cookie

نحن نستخدم ملفات تعريف الارتباط لتحسين تجربة التصفح الخاصة بك. بالنقر على "قبول الكل"، أنت توافق على استخدام ملفات تعريف الارتباط.

avatar

Tatnews Tatar

Татарстан Республикасының беренче социаль ММЧ. 📰 Видеорепортажлар, әңгәмәләр һәм Татарстан яңалыклары Безнең аккаунтлар: 💥 Барча яңалыклар рус телендә @ttrstnnws 🌊 Кама арты яңалыклары @tatnewschelny 🛢️ Нефть башкаласы яңалыклары @tatnewsalmet

إظهار المزيد
مشاركات الإعلانات
2 397
المشتركون
+124 ساعات
+337 أيام
+12230 أيام

جاري تحميل البيانات...

معدل نمو المشترك

جاري تحميل البيانات...

Кичә Казанның Иске Татар бистәсендә Әл-Мәрҗани мәчете Шәҗәрәләр бәйрәме оештырды. Чара барышында Мансур хәзрәт Җәләлетдин һәркем үз шәҗәрәсен өйрәнсен, андагы шәхесләрне белергә тырышсын иде, дигән фикерне җиткерде.
«Сезне чын-чыннан гаилә бәйрәме белән тәбрик итәм. Гаилә — тормыш тоткасы. Без, дин әһелләре шундый матур чаралар оештырып торырга тырышабыз. Һәркем үзенең шәҗәрәсен, анда булган династияләрне белергә тиеш. Дөньялар имин, гаиләләр бәхетле булсын», — диде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.
Сәхнәдә җырчылар һәм ансамбльләр чыгыш ясады. Биредә хәләл ярминкә, Казан танк училищесы оештырган ватанпәрвәрлек зонасы һәм башка төрле мәйданчыклар эшләде. 📸: Татар-Информ 🌟 TatNews Tatar
إظهار الكل...
30 августта «Уйнагыз, гармуннар!» XXXIX республика фестивале — халык иҗаты бәйрәме узачак. Фестиваль-бәйрәм программасында: Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында фестиваль-бәйрәмнең рәсми ачылышы, «Гармунчылар парады» — Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре гармунчылары, үзешчән фольклор коллективларының бәйрәм йөреше (Тукай скверы — Бауман урамындагы җир асты кичүе — «Родина» кинотеатры — Татарстан Фәннәр академиясе — 1 Май мәйданы — Казан Кремле). Фестиваль Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе гармунчылары һәм якты иҗат коллективлары катнашында Казан Кремле диварлары янында йомгаклау концерты белән тәмамлана. 🌟 TatNews Tatar
إظهار الكل...
Photo unavailableShow in Telegram
Илзидә Госман үзенең шәһәр читендәге йортын сатуга куйган. Берничә ай элек интервьюда җырчы:
«Хәзер без ирем белән икебез генә яшибез. 3 ел элек, фатирны сатып, Казан читендә йорт алдык», — дип сөйләгән иде.
Ике катлы, матур йорттан баш тартып, гаилә кире фатирга кайтырга уйлаганмы, әллә инде бөтенләй шәһәрне алыштыру нияте белән йөриләрме, билгесез. Җырчы узе бу хакта болай эйтте:
«Әйе, йортыбызны сатабыз. Әлегә нечкәлекләрен сөйли алмыйм, сер булып калсын», — дип җавап бирде.
🌟 TatNews Tatar
إظهار الكل...
00:20
Video unavailableShow in Telegram
🌟🌟🌟 Габделфәт Сафин яңа клип төшерә. 🎥: социаль челтәрләр 🌟 TatNews Tatar
إظهار الكل...
IMG_7315.MP47.42 MB
👍 1
Photo unavailableShow in Telegram
Tatar Night Club! 🪩 Яхшы кәеф резидентлары Dj Ali һәм Илнар Хөсәенов сине җәйнең иң кызу OPEN-AIRына дәшә 🤩 11 июльдә махсус кунаклар: Айрат Сафин & Dj Радик, Сөмбел Билалова һәм Айгөл Закирҗанова 🔥 📍 KazanMall терасса, керү ирекле. ⏱️ 11 июль 20:00 Яшь чикләве 12+ 🌟 TatNews Tatar
إظهار الكل...
Photo unavailableShow in Telegram
Теләче районы Түбән Саурыш авылында балалар өчен мөселман «Сабан туе» оештырдылар. Бәйрәм намаз һәм Коръән уку бәйгесе белән башланып китте — 25 бала көч сынаштылар, алар аят һәм Коръәнне яттан укыды. Бәйрәмдә катнашучылар ярышларның һәр төрендә актив катнаштылар. Сабантуй шашлык һәм милли ризыклар белән чәй эчү белән тәмамланды. 🌟 TatNews Tatar
إظهار الكل...
1
🌟🌟🌟 Кичә кич Казанда «Чаткылар» фестивале башланды. Фестиваль кысаларында Шәрык клубының эчке ишегалдында ачык һавада концерт узды. Татар җырчылары һәм актерлары Камал театры оркестры аккомпанементы астында җырлар башкардылар. 🎥: социаль челтәрләр 🌟 TatNews Tatar
إظهار الكل...
IMG_7268.MP48.30 MB
IMG_7269.MP45.43 MB
1
Җомгада Кабан күле буенда «Комган һәм сакал: XIX гасыр ахырында татар җәмгыятендә гигиена турында уйдырмалар»темасына лекция узачак. Очрашу 12 июльдә 19:30 сәгатьтә Мәрҗани урамындагы Камал театры янында узачак. 🌟 TatNews Tatar
إظهار الكل...
Бер атна элек социаль челтәрләрдә «Мәхәббәт шушыдыр» җырын кем җырлый ала икәне турында бик куп сөйләшүләр булды. Ләкин татар эстрадасында иске җырларны яңарту — гадәти практика. Яңа видеода без берничә җырның иске һәм яңарткан версияләрен тыңладык. Видеоны карагыз һәм кем өчен тавыш биргәнегезне языгыз. 🌟 Смотреть в ВК 🌟 Смотреть на YouTube 🌟 TatNews Tatar
إظهار الكل...
Новости Татар on VK Clips

Бер атна элек социаль челтәрләрдә

4
🌟🌟🌟 Гүзәл Уразова кинода төшә. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә сөйләде. Бу нинди фильм булачак һәм аны кайда күрергә мөмкин булачагы әлегә билгеле түгел. Бу яңа концерт сезонына әзерлекнең бер өлеше булырга мөмкин. 🎥: социаль челтәрләр 🌟 TatNews Tatar
إظهار الكل...
IMG_7242.MP44.34 MB
IMG_7243.MP44.87 MB
اختر خطة مختلفة

تسمح خطتك الحالية بتحليلات لما لا يزيد عن 5 قنوات. للحصول على المزيد، يُرجى اختيار خطة مختلفة.