Дөрес сүзгә җавап юк!
الذهاب إلى القناة على Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
إظهار المزيد1 671
المشتركون
-124 ساعات
-57 أيام
-630 أيام
أرشيف المشاركات
Талашу һәм үпкәләүләрсез мөнәсәбәтләр булмый. Көчлеләр талаша да, үпкәләшә дә, тик бергә кала. Ә көчсезләр алмаш эзли...
Тел — ата-ана әманәте, әманәтне балаңа тапшырмау — ата-анаңа хыянәт.
Фирдәвес Зариф
Тормыш сынауларыннан чиста рух белән чыга алу кешенең иң зур бәхетедер.
Мөхәммәт Мәһдиев
Үз фикереңне үткәрергә тырыш. Бәхәскә кер, якла: ләкин аны көчләп башкаларга бөти итеп такма!
Нури Арсланов
Вакытында әйтелгән сүз генә асыл. Алда әйтелсә — көлке, соңга калса — төссез.
Факил Сафин
Берәү чит бер телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен!
Каюм Насыйри
Балаларың, оныкларың туган телендә сөйләшмәсә, "Мин — татар!" дип лаф оруыңнан ни файда?!
Ләбиб Лерон
Барлык ябык ишеккә дә шакырга һәм барлык ачык ишеккә дә керергә кирәкмәгәнен яшь барган саен аңлыйсың...
Тел — халыкның акылын, гореф-гадәтен дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын, мең еллар буена үзенә сеңдерә килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә.
Гомәр Бәширов
