cookie

نحن نستخدم ملفات تعريف الارتباط لتحسين تجربة التصفح الخاصة بك. بالنقر على "قبول الكل"، أنت توافق على استخدام ملفات تعريف الارتباط.

avatar

"Болгар" мәчете

🕌 "Болгар" мәчете ◽️Казан шәһәре , Мусин ур. 10/1 Имам-хатыйб: Илдус хәзрәт Фәиз

إظهار المزيد
مشاركات الإعلانات
274
المشتركون
+124 ساعات
+17 أيام
+930 أيام

جاري تحميل البيانات...

معدل نمو المشترك

جاري تحميل البيانات...

Гашура көне. Ул Мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килә (быел милади календарь буенча 1⃣6⃣ -нче июльдә булачак). Гарәп теленнән “гашура” дигән сүз “унынчы” дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккә-Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинә-әл-Мөнәввәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Шунда яһүдләр җавап биргәннәр: “Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәләмне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”, – дип әйткәннәр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аларга болай дип җавап биргән: “Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак”,– дигән. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Гашура көнендә күп кенә башка бөек вакыйгалар булган: Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны; Адәм галәйһиссәләмне яраткан; Нух галәйһиссәләмнең көймәсе тауга килеп җиткән; Ибраһим галәйһиссәләм туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган; Әйюб галәйһиссәләм авыруыннан терелгән; Йосыф галәйһиссәләм олы дәрәҗәләргә ия булган һ.б. олы вакыйгалар булып үткән. Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Ураза – бөек гыйбадәт. Аллаһы Тәгалә кодси-хәдистә әйткән: “Ураза –  Минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен Үзем бирермен”, – дигән (Бохари, Мөслим). Намаз, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчендер, ләкин уразаның үзенчәлеге – Аллаһ белән мөэминнең арасында сер булуында, шуның өчен аның әҗере дә олы. Ни өчен уразаны Аллаһы Тәгалә белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт дибез соң? Намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак, моннан адәмнәр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкать үзебез һәм Аллаһы Тәгалә генә белә. Шулай булгач, кардәшләрем, ураза гыйбадәте аша без Раббыбызның чиксез рәхмәтенә ирешә алабыз.
إظهار الكل...
5👍 1
Пәйгамбәребез ﷺ шулай дип әйткән: “Балаларыгызга һәм йорт әһелләрегезгә изгелек өйрәтегез һәм аларда әдәплелек тәрбияләгез”. Мәчетебез каршында балалар өчен оештырылган җәйге тәрбия курслары тәмамланды. Аллаһының рәхмәте белән җәйге курсларны матур, күркәм рәвештә уздырырга насыйп булды. Оештыручыларга, укытучыларга, пешекчеләргә, балаларга һәм әти-әниләргә дә шулай ук рәхмәтләребезне белдерәбез. "Болгар" мәчете
إظهار الكل...
16👍 2🤔 1
✨ Кардәшең үзеңнән яхшы булсын 🗣Илназ хәзрәт Габдуллин 🕌"Болгар" мәчете имамы https://youtube.com/shorts/Wa8fEmjvsoE?si=1LOm39PjmeMJOKIg
إظهار الكل...
Кардәшең үзеңнән яхшы булсын

