Дөрес сүзгә җавап юк!
الذهاب إلى القناة على Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
إظهار المزيد1 676
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
+17 أيام
-530 أيام
أرشيف المشاركات
Кемнеңдер эшен хурлау, яманлау — хөсет, булдыксыз һәм мескен кеше шөгыле. Бу аның бердәнбер чарасы. Хыялында үзеннән өстен кешене "бәреп төшерү" аңа вакытлыча ләззәт һәм канәгатьлек бирә.
Зөлфәт Хәким
Без — тормыш диңгезендә йомычкалар. Талгын суда да йөзәбез, шашкынына да эләгәбез. Кайвакыт бөтерелә-бөтерелә упкын читенә үк барып җитәбез. Беттем дигәндә генә кемдер кулын суза, котылабыз. Тагын талгын агымга эләгәбез. Әмма кирелек, үҗәтлек яңадан чоңгылга китерә. Юкса, хаталар кабатланмас кебек иде...
Кайбер оешмалар татарны коточкыч таркаталар. Мишәризация! Керәшенизация! Башкортизация! Кырымнан аерырга тырышалар. Шәфика Котдусова, Гаспринский! Безнеке түгел мени болар?! Әпсәләмов, Такташ... Кемнеке соң болар?! Без бит барыбыз да татар милләтен тәшкил итәбез! Фиркачелек булырга тиеш түгел.
Рабит Батулла
Мәрхәмәт кылганга — мәрхәмәт килер, сөйгән — сөелер, онытмаган — онытылмас!
Локман Хәким
Исеңдә тот: нәрсәгә ышанасың һәм нәрсә турында уйлыйсың, шуны үзеңә тартып торасың.
Дж. Темплтон
🔴 «Шәп блогер» проектының «Иң шәп телеграм-канал» номинациясендә безнең канал да бар. Лаек дип уйласагыз, кереп тавыш биреп чыга аласыз!
➡️ Тавыш бирү монда
Аны онытканчы, башта исеңә төшер: аның кебекләрне очратканың булдымы икән...
Синең белән булырга теләгән кешеләрдән баш тартма. Алар тормышыңның иң авыр вакытларында синең янда калучы бердәнбер кеше булырга мөмкин.
Иң зур байлык — ана теле, ул — чикләре булмаган гөлчәчәкләр иле.
Фирдәвес Зариф
Батырлык кешеләрне көрәшеп егуда түгел, бәлки ачу вакытында үзен тота белүдә.
Хәдис.
Кешеләр бай булырга теләми; кешеләр башкалардан байрак булырга тели.
Джон Стюарт Милль
