татар телен өйрәнәбез - ике атналык күзәтү
➡️Театрларга да планнар куела икән
➡️MakSim «Әлдермешкә кайтам әле» җырын җырлый
➡️Казанда мәктәп укучыларына татар, рус, Кавказ, Азия һәм Италия кухнясы ризыклары тәкъдим ителәчәк
➡️Мүнхендагы сөйләшү клубы турында
➡️Екатеринбург шәһәрендә сентябрь аена татар афишасы
➡️«Алтын Минбәр»нең ачылыш тантанасында Гөлназ Шакирова чыгыш ясаган
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Кичә Казанда «Алтын Минбәр»ның 22нче Казан халыкара кинофестивале старт алды.
Тантаналы ачылыш Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Зал тутырып җыелган тамашачылар алдында сәнгать әһелләре чыгыш ясадылар.
Сәхнә бизәге булган мизгелләрнең берсе - җырчы Гөлназ Шакирова («Дышать» проекты) чыгышы булды. Ул Татарстан дәүләт камера хоры белән берлектә халкыбызның яраткан «Ай, былбылым» татар халык җырын башкарды.
🎥 Видео: «Иптәшләр татарлар» каналы
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡минбәр - минбар, трибуна, кафедра
💡әһел - лицо, деятель, представитель
💡камера хоры - камерный хор
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
+5
Екатеринбург шәһәрендә сентябрь аенда шундый татар чаралары булалар:
5нче сентябрь - Татар инди-музыкасы: Defne иҗаты буенча лекция. Лектор Дәринә Гомәрова. Бәя - 300 сум.
6нче сентябрь - Татар мәдәнияте фестивале. Фесииваль «Veer Mall» сәүдә-күңел ачу үзәгендә үткәрелә. Керү бушлай.
25нче сентябрь - Элвин Грей концерты. Халык иҗаты Сараенда үткәрелә. Бәя: 1300 - 3000 сум.
26нче сентябрь - Әнвәр Нургалиев концерты. Урал халык сәнгатә үзәгендә үткәрелә. Бәя: 1200 - 3000 сум.
Сентябрь буена һәм 8нче ноябрьгә хәтле - күн мозаикасы сәнгате күргәзмәсе. Күргәзмә «Дом Поклевских-Козелл» музей-күргәзмә үзәгендә үткәрелә. Керү - 400 сум.
Һәр атна саен - татар сөйләшү клубы. «ЯШЕН» татар мәдәни үзәгендә
Мүнхендагы татар тормышыннан бер күренеш белән бүлешәбез 🇩🇪
Алманиядә дә татарлар үз телен һәм мәдәниятен саклап калырга тырышалар. Менә, мәсәлән, Мүнхен шәһәрендә даими эшләп килүче татар сөйләшү клубы бар.
Алар көзге-кышкы мәүсимендә түбәндәге көннәрдә җыелалар:
🔸12 сентябрь
🔸10 октябрь
🔸14 ноябрь
🔸12 декабрь
Сөйләшү клубы очрашулары «Bellevue di Monaco» иҗтимагый һәм мәдәният үзәгендә үткәрелә. Очрашулар көндезге 12дә башланалар.
Клубта нишлиләр?
- Татарча аралашалар
- Яңа сүзләр өйрәнәләр
- Уеннар уйныйлар
- Кызыклы китаплар укыйлар
- Һәм, әлбәттә, чәй эчәләр
Игъландагы мәгълүмат буенча -
монда татар телен камил белү мөһим түгел, клуб һәркемне кабул итә: кемдер телне яңадан искә төшерә, кемдер баштан ук өйрәнә, кемдер баласын татар мохитенә алып килә.
Алманиядә яшәгән татарлар өчен менә шундый клублар - телне һәм милли үзенчәлекне саклауның төп юлларыннан берсе. Чит илдә яшәүчеләр дә татар телен көндәлек тормышларында кулланырга, балаларга тапшырырга тырышалар
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡Мүнхен - Мюнхен
💡мәүсим - сезон
💡игълан - объявление
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Казан мәктәпләрендә 1нче сентябрьдән башлап дөнья халыклары ризыкларына багышланган тематик көннәр кертеләчәк
Мәктәп укучыларына татар, рус, Кавказ, Азия һәм итальян кухнясы ризыклары тәкъдим ителәчәк. Туклану департаменты менюга барлыгы 12 яңа ризык өсти.
Шул ук вакытта төшке аш бәясе үзгәрми. Ризыкны ирекле сайлап алу 93 сумга төшәчәк, комплекслы туклану өчен 66 сум түләргә кирәк булачак, ә иртәнге аш яки кичке әбәт 45 сум булачак.
