cookie

نحن نستخدم ملفات تعريف الارتباط لتحسين تجربة التصفح الخاصة بك. بالنقر على "قبول الكل"، أنت توافق على استخدام ملفات تعريف الارتباط.

avatar

Гыйлем

Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация. 2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез. Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.

إظهار المزيد
مشاركات الإعلانات
677
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
لا توجد بيانات7 أيام
لا توجد بيانات30 أيام

جاري تحميل البيانات...

معدل نمو المشترك

جاري تحميل البيانات...

Һәр елның 10 ноябрендә халыкара оешмалар тынычлык һәм үсеш өчен булган Фән көнен билгеләп үтәләр. Бәйрәмнең максаты - фән-гыйлемнең җәмгыять тормышында мөһим ролен ассызыклау.
«Әмма башка кыйммәтләр дә бар. Без галимнәр генә түгел, без шулай ук кешеләр дә әле. Без үзебез кебек кешеләргә бәйле булуыбызны оныта алмыйбыз… Бу бәйләнеш — дөньядагы иң көчле бәйләнеш, ул хәтта безне бер-беребез белән бәйләп торучы элемтәләрдән дә көчлерәк. Иң тирән элемтәләр — безне үзебез кебек кешеләр белән бәйләп торучы элемтәләр».
Роберт Оппенһаймер
Котлы булсын!
إظهار الكل...
👍 8 5
Photo unavailableShow in Telegram
⚡️⚡️⚡️ 4 ноябрь, 18:00 сәгатьтә Татар китабы йортында «Һарри Поттер һәм Фәлсәфәче ташы» китабыннан Унбишенче бүлекне укыйбыз. Тылсымлы укуга килегез!
Алар караңгы бакча аша уздылар. Невилл һаман шыңшып барды. Һарри нинди җәза булыр икән дип уйлады. Бу ниндидер коточкыч әйбер булыр ахры, Филч аның хәтле сөенмәс иде. Ай якты булса да, аны болытлар каплап алып, бөтен җирне караңгылыкка күмә барды. Алда Һагридның алачыгы тәрәзәсеннән утлар күренде. Аннары еракта кычкырган тавыш ишетелде. — Синме ул, Филч? Әйдәгез тизрәк, башларга кирәк. Һарриның күңеле күтәрелде; аларга Һагрид белән эшләргә туры килсә, бик начар булмаячак. Һарриның җиңел сулап куюы йөзенә чыккандыр, күрәсең, чөнки Филч болай диде: — Син ул ахмак белән монда уйнап ятырбыз дип уйлыйсыңмы әллә? Ялгышасың, малай, сез хәзер урманга керәчәксез, һәм аннан барыгызның да исән-сау чыгуы икеле.
إظهار الكل...
🔥 11🎉 2 1
Дәһшәт, канкоеш, зилзилә, зольмәт заманнарында, һәр яктан да җиде буынга чаклы каргыш-ләгънәтләр яудырылган дәвердә, кешеләр бер-берсенә бик ачы һәм бик авыр үлем теләгән чакларда, басылмас үч алу теләге ярсып, йөрәкләрне черетеп, зиһеннәрне агулап торганда, үзен сиздертмичә генә күзләп утырган мәрхәмәткә кул сузып, тәкъдирдән гыйбрәтләнеп догада булыйкчы: И теләкләр бирүче Син, падишаһ, Колларыңа синнән башка юк пәнаһ. Лотыф берлә ярлыка Син, и Хода, Бәхаккы рухы пакь Мөхәммәд Мостафа
إظهار الكل...
ТАТАРЧА ЛЕКЦИЯ "Фатих Әмирхан турында" Якшәмбе 29.10, 15:00 Ләйсән Медведева, Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре. Теркәлү: https://yummy-music.timepad.ru/event/2618412/ ЛЕКЦИЯ НА РУССКОМ «О Фатихе Амирхане» Суббота 28.10, 13:00 Лена Тябина, старший научный сотрудник литературного музея Габдуллы Тукая. Регистрация: https://yummy-music.timepad.ru/event/2618042/
إظهار الكل...
Photo unavailableShow in Telegram
Һади Максудиның тууына 155 ел (1868-1941).
إظهار الكل...
24👍 3
Photo unavailableShow in Telegram
Мөгаен, пессимистлар оптимистларга караганда хаклырактыр. Кешеләр «стакан яртылаш буш» дигәндә, гадәттә, стаканда тигез өлештә су һәм һава барлыгын күз алдында тоталар. http://giylem.tatar/archives/2571
إظهار الكل...
👍 4🔥 1
Repost from N/a
"Pragyan" Һиндстан айгизәре камерасыннан яңа фотосурәтләре. Беренче сурәт: 27 аугустта табылган дүрт метр диаметрлы кратер. Икенче сурәт: Ай йөзендәге ровер эзләре.
إظهار الكل...
19👍 2
«Гыйлем»гә, сүз уңаеннан, 9 ел тулды. 2014 елның августында Актанышта, «Бүләк» аланындагы төннәрнең берсендә Ленар абый Хөсәенов белән уйлап табып, башлап та җибәргән идек. «Гыйлем»гә биниһая күп кешенең көче, тырышлыгы, каләме, малы керде. Азат һәм Ренат Миргаязовларга, Рәдиф абый Җамалетдиновка, Даниль Әхмәтшинга, Гүзәл Шәвәлиевага, Алинә Галиәхмәт-Петровскаяга, Эльвина Зиннәтуллина, Сәрбиназ Шәйхелова, Ләйлә Миңнуллина, Илназ Баһаветдинов, Татфорумга һәм башка бик күпләргә, бихисап изге җаннарга рәхмәтлемен. Кемнәр генә язмады, кемнәр генә тәрҗемә кылмады, катнашлык итмәде бу эшкә! Аллаһның насыйбы белән, «Гыйлем»нең эше барыбер дәвам итәр, туктамас: Гыйлем чиксез һәм чикләрсез.
إظهار الكل...
24👍 6
Тел галиме, татар теленең этимологик сүзлеген төзүче Рифкат Әхмәтьяновның тууына 90 ел. Ул 1933 елның 10 июлендә Башкортстанның Иглин районы Турбаслы авылында туган. 2018 елда вафат. Галимнең татар этимологиясе турында фикерләрен бүлешәбез: https://youtu.be/5j1ngQg4BvE
إظهار الكل...
Татар этимологиясе — Рифкать Әхмәтьянов

Рифкать Газизҗан улы Әхмәтьянов — татар теленең этимологик сүзлеген, татар-төрек һәм төрек-татар сүзлекләрен төзегән галим, тел белгесе, филология фәннәре докторы. Бу интервьюда ул үзенең фәнни эшчәнлеге, сүзлекне төзү һәм нәшер итү тарихы хакында сөйли. Эльвира Зиннәтуллина, Алинә Галиәхмәтова, Булат Шәймиев әзерләде.

22👍 4
00:09
Video unavailableShow in Telegram
Нәкъ шулай! 🌗төштән соң, 4-тә 💥 "Гыйлем илендә" - "САФ" татарча беренче балалар интернет-радиосы һәм "Гыйлем" үзәгенең уртак проекты 🪐тема - "Венера" планетасы ✨алып баручысы һәм мөхәррире - Айдар Шәйхин ✨монтажлаучы - Айгөл Саттарова ⭐️ saf-radio.ru ⭐️ #сафрадио #сафбалаларрадиосы #сафгыйлемилендә
إظهار الكل...
IMG_6770.MP41.86 MB
15👍 12
اختر خطة مختلفة

تسمح خطتك الحالية بتحليلات لما لا يزيد عن 5 قنوات. للحصول على المزيد، يُرجى اختيار خطة مختلفة.