«Калеб» — яңа буын җыены
الذهاب إلى القناة على Telegram
«КАЛЕБ» - ЯҢА БУЫН ҖЫЕНЫ: 🔹Очрашулар һәм танышулар мәйданы. 🔹Иҗади тандемнар нигезе. 🔹Идеяләр чынга аша торган урын. 🔹Яңа исемнәр. 🔹Яңа формат һәм традицияләр. 🔹Үткән белән бүгенгене тоташтыручы күпере 🔹Иҗат һәм ярату мохите. ✅Без ВКда: https://vk.ru/kal
إظهار المزيدلم يتم تحديد البلدالفئة غير محددة
461
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
+47 أيام
+730 أيام
أرشيف المشاركات
+9
Моңлы җырлар, йөрәккә үтеп кергән көйләр һәм җылы хатирәләр…
«Кайтаваз. Сара Садыкова» — һәр мизгеле аерым бер хатирә.
Чарадан фоторепортаж
«Калеб. Ликбез» проекты кысаларында сезне циклыбызның дүртенче лекциясенә чакырабыз!
1960–1980 еллар - татар музыкасының күптөрлелеге чоры.
Бу вакытта радио, телевидение үсеше, пластинкалар чыгаруның алга китүе белән бәйле рәвештә татар эстрадасы йолдызлары агымы барлыкка килә: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Ренат Ибраһимов, Таһир Якупов, Вафирә Гыйззәтуллина.
Татар җырын яратучылар филармония солистларының баянга, оркестрга, ансамбльгә кушылып җырлаганын тыңлый алалар.
Шул елларда композиторлар борынгы төрки, дини музыка белән бәйле экспериментларын тәкъдим итә башлыйлар. Фасил Әхмәтов, Ренат Еникиев, Бату Мөлеков, Мирсәет Яруллин, Шамил Шәрифуллин, Луиза Батыр-Болгари, Мәсгүдә Шәмсетдинова, Резеда Ахиярова кебек гаять үзгә композиторларның оригиналь иҗатлары дөньяга чыга.
Татарстан Дәүләт симфоник оркестры эшли башлый, Казан консерваториясенең зур концертлар залы ачыла. Шул ук вакытта жәмәгатьчелектә үзбигеләнү, туган телне саклау, милли тәрбия, тарихи хәтер проблемалары кискенләшә.
Бу заманны татар музыкасының алтын чоры дип атап буламы? Хәзерге заман күзлегеннән бу дәвергә нинди бәя бирергә мөмкин?
Шул хакта журналист, музыкант, драматург, режиссер Рәдиф Кашапов сөйләячәк.
Керү ирекле, ләкин алдан теркәлү кирәк.
Теркәлү өчен сылтама
🗓️ Кайчан: 30 октябрь, 19:15
📍 Кайда: Яңа Камал театрының камера залы
+5
Бер кичәдә - бер гасыр моң. Шушы елларны гәүләндерүчеләр: Булат Гатауллин - концертның режиссеры, Резеда Гобәева - сценарий авторы, Ильяс Камал - музыкаль җитәкчесе.
Әйдәгез, "Кайтаваз. Сара Садыйкова" концертыннан кайбер мизгелләрне искә төшерик!
Бу моңлы көйләрне иртәгә "Кайтаваз. Сара Садыйкова" концертында ишетерсез!
Күрешкәнчегә кадәр!
🎫Билетлар: https://tickets.tatfil.ru/ru/event/2606
"Кайтаваз. Сара Садыйкова" концерты инде иртәгә!❤️
Моң һәм истәлекләргә бай кичәдә көтәбез сезне!
🎫Билетлар: https://tickets.tatfil.ru/ru/event/2606
Бүген “Болгар” радиосының иртәнге эфирында Сара Садыйкова турында сөйләштеләр. Әңгәмәдә Казан шәһәре Мэры урынбасары, “Калеб” яңа буын җыены авторы Гүзәл Сәгыйтова һәм Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының опера төркеме солисты Динар Шәрәфетдинов катнашты.
“Кайтаваз. Сара Садыйкова” концертына санаулы көннәр калып бара!
26 октябрь көнне Татар дәүләт филармониясендә күренекле композиторыбызың кадерле мирасын яшьләр башкаруында ишетәчәкбез! Үткән белән бүгенгене берләштергән, бөек иҗатка хөрмәт булып яңгыраган кичәгә рәхим итегез!
📍Кайда: Татар дәүләт филармониясе
🗓Кайчан: 26.10 / 18:30
🎫Билетлар: tickets.tatfil.ru/ru/event/2606
+4
Татар музыкасы тарихына бергәләп сәяхәт итәбез — «Калеб. Ликбез» дәвам итә!
Беренче өч лекция артта калды, ә безнең татар музыкасы турында чишелмәгән сорауларыбыз әле күп!
Айгиз Хәйдәршин белән борынгы уен коралларына, җыр традицияләренә һәм борынгы моңнарга күз салдык. Сәгыйт Хәбибуллин белән татарның беренче профессиональ музыкантлары турында сөйләштек: алар зур сәхнәләргә юлны ничек тапкан, опера һәм музыкаль спектакльләрне ничек тудырган? Илназ Дудкин белән исә 1930–1950 елларга күчтек — радио, филармония гастрольләре, симфонияләр һәм опералар татар музыкасының яңача яңгырый башлавына ничек йогынты ясаган?
Һәр чорның үз моңы, үз геройлары һәм үзгәрешләре бар. Алда безне тагын да кызыклырак музыкаль тарих көтә!
📅 30 октябрьдә очрашабыз!
«Җепшеклелек, тотрыклылык, үзгәртеп кору: 1960–1980 еллардагы татар музыкасы»
Лектор — музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов.
Очрашу урыны шул ук: Камал театрның камера залы
Теркәлү өчен сылтама
Мәскәү консерваториясендә укып, Мәскәү “Эшче” театрында эшләп йөргән елларында, Сара Садыйкова Луначарский исемендәге театр институтында режиссерлыкка укучы Газиз Айдарский белән очрашып дуслаша. Алар гаилә кора, бергә укый, бергә иҗат итә.
Тик бик тиздән Сара Садыйкованың сөекле ире вафат була. Сагынуын Сара апа шигырь юлларына сала:
Җаным сөйгән Азигым да, Китеп барды, мине калдырып. Кара җиргә ятып күккә очты, - Минем йөрәгемне яндырып.Беренче профессиональ татар җырчысының һәм беренче профессиональ татар режиссерының мәхәббәт тарихы белән якыннанрак танышасыгыз киләме? “Кайтаваз. Сара Садыйкова” концертына рәхим итегез! 📍Кайда: Татар дәүләт филармониясе 🗓Кайчан: 26.10 / 18:30 🎫Билетлар: tickets.tatfil.ru/ru/event/2606
“Таяну ноктасы” тапшыруының бүгенге чыгарылышы Сара Садыйковага багышлана. Әңгәмәдә Казан шәһәре Мэры урынбасары, "Калеб" яңа буын җыены авторы Гүзәл Сәгыйтова да катнашты.
Тапшыруны бүген ТНВ каналыннан 17:45 сәгатьтә карый аласыз!
+5
Әйдәгез, Казан шәһәренең 4 нче номерлы гимназиясендә урнашкан Сара апа Садыйкова музеена сәяхәт кылыйк һәм мәшһүр композиторның дөньясына аның шәхси әйберләре аша күз салыйк!
▪ Сара апаның бармаклары астыннан чыккан көйләрне хәтерләүче фортепиано;
▪Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен тәмамлау таныклыгы;
▪ Бик күп иҗат кешеләрен җыйган Сара апаның язу өстәле;
▪ Мәскәүдән үзе алып кайткан фарфор вазасы;
▪ Сара апаның шәхси сәхнә күлмәге, шәле һәм туфлиләре;
▪ Композиторның язуын саклаган тәбрикләү открыткасы.
Аның тормышының бер өлеше булган бу әйберләр – үткәннән калган истәлек кенә түгел, алар Сара апаның иҗатын, сәхнәдәге образын һәм ул яшәгән чорны күзалларга да ярдәм итә.
Музейда башланган бу сәяхәтне концерт залында дәвам итәргә телисезме?
Сезне “Кайтаваз. Сара Садыйкова” концертында көтеп калабыз!

Бүген Сара Садыйковага багышланган тагын бер җылы очрашу узды - "Тәртип" радиосында "Кайтаваз. Сара Садыйкова" концерты турында сөйләштеләр.
Әңгәмәдә Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йорты директоры, "Калеб" проектларының төп кураторы - Лилия Гәрәева, Татарстан Республикасының композиторлар берлеге рәисе, Кәрим Тинчирун имемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры - Ильяс Камал, Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты - Илүсә Хуҗина катнаштылар.
"Кайтаваз. Сара Садыйкова" концертына рәхим итегез!
🎫Билетлар: tickets.tatfil.ru/ru/event/2606
Моң ул – күңелдә сакланган хатирәләр.
Моң ул – еллар аша яңадан әйләнеп кайткан хисләр.
Сара Садыйкова җырлары да шундый – йөрәккә үтеп керәләр һәм күңелдә мәңгегә уелып калалар.
Күптөрле конкурс лауреатлары, үзенчәлекле тавыш ияләре Алинә һәм Азат Кәримовлар сезне Сара апа Садыйкованың 120 еллыгына багышланган “КАЙТАВАЗ” концертына чакыра.

«Калеб. Ликбез» проекты кысаларында циклыбызның өченче лекциясенә чакырабыз!
1930–1950 елларда татар музыкасы зур үзгәреш кичерә. Радионың халыкка ныклап үтеп керүе, симфония-опера әсәрләренең даими рәвештә куелуы, филармония сәнгать төркемнәренең гастрольләр белән йөрүләре, профессиональ музыка белеме бирү үзәгенең ачылуы — болар барысы да шушы бер вакытка туры килгән вакыйгалар.
Мондый хәлләрне бер дә кичермәгән татар кешесе бу үзгәрешләр эчендә үзен ничек тота, нәрсәләр хис итә, нинди өметләр белән яши? Ул чор артистлары, җырчылары, композиторлары моны ничек сурәтли?
Шулар хакында дирижер, баянчы Илназ Дудкин «Һөнәри музыка балкышы» лекциясендә сөйләячәк.
Керү ирекле, ләкин алдан теркәлү кирәк.
Теркәлү өчен сылтама
🗓 Кайчан: 20 октябрь, 19:15
📍 Кайда: Яңа Камал театрының камера залы
Чираттагы лекция 30 октябрь көнне узачак. «Җепшеклелек, тотрыклылык, үзгәртеп кору: 1960-1980 еллардагы татар музыкасы». Лектор Рәдиф Кашапов.
Теркәлү өчен сылтама
+7
Бүген «Ак чынаяк» ресторанында Сара Садыйкованың 120 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк «Кайтаваз. Сара Садыйкова» концертына багышланган матбугат очрашуы узды.
Очрашуда Казан шәһәре вице-мэры, «Калеб» яңа буын җыены авторы Гүзәл Сәгыйтова, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, концертның музыкаль мөхәррире Ильяс Камал, концертның сценарий авторы, драматург, шагыйрә Резеда Гобәева, чараның режиссёры, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Булат Гатауллин, җырчылар Азат һәм Алинә Кәримовлар катнашты.
«Казан Мэриясы белән берлектә эшләгән концертыбызның максаты – шәхесләрне искә төшерү, аларның исемнәрен яңартып, мирасларын яңа буынга тапшыру. Сара апаны беренче татар-хатын кыз композиторы икәнен күпләр белә, ә өйрәнә китсәк, ул шулкадәр күп өлкәләрдә беренче булган. Беренче тапкыр Мәскәүгә укырга җибәрелүчеләрнең берсе, беренче татар операсында беренче хатын-кыз партиясен башкаручы, күп жанрларны татар музыкасына алып килүче. Сара апа – бүген дә күпләргә канат куючы, көч бирүче ул!», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
«Сара апа Садыйкова бик затлы шәхес иде. Анда һәрдаим – иртәме, көндезме, кичме – аның күңел халәте рухи биеклектә була иде. Ул көне буе иҗат кешеләрен кабул итеп, алар белән эшли иде. Без Сара апа үзе өйрәтеп җырлатканча җырладык, аның җырларыннан гына торган концертлар белән гастрольләргә йөрдек. Бу минем өчен зур бәхет булган, чөнки аның һәрбер җыры – шедевр», – дип уртаклашты Зөһрә Сәхәбиева.
Дәвамы: https://vk.ru/wall-52345348_8196
Бүген, булачак "Кайтаваз. Сара Садыйкова"
концерты уңаеннан, матбугат очрашуы узды.
Сезне 26 нчы октябрь 18:30 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясендә узачак "Кайтаваз. Сара Садыйкова"
концертында көтеп калабыз! Җылы, ихлас кичәгә
рәхим итегез!
Билетлар: https://tickets.tatfil.ru/ru/event/2606