ar
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

الذهاب إلى القناة على Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

إظهار المزيد
1 715
المشتركون
-224 ساعات
-67 أيام
-1730 أيام
أرشيف المشاركات
Үткәнгә кайтып, стартны үзгәртеп булмый, тик хәзер кузгалып, финишны үзгәртеп була.

Тик бер генә юл бар — алга.

Һәрбер көн якты була алмый. Тик һәрбер көннең үз яктылыгы бар.

Син тыныч кына кабул итә алган нәрсә бүтән сине буйсындырмый.

Төзәтү мөмкинлеге булмаган нәрсәне ватып бетерү мөмкинлеге була.

Тормыш сез уйлаганнан җиңелрәк: бары тик кабул ителмәслекне кабул итәргә, кирәкле әйбердән башка торырга, түзеп булмаслыкка түзәргә генә кирәк. Кэтлин Норрис

Дуслар акчаң барда күп була.

Түземлек — матур хис, тик озак түзәр өчен тормыш бик кыска.

Әгәр тормышыңда үткәннәреңне оныттырырлык кеше пәйда булган икән, димәк, ул – синең киләчәгең.

Кешегә кирәк булсаң, яныңда булыр өчен әмәлен табар.

Телен саткан — илен сатар.

Һәрвакыт көрәшергә кирәк. Йодрыкларны кысып, күз яшьләрен йотып, мәҗбүри елмаеп, теләгеңә омтылырга кирәк. Ахыргача.

Берәү чит бер телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен. Каюм Насыйри

Синең белән була торган вакыйгалар бары синең белән генә була. Беркем дә беркайчан да дөньяга синең күзләр белән карый, син күргәнне күрә, син аңлаганча аңлый алмый. Ошо

Бервакытта да онытмагыз: ТАТАР кайда гына яшәсә дә, аның мәркәзе — КАЗАН, кыйбласы — ТАТАРСТАН. Салават Фәтхетдинов

Кайвакыт могҗизалар кешеләргә карар өчен килә...

Кешеләрнең күпчелеге ахмаклыкны хикмәттән өстен күрә, чөнки ахмаклык көлдерә, ә хикмәт моңсуландыра. Уильям Шекспир

Дуслар телефон өчен татарча язулы яңа 3D стикерлар ясады. Яраткан җырларыгыздан өзекләрне сайлап алыгыз: 🌟 https://mm.ru/tat
Дуслар телефон өчен татарча язулы яңа 3D стикерлар ясады. Яраткан җырларыгыздан өзекләрне сайлап алыгыз: 🌟 https://mm.ru/tatarcha-zhyr

Нәрсә генә дисәң дә, Ир-ат тормышында бары бер генә Хатын-кыз була. Калган барысы да аның шәүләсе генә. Коко Шанель

Балалар Ватанны сөйсен дисәгез, әүвәл аталар аны сөйсеннәр. Шарль Луи Монтескье