ar
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

الذهاب إلى القناة على Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

إظهار المزيد
1 713
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
-47 أيام
-1730 أيام
أرشيف المشاركات
Ачу килү изгелекләрне оныттыра. Ризаэтдин Фәхретдин

Акыл сатмау хәерле. Саткан әйбер кире кайтмый ул. Бикә Рәхимова

Бер Аллаһка ышану һәр балага туганда ук бирелгән. Бары тик ата-аналар гына алардан иудей, христиан яки мәҗүси ясый. Сахих аль-Бухари

Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми, аны эзләп табалар...

Җыябыз, җыябыз да ул белемне, шуңа таянып болыннарны юк итәбез, матурлыкны, җанны юк итәбез. Алар урынына ясалма болыннар, ясалма җаннар уйлап табабыз. Фәүзия Бәйрәмова

Без гел ашыгабыз, җитешмибез, яратып бетермичә дә онытырга тырышабыз, барысын да иртәгәгә калдырабыз. Ә бит "иртәгә" булмаска да мөмкин!..

Күп наданга иярүгә караганда, аз галимгә иярү яхшырак. Ризаэтдин Фәхретдин

Хыялсыз кеше – канатсыз кош ул! Хыял кешене яшәтә! Матурлыкка, яктылыкка, сафлыкка чакырган йолдыз ул! Таҗи Гыйззәт

Аллаһның биргәненә шөкер итегез, һәм шул вакытта иң бай кешеләрдән булырсыз.

Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә. Татар халык мәкале

Вокзал — ашыгучылар иле. Монда бар да вакытлыча, тормыштагы кебек... Марсель Галиев

Кем булып тууың түгел, кем булып үлүең мөһим. Мөхәммәд Окар

Тауның күрке — таш, башның күрке чәч булыр.

Мәхәббәт үзе якты хис, тик караңгы почмак ярата.

Кызның иң матур киеме – тыйнаклык. Аны салмыйча йөрегез.

Вакыт кадерен белмәүчегә сәгать телен күрсәтә. Шәүкәт Галиев

Үзебезне яхшы кешеләр һәм фикерләр белән чорнасак, тормыш яхшы якка үзгәрә башлый.

Сине яраткан кешедән көлү – иң түбән гамәл.

Чын мәхәббәт — бик сирәк күренеш, ә чын дуслык тагын да сирәгрәк очрый. Франсуа де Ларошфуко

Ярату — башка берәүнең бәхетендә үз бәхетеңне табу ул. Готфрид Лейбниц