Шундый акчага туклыклы, тәмле һәм файдалы итеп кайда ашап була әле? Ә менә Казан мәктәпләрендә мөмкин - хәзер инде дөнья кухнялары белән дә!
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡кичке әбәт - полдник
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Җырчы MakSim «Книжный клуб» диеп аталган шоуның яңа чыгарылышында Хәния Фәрхи репертуарыннан легендар «Әлдермешкә кайтам әле» җырының бер өзеген җырлап күрсәтте
Театрларга да планнар куела икән. Мәсәлән:
🔸Камал театры - 260 млн сум;
🔸М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры - 222,2 млн сум;
🔸Тинчурин театры - 128 млн сум;
🔸Качалов театры - 112,9 млн сум
Шул ук вакытта, Камал театры буенча кызыклы момент бар -
күптән түгел генә Татарстан хөкүмәте әлеге театрда спектакльләр куюны финанслау күләмен 99 млн сумнан 338 млн сумга кадәр арттырды.
Димәк, план үтәлгән очракта да театрның үз-үзен тулысынча тәэмин итү дәрәҗәсенә якынаюын аңлатмый: спектакльләрне дәүләт тарафыннан финанслау барыбер йөзләрчә миллион сум күләмендә калачак
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Яңалыклар укып татар телен өйрәнәбез - ике атналык күзәтү
1️⃣Рәсәйлеләрнең һиҗрәткә (чит илгә күчеп китүгә) кызыксыну-
лары 1,7 тапкырга арткан. Төп сәбәпләр: сәфәрберлектән курку һәм чит ил сервисларының тыелуы. Күченү өчен иң еш сайланган илләр: Сербия 🇷🇸, Әрмәнстан 🇦🇲, Гөрҗистан 🇬🇪
2️⃣Хакимият рәсәйлеләрне балтырган🍀 куаклыклары өчен гәепли. Һәр ел саен Рәсәйдә 22-27 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләрен балтырган баса. Балтырган басу йөззурлыгы кимеми, чөнки җир хуҗалары балтырган белән көрәшү өчен комплекслы чаралар кертмиләр, диеп билгеләделәр Рәсәй авыл хуҗалыгы нәзарәтендә
3️⃣Төмән өлкәсе кешеләре көрән аюлар 🐻 хөҗүменә зарланалар. Хайваннар авылда күренеп калалар гына түгел, ә инде кешеләрнең капкаларына хәтле килә башлаганнар. 112 номерына шалтыратулар нәтиҗә бирми: хезмәт килми, тик аюны телефоннан гына тасвирларга кушалар. Халык хакимияттән аучыларга аюларны атарга рөхсәт бирүне таләп ит
4️⃣Рәсәй чит ил җырчыларына 🎤
ишек япмый, тик нацизм идеологиясенең тарафдарлары өчен генә яба, диеп белдерде тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова, Канье Уэстның ихтимал булган концертына бәя биреп. Шулай ук ул Канье Уэстның Гитлерны мактавын «шаккаттыргыч перформанс» диеп атады
5️⃣Күптән түгел кино тәнкыйтьче-
ләре Рәсәй кинопрокаты 🎬 хәле турында бик кискен сүзләр әйттеләр: «Рәсәй кешеләре әкиятләрнең бетмәс-төкәнмәс экранлаштыруыннан инде «косалар», аларның яхшы чит ил фильмнарын карыйсы килә». Шулай ук кино тәнкыйтьчеләре сүзләре буенча, җәй айларында чыккан 67 рәсәй фильмнары арасында чыгымнарын каплаган бер генә фильм - ул да булса якут комедиясе «Сайылыкка». Ә рәсәй киноиндустриясенең гомуми зыяны август ахырында рекордлы 16 млрд сумга җиткән
6️⃣Казакъстан 🇰🇿 Украина тарафыннан Каспий карамай үткәргеч консорциумның инфраструктурасына ясаган һөҗүмнәр аркасында карамай чыгару планын киметкән. 2026нчы елга чыгару планы 96 млн тоннага кадәр төшерелде. Каспий карамай үткәргеч консорциумы объектларына һөҗүмнәр нәтиҗәсендә ил якынча 3,5 млн тонна карамай чыгару күләмен югалта, дип белдерде Казакъстанның энергетика министры Ерлан Аккенҗенов
7️⃣Черногориядә 🇲🇪 хатын-кызлар хәзер күрем отпускын ала алачак. Ил парламенты мәҗбүри медицина иминияте турындагы канунга тиешле төзәтмәләр керетте: хәзер черногорияле хатын-кызлар ай саен 2 көн түләүле ял ала алачак. Черногория - хатын-кызларга мондый мөмкинлек биргән өченче Ауропа иле. Беренчесе Испания иде, икенчесе Португалия
8️⃣АКШ Үзәк разведка идарәсе мөдире Джон Рэтклифф 🇺🇸 Мәскәүгә килеп киткән. Трамп моны гадәти рутина эше дип атады - Рәсәйне Украина белән сөйләшүләргә өндәү өчен чираттагы омтылыш
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡һиҗрәт - эмиграция
💡сәфәрберлек - мобилизация
💡балтырган - борщевик
💡йөззурлык - площадь
💡Рәсәй авыл хуҗалыгы
нәзарәте - Россельхознадзор
💡көрән аю - бурый медведь
💡тасвирлау - описать
💡бетмәс-төкәнмәс - бесконечный
💡чыгымнарын каплау - окупаться
💡зыян - убыток
💡Каспий карамай үткәргеч консорциумы - Каспийский трубопроводный консорциум
💡күрем - менструация
💡Үзәк разведка идарәсе (ҮРИ) - Центральное разведывательное управление (ЦРУ)
💡омтылыш - попытка
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
1990нчы елның 30нчы августында ТАССР Югары Шурасы Дәүләт бәйсезлеге турында Декларация кабул итә. Шул тарихи вакыйга уңаеннан 30нчы август көнне Татарстан Җөмһүрияте көне билгеләп үтелә.
