Дөрес сүзгә җавап юк!
الذهاب إلى القناة على Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
إظهار المزيد1 676
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
+17 أيام
-930 أيام
أرشيف المشاركات
Сүздән такыялар үрелә, сүздән кылыч йөзе канлана, сүздән гөл илләр көл ителә, сүздән чәч толымы еланга әверелә.
Марсель Галиев
Үз халкыңның шанлы тарихына, милләтеңнең казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану — менә ни озын гомерле итә милләтне!
Мөсәгыйт Хәбибуллин
Хода һәммә халык өчен дә бердер, ә Аңа ышану төрле халыкта төрлечәдер.
Мөсәгыйт Хәбибуллин
Урман-кырда, табигать кочагында үскән балалар тирәнрәк хисле, сәләтле һәм кешелеклерәк була.
Заһид Фәйзи
Гөнаһ кылу һәм Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавыннан өлешсез калу — кешеләрнең ихласи һәлакәтедер.
Гариф Ахунов
Җир астына кереп ятканчыга кадәр, адәм баласы җир бүлүдән туктамый.
Мөхәммәт Мирза
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Габдулла Тукай
Сез һәрвакыт нәтиҗә белән сәбәпне бутыйсыз. Тормыш начар булганга күрә, халык шундый, дисез. Дөрес түгел. Киресенчә, халык шундый булганга, тормыш начар!
Зөлфәт Хәким