8
01:04
Video unavailableShow in Telegram
10.46 MB
9
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үәссәләм: “Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез”, - дип әйткән. Шулай ук: “Кеше, өч кыз бала тудырып тәрбияләсә, аларны тормышка чыгарса һәм аларга игелек кылуны дәвам итсә, ул кешенең җәннәттә урыны бар”, - дигән. Гаиләнең дәвамы - балалар. Милләтнең киләчәге дә - балаларда. Алар булмаса, милләтнең тамыры өзелә һәм ул җир йөзеннән югала. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Һичбер ата баласына затлы әдәп һәм тәрбиядән башка файдалырак нәрсә бирә алмас”, - дип әйткән. Кешедә булырга тиешле иң зур байлык - тәрбия һәм әхлак гүзәллеге.
إظهار الكل...
11🙏 1
Ни өчен мөселманнар ел хисабын һиҗрадан башладылар❓ Кайбер риваятьләрдә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм исән чагында ук аны үзе куллана, әмма аның вафатыннан соң сәхабәләр һиҗри ел хисабы турында онытып җибәрәләр. Гомәр ибн әл - Хаттаб (Аллаһ аннан разый булса иде!) хәлифә булган вакытта аңа дәүләтнең төрле төбәкләреннән хатлар килә, ул хатларда көне һәм ае язылган, елы билгеләнмәгән була. Шул сәбәпле Гомәр (Аллаһ аннан разый булса иде!) олы сәхабәләрдән торган шура җыеп, бу мәсьәләне күтәрә. Берәүләр беренче ел итеп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган елын сайларга тәкъдим итәләр. Әмма ул вакытта әле Ислам динен искә дә алучы юк иде, шул сәбәпле бу фикерне кире кагалар. Башкалар беренче ел итеп пәйгамбәрлек башланган елны сайларга киңәш итәләр. Бу фикер дә кире кагыла, чөнки ул елны сөекле Пәйгамбәребездән башка әле җир йөзендә мөселманнар юк иде. Өченчеләре исә, беренче ел итеп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм вафат булган елны сайларга тәкъдим итәләр. Ләкин башкаларның Ислам календарын кайгылы елдан башлыйсылары килми. Шунда Гали ибн Әбү Талиб (Аллаһ аннан разый булса иде!) тәкъдиме кабул ителә. Елларны Аллаһның рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәдән Мәдинәгә күчкән елдан саный башларга булалар. Гали (Аллаһ аннан разый булса иде!) болай дип аңлаткан: “Бу елны Аллаһның рәхмәте белән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм Ислам дине сакланды, яңа адым ясалды. Ислам дине яңадан туган шикелле булды”. Кадерле дин кардәшләрем! Бу безнең бөек тарихыбыз, без аны беркайчан да онытырга тиеш түгел.
إظهار الكل...
10👍 2🔥 1
00:16
Video unavailableShow in Telegram
💬Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһү галәйһи вәссәләм: “Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез”, - дип әйткән. 🎯Без дә бу сүзләрне чынга ашырырга тырышабыз, мәчетебез каршындагы балалар өчен оештырылган җәйге тәрбия курсларында балаларга дәресләр дә бирәбез, уйнатабыз да. Узып киткән атнадан мизгелләрне сезгә дә карап алырга тәкъдим итәбез.
إظهار الكل...
IMG_0514.MOV5.77 MB
12👍 4🤝 2
00:16
Video unavailableShow in Telegram
💬Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһү галәйһи вәссәләм: “Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез”, - дип әйткән. 🎯Без дә бу сүзләрне чынга ашырырга тырышабыз, мәчетебез каршындагы балалар өчен оештырылган җәйге тәрбия курсларында балаларга дәресләр дә бирәбез, уйнатабыз да. Узып киткән атнадан мизгелләрне сезгә дә карап алырга тәкъдим итәбез.
إظهار الكل...
IMG_0514.MOV5.76 MB
00:16
Video unavailableShow in Telegram
💬Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһү галәйһи вәссәләм: “Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез”, - дип әйткән. 🎯Без дә бу сүзләрне чынга ашырырга тырышабыз, мәчетебез каршындагы балалар өчен оештырылган җәйге тәрбия курсларында балаларга дәресләр дә бирәбез, уйнатабыз да. Узып киткән атнадан мизгелләрне сезгә дә карап алырга тәкъдим итәбез.
إظهار الكل...
2.92 MB
1
Рәсүл акрам салләллаһу галәйһи вәссәлләм: “Рамазан аеннан соң иң фәзыйләтьле ураза, Аллаһ Тәгаләнең ае булган мөхәррәм аенда тотылган уразадыр”-дип әйткән. Бу хәдистә ГАШУРА көнендә(16 июль) тотыла торган ураза турында сүз бара. Бу хәдиснең мәгънәсен имам Газали шулай итеп ачыклап бирә: “Мөхәррәм һиҗри елның башлангычы. Яңа елны ураза белән башлау бик күркәм гамәлдер. Шулай иткән кешенең бәрәкәтнең артуына өмете күбрәк була”.
إظهار الكل...
7👍 4👏 1
اختر خطة مختلفة

تسمح خطتك الحالية بتحليلات لما لا يزيد عن 5 قنوات. للحصول على المزيد، يُرجى اختيار خطة مختلفة.