Бәйрәм белән! Татарстан Җөмһүрияте көне белән!
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Forbes’ның Рәсәйдәге иң бай хатын-кызлары буенча яңа рейтингы чыккан
Бу рейтинг буенча Wildberries ширкәтенә нигез салучы Татьяна Кимның мал-мөлкәте бер ел эчендә диярлек өчтән бер өлешкә кимегән.
«Сәбәпләр - фонд базарының төшүе һәм Wildberries мәхзәннәренә дроннар һөҗүмнәре», - дип яза басма.
Узган елгы рейтингта Кимның байлыгы 7,1 миллиард доллар итеп бәяләнгән булса, быелгы яңа исемлектә ул 5 миллиард долларга төшкән дип күрсәтелә.
Моңа карамастан, Ким әле дә исемлекнең беренче урында тора, гомумән исемлеккә 20 хатын-кыз керә. Узган ел аларның гомуми мал-мөлкәтләре 25,75 миллиард доллар күләмендә бәяләнгән булса, хәзер - 18,95 миллиард доллар.
Рейтингтагы миллиардер-хатын-кызлар саны да кимегән - рекордлы тугыздан дүрткә хәтле.
Шулай ук Татарстаннан ике хатын-кыз бу Forbesның иң бай хатын-кызлары рейтингына кергән.
Рейтингның 9нчы урынында Лидия Сүлтиева, аның байлыгы 800 млн доллар итеп бәяләнә. 19нчы урында Гүзәлия Сафина, аның байлыгы - $400 млн доллар.
Сез алар өчен шатмы?
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡нигез салучы - основатель
💡состояние - мал, милек, мал-мөлкәт, байлык, дәүләт
💡фонд базары - фондовый рынок
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
+1
Татар тарихы: Печән базары үткән заманда һәм бүгенге көндә
#лонгрид(2/2)
Башлана монда.
1845-1849 елларда Печән мәйданы почмагында Печән мәчете (хәзерге вакытта Нурулла мәчете) төзелә. Мәчет Казан мигъмары Александр Песке проекты буенча төзелгән. Мәчет сәүдә мәйданы образына туры килә. Печән базары мәчете төзелгәннән соң татар тормышының тагын бер урынына әверелә – татар бистәсе белән беррәттән.
1850 елда янгын була. Янгыннан соң базар мәйданының көньяк һәм көнчыгыш якларында кибетләре булган сәүдә утарлары төзелә. Шулай ук керем йортлары төзелә. Утарлары да, керем йортлары да ешрак татар сәүдәгәрләренеке булган.
XIX гасырның икенче яртысында ялланган торакка ихтыяҗ арта. Шуның нәтиҗәсендә күп фатирлы керем йортлары барлыкка килә. Тора-бара Печән базары утарлары күпфункцияле комплексларга әверелә. Монда XIX-XX гасырлар чигендә тимерче алачыклары, карета остаханәләре, күн сату оешмалары, бакалея кибетләре һ. б. урнаша иде. XX гасыр башында Печән базары иҗтимагый үзәккә һәм татар зыялыларының аралашу урынына әверелә.
