ИДЕЛ – яшьләр журналы
الذهاب إلى القناة على Telegram
3 235
المشتركون
+124 ساعات
-77 أيام
-2930 أيام
أرشيف المشاركات
Иң тәти күлмәгеңне әзерләп куй! Сабан туена чакырабыз! 🪗
🔥Ишеттеңме? Казан Сабан туенда ИДЕЛ яшьләр өчен танышу мәйданчыгы оештыра!
Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе белән берлектә Сабан туенда яшьләрне таныштыру йоласын яңартырга булдык.20 июньдә Мирный бистәсендә очрашабыз. 💭 Кунакларны тиз танышу, интерактив зоналар, татар халык уеннары, диджей-сет, гаилә кыйммәтләре турында дискуссияләр көтә. Шулай ук мәйданчыкта татар дизайнерларыннан ярминкә эшләячәк. Тулырак сайтта укы: idel.top Бик тиздән программа белән бүлешәбез, безне күзәтеп бар 👀
Быел югары белем алу бәяләре арта ‼️
Беренчел бәяләүләр буенча, ил буенча уку бәясе уртача алганда 11 %ка артачак. Бу хакта Дәүләт Думасының профиль комитеты утырышында фән һәм югары белем министры урынбасары Андрей Омельчук белдергән.
©️Узган ел үсеш якынча 13 процент булса, быел ул 11 проценттан кимрәк булыр дип көтәбез. Бу – ил буенча уртача күрсәткеч,©️ – ди ул.тулырак
Бүген көн яңгырлы булачак, ди синоптиклар. Һава температурасы +17…+22 градус булыр дип көтелә 🌦️
Эх… хәзер Сабан туенда уеннарда катнашасы иде, а не вот это вот все 🤌
Сезнең белән күрешмәгәнәгә дә атнадан артты, әллә җыелабызмыыы? 😉
+1
ИДЕЛ журналын каян табарга була дисеңме? Адреслар һәм сылтамалар калдырабыз ☀️
❗️OZON | WB | Яндекс Маркет | TM Shop
❗️Вендинг аппаратларында — адреслар
❗️СМЕНА китап кибетендә
❗️«Татмедиа» литкафесында — Декабристов ур., 2
❗️КФУның төп бинасында — Кремль ур., 18
❗️«1804 university&coffee» университет каһвәханәсендә — Кремль ур., 35
❗️КГАУ «Студ.Пространство»сында — Рауис Гареев ур., 62
❗️ПГУФКСиТ, Универсиада авылы территориясе, 35
❗️ОЦ «Алмет» бинасы, Ленин урамы, 69а
+1
Яңа санның «Зәвык» сәхифәсендә Гөлчәчәк Гәрәева белән мода турында сөйләштек
👩🦰 Төгәлрәк әйтсәк, әңгәмәбез заманча мөселман модасы турында иде
Мөселман хатын-кызлары өчен зәвыклы һәм шул ук вакытта тыйнак җәйге образларны ничек тудырырга? 💡
Июнь санында укы ❤️
СИБУРның Казан предприятиесе инженерлары белән таныштырабыз 🌹
Инженерлар – белгечләр кенә түгел, ә инновацияләр авторы да: кыю карарлары, акыллы идеяләре тулы бер тармакның киләчәген формалаштыралар.🕊️Геройларыбыз бу һөнәргә ничек килүләре, үсешкә ничек ирешүләре һәм инженер һөнәренең өстенлекләре турында сөйләр ⏭Монда укы⏮
+5
Кадрда — Кариев театрының режиссёр ярдәмчесе Эльвира Җәббарова 🌟
Аның белән әңгәмәне июнь санында укыгыз 📖
Фото: Фирүзә Вәлиева
Узган ай безнең редакциябездә сөенечле вакыйга булды — журналыбыз фотографы Фирүзә Вәлиева «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңү яулады! 🎗️
Сез Фирүзә төшергән фотоларны журнал битләрендә дә, социаль челтәрләребездә дә ел күрәсез.
Ә яңа санда без аның үзен күрсәтергә булдык! 🐾
Татарстанда рәсми рәвештә биш пляж ачылды! 🏖️
Рөхсәт ителгән пляжлар исемлеге:
Зәй: Зәй-2 микрорайонындагы пляж, Кызыл мәйдан урамы; Буа районы: Карлы авылында актив ял итү зонасы булган пляж, Буа Алан урамы; Алабуга: шәһәрнең көньяк читендәге пляж; Түбән Кама районы: Красный Ключ бистәсендәге "Кама" шәһәр пляжы; Яр Чаллы: 38 һәм 12 микрорайоннар каршысындагы шәһәр пляжы, Ф.Табиев исемендәге яр буе.➡️Тулырак 🔙
+3
Июнь саны тышлыгында кемнәр?
Алар — Талантлар Университетының остазлары һәм яшьләргә проектларын тормышка ашырырга ярдәм итүче шәхесләр.
Төрле өлкәләрдән булсалар да, аларны үз эшләренә тугрылык һәм мәхәббәт берләштерә.
Геройларыбыз Вероника Быкова, Айдар Минибаев һәм Диана Билалова белән һөнәр, бүгенге яшьләр, хыяллары һәм аларны бәхетле итә торган әйберләр турында сөйләштек
Әңгәмәне ИДЕЛ журналының июнь санында укы
«Слово!» студентлар театр студиясе серле Парамушир утравына чакыра 🎭
ИНАУ — Россиянең төньяк халыклары мифларына нигезләнгән спектакльСпектакльнең төп герое Данила әбисе янына кайта. Аны монда тылсым һәм борынгы риваятьләр дөньясы каршы ала. 📍 «Полимер» мәдәният йорты (Рәхимов ур., 29) 🕒 15:00 📅 17 июнь 🤩Керү ирекле, теркәлергә кирәк
+1
Июнь саны вендинг аппаратларында 🌿
• «Төньяк вокзал» метро станциясе
• «Тукай мәйданы» метро станциясе
• «Горки» метро станциясе
• «Яшьлек» метро станциясе
• «Дубравная» метро станциясе
• «Сукно бистәсе» метро станциясе
• «Евроспар», Глушко ур., 16Г
• Агропромпарк, Аграр ур., 2
• «Евроспар», Ф.Әмирхан ур., 101В
• Министрлар кабинеты
• Г. М. Тукай ис. «Казан» аэропорты
ИДЕЛ MAX’та
متاح الآن! بحث تيليغرام 2025 — أهم رؤى العام 
