cookie

نحن نستخدم ملفات تعريف الارتباط لتحسين تجربة التصفح الخاصة بك. بالنقر على "قبول الكل"، أنت توافق على استخدام ملفات تعريف الارتباط.

avatar

Динебез Ислам

Ассаляму алейкум уа рахматуллахи уа баракатух!

إظهار المزيد
لم يتم تحديد البلدTatar154الدين والقيم الروحية81 923
مشاركات الإعلانات
723
المشتركون
+524 ساعات
+57 أيام
+730 أيام

جاري تحميل البيانات...

معدل نمو المشترك

جاري تحميل البيانات...

Photo unavailableShow in Telegram
«Дөреслектә, Аллаһ сезнең кыяфәтегезгә дә һәм мал-мөлкәтегезгә дә карамый, ә дөреслектә, Ул сезнең йөрәкләрегезгә һәм гамәлләрегезгә карый». Мөслим, 2564. 🔊 Дәресләр имам әл-Бохариның «Сахих» хәдисләр җыентыгындагы «Күңелләрне йомшарту китабы» бүлегендә килгән хәдисләр белән танышу һәм шуларның шәрехе белән танышуга багышлана. Аллаһ үзенең рәхмәтен күрсәткәннәрдән кала, бүгенге көндә күпчелек мөселманнарның йөрәкләре тупасланган, шул сәбәпле, каткан йөрәкләрне йомшарту өчен, бу рисалә белән танышу бик мөһим. Сезне «Күңелләрне йомшарту китабы» белән танышу мәҗлесләренә көтеп калабыз. 28 май көнне (сишәмбе) Ахшам намазыннан соң (20:20) «әл-Кадыйр" мәчете Дәресне онлайн форматта түбәндәге сылтама аша тыңлый аласыз: https://t.me/sskormashi
إظهار الكل...
«ЗӨЛ-ХИДҖӘ АЕНЫҢ БЕРЕНЧЕ УН КӨНЕНЕҢ ӨСТЕНЛЕГЕ» 🕌 Җомга хөтбәсе 🎙Әбү Гомәр әс-Сыям Ни кызганыч, бик күп мөселманнар Зөл-Хидҗә аеның беренче ун көннәренең бөек өстенлегенә игътибар итмиләр диярлек. Барыбыз да Рамадан аеның соңгы ун төненә бик нык әзерләнәбез, әмма, әйтеп бетергесез өстенлекләргә бай булган Зөл-Хидҗә аеның беренче ун көне хакында уйлап та карамыйбыз диярлек! Бу бик зур кимчелек! Әлеге хөтбәдәге язма шушы айның кайбер өстенлекләрен искә төшереп җибәрер, шушы бөек көннәргә әзерләнергә кечкенә генә бер ярдәмлек булыр дип ышанабыз!
إظهار الكل...
🗣️Гайбәтче Җәннәткә кермәс! Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Гайбәтче Җәннәткә кермәячәк». «Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир», 7672. Гайбәт сөйләүче Җәннәткә кермәс. Кем соң ул гайбәтче? Әгәр бер кеше икенче кеше янына барып, алар янында булмаган өченче кешенең кимчелекләре турында сөйләсә һәм бу аның сөйләгән сүзләре өченче кешегә охшамый икән – бу гайбәт була һәм бу зур гөнаһларның берсе. Бигрәк тә әшәкө гамәл булып тора - ул да булса галимнәр , ягъни шәригать гыйлемен таратучылар турында гайбәт сөйләү . Чөнки гыйлем таратучылар турында гайбәт сөйләү кешеләрнең гыйлем алуларын калдыруга алып бара. Кеше гыйлем алмый икән, озакламый шәйтан артыннан иярәчәк. Надан кешене адаштырудан да җиңелрәк ни бар? Шулай ук галимнәр турында гайбәт таратучы шуны белергә тиеш: Беренчедән, ул үзен Җәннәттән мәхрүм итә, чөнки Пәйгамбәребез ﷺ: "Гайбәтче Җәннәткә кермәс",- диде . Икенчедән, бу кешеләрнең гыйлем калдырып шәйтан артыннан ияреп гөнаһ эшләүләренә син сәбәпче булуып Кыямәт көнендә бу кешеләрнең гөнаһларыннан сиңа да өлеш чыгуы бар. Шуңа күрә гайбәт сөйләү зур гөнаһларның берсе һәм аннан сакланырга кирәк. “Җәннәткә кермәячәк” дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Әгәр кеше Аллаһка тиңдәш китермичә, бары тик Аңа гына гыйбадәт кылып, ягъни тәүхид иясе булып Аллаһка кайта икән, ул шушы гөнаһы өчен башта Җәннәткә кермәячәк, ләкин күпмедер вакыт утта газапланып шушы гөнаһыннан чистарынганнан соң, Раббыбыз аны уттан чыгарып Җәннәткә кертәчәк. 📚Динебез Ислам https://t.me/dinebez_islam
إظهار الكل...
Динебез Ислам

Ассаляму алейкум уа рахматуллахи уа баракатух!

Әссәламү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһү! Тиздән Хаҗ башлана, ин шәә Аллаһ! Хаҗ өчен әзерләнгән бөек әҗерләргә ирешү өчен нишләргә кирәк? Әлбәттә, аларга ирешү юлларын өйрәнергә кирәк! Әллә бернәрсә дә белмичә, өйрәнмичә, кеше артыннан, нәрсә эшләгәнеңне дә аңламыйча кабатлап йөреп кенә яңа туган баладай гөнаһсыз булып калырмын дип уйлыйсыңмы? Хаҗ сәфәренә әзерләнүчеләр өчен дәресләребезне башлап җибәрербез, ин шәә Аллаһ! 14 май, якынча 20:00 Хаҗга баручы танышларыгыз белән дә бүлешегез! Онлайн дәрес телеграм каналда алып барылачак: https://t.me/sskormashi
إظهار الكل...
Сөләйман Солтан Кормаши

Галимнәребезнең сүзләрен татар телендә тапшырабыз. Онлайн дәресләребезне дә күзәтеп бар