1917 елда Печән базары ябыла. Әмма НЭП чорында яңадан ачыла. Кибетләрдә яңадан якты элмә такталар һәм көзге витриналар пәйда була. 1922 елда трамвай, ә 1925 елда суүткәргеч эшли башлый. Болак тамагында күптән онытылган, күп гасырлык тарихы белән «Ташаяк» ярминкәсе ачыла. 1926 елда Печән базарында 285 кибет исәпләнә - бу XIX гасырдагы базарның иң яхшы чорларына караганда күбрәк. НЭП тәмамлану белән Печән базары ябыла.
2013 елдан Печән базары ел саен үткәрелә торган татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале форматында яңадан торгызыла. Быел Печән базары фестивале Кабан яр буенда 29, 30 августта узачак. Программа белән монда танышырга була.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡сазлыклы - болотистый
💡камилләштерү - совершенствование
💡мөхтәрият - автономия
💡ныгытма - стена
💡җәзалыйлар - казнят
💡аңкый - воняет
💡мигъмар - архитектор
💡торак утарлары - жилые усадьбы
💡керем йортлар - доходные дома
💡иҗтимагый - общественный
💡зыялылар - интеллигенция
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
+3
Татар тарихы: Печән базары үткән заманда һәм бүгенге көндә
#лонгрид(1/2)
Элек-электән Казанда Болактан алып Иделгә кадәр вак күлле һәм сазлыклы болын булган. Риваять буенча, бу болыннарында егет-яугирләр үзләренең хәрби сәнгатен камилләштергәннәр. Җыеннарда һәм төрле бәйрәмнәрдә бу болын төрле чаралар һәм спорт ярышлары өчен урынга әйләндерелә иде. Бу болынга даими рәвештә Казан хакимнәре - олуг ханнар һәм олугбәкләр - килә иде. Рус елъязмаларында бу урын «Патша болыны» дип аталган.
Казан ханлыгы оешкан вакытта булачак Печән базары янында урнашкан авылны хан үзенең якын ярдәмчесе бәк Кураишка тапшырды. Шуннан соң авыл «Кураиш» атала иде. Бу авыл хәзерге Мәскәү урамы территориясендә урнашкан.
Бу авылда элек-электән бистә формалашкан. Бистә үз ныгытмасы белән әйләндереп алынган. Бу бистә хан заманнарында Казан шәһәре эченә кермәгән. Ул Казаннан мөхтәрияткә ия була. Әлеге бистә белән мэр идарә иткән, аны бәк Кураиш билгеләгән. Нәкъ менә шундый тарихи урында Печән базары барлыкка килгән дә инде.
Булачак Печән базарының зур өлешендә элек күл булган. Бу күл 1832 елда гына күмелгән. Әмма базарның тарихы моңа кадәр башланды.
Мөгаен, XVIII гасырның беренче яртысында бирегә ат базары күчте. Атлар печән ашыйлар. Нәтиҗәдә, тиздән мәйдан тыгыз печән белән капланган һәм шуннан аны «Печән» мәйданы дип атый башлаганнар.
Ә Казанның яңа генпланына Печән мәйданын Василий Кафтырев 1768 елда кертте. Мәйдан Болак буйлап сузылган турыпочмак формасында иде.
XIX гасырда Печән мәйданында җинаятьчеләрне җәзалыйлар. Мәйдандагы сәүдә күп шәһәр халкына башка уңайсызлыклар да тудыра иде. Монда яз көне су белән бергә урамнарга агып төшкән ат тиресе исе аңкый иде. Әмма башка шәһәр кешеләренә Печән мәйданы ошый иде. Мәсәлән, Казанның иң атаклы алманы Карл Фукс нәкъ менә Печән мәйданы почмагында йорт сатып алган һәм моңа бик канәгать булган. Этнограф тагын кайсы урында берьюлы рус, татар, чуваш, мордва һәм мариларны очрата алыр иде?
Печән мәйданы үз чикләрендә XIX гасыр башына формалашкан. Аның периметры буенча торак утарлары төзелгән иде. Мәйданның көнбатыш өлешендә атлар, көнчыгыш өлешендә печән сатканнар. Печән базарында нәрсә генә сатылмады? Анда әзер арбалар, чаналар, камытлар, төрле агач эшләнмәләр сатыла иде.
Дәвамы иртәгә)

Дәвамы монда.
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Казанда элек яртылаш авария хәлендә булган китапханә бинасы заманча мәдәни үзәккә әйләнде.
Авиатөзелеш районында капиталь ремонттан соң «Бердәм» диеп аталган 25нче китапханә эшли башлады. Хәзер анда ике уку залы, конференц-зал һәм һавачылык турында басмалар җыентыгы бар
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡яртылаш авария хәлендә - полуаварийный
💡авиатөзелеш - авиастроительный
💡һавачылык - авиация (рәсми булмаган тәрҗемә)
💡басма - издание
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә