ТАТАРЛАР ДӨНЬЯСЫ • Татарстан • Казан
Бергә булыйк - Бердәм булыйк! 📍Казань, Татарстан Реклама: @nashakazan
Show more17 398Subscribers
-1124 hours
-837 days
+29930 days
- Subscribers
- Post coverage
- ER - engagement ratio
Data loading in progress...
Subscriber growth rate
Data loading in progress...
Ришат Фазлыйәхмәтов белән интервьюдан өзек 👇
– Кайгыны тустаганлап эчкәнсең, Ришат. Сындыңмы?..
– Мин эчтән бик көчле кеше булсам да, сындым. Күрмәгәнем калмады. 2006 елда бертуганым Рифат абый йөрәге тотып үлгәннән соң, кайгы бездән китеп тә тормады бугай. Мин ул гүргә иңдерүләрдән акылдан шаша яздым... Абый китеп барганнан соң, әти бетеренде. Инженер-механик булып эшләүче әтием Нур алты елдан соң – 2012 елда арабыздан китте. Ике елдан соң, бот сөяген сындырып, шуннан төзәлә алмыйча, әни бакыйлыкка күчте. Шул ук елны әнинең әнисе – әби китеп барды. Аннан җизни, аннан – туганыбызның баласы... Ничекләр уздырып җибәрдем – барысы да томанда. Ринат, Рүзәл абыйларым исән-сау булсалар да, мин Казанга чыгып тайдым. Үз-үземә һәм яшәгән җиремә бикләнеп, шешәгә ябыштым... Үземнең беркемгә кирәксезлегем мине бары тик бер нәрсәгә этәрә иде.
– Яныңда кул сузар якыннарың-дусларың булмадымыни?
– Мин бөтен кешене кудым. Кеше күрәсем, аралашасым килми иде. Аннан, чоңгылга тәгәрәвемне аңладым, хастаханәгә эләккәннән соң, ниһаять, үз-үземне кулга алдым. Мәчетләргә йөри башладым, кеше арасына чыктым. Аннан авылга кайттым.
👍 53❤ 9🙏 6🤩 3
3 42923
Эльвира Фазлиева:
«Гыйнвар ахырында йөкле икәнемне белдем. Бәхеттән күкнең җиденче катында идем. Тик, кызганыч, бәхет озакка сузылмады. Бер айдан соң мин кабат югалту кайгысы төште башыма: табиблар баланың йөрәге типми дидедәр.
Бу кайгыны бик авыр кичерәм. Сөйләгәннән соң җиңелрәк булмасмы икән дип, сезнең белән бүлешәм...»
❤ 39👍 10🔥 7🥰 1
4 316211
Җәвит Шакиров белән интервьюдан өзек 👇
«Әнием бик каты авырып, япь-яшь килеш үлеп китте. Исеме Мәгълүфә иде, без, өч бала, ятим калдык.
Иң өлкәнебезгә - 11, ә миңа нибары биш кенә яшь иде. Әти үзенә иптәшкә, балаларына әни булырдай биш хатын алып кайтып карады, әмма безгә, шук балаларга, берсе дә түзмәде. Ә менә алтынчы булып төшкән әни, Аллаһыга шөкер, безне үз балаларыдай тәрбияләүче үги әни булды. Бик усал һәм таләпчән иде, әмма бер дә кыерсытканы булмады. Без дә аңа бер дә "үги" дип эндәшмәдек. Тиешле тәрбия бирде: мәктәптә, техникумда укытты, армиягә озатты, өйләнгәндә дә үзенең зур өлешен кертте. Өстебез һәрвакыт бөтен, чиста һәм пөхтә булды. Укытучылар безне үрнәк итеп куйганнары әле дә хәтердә.
Әниле булгач, гаиләбез тагы да ишәйде: бер сеңел белән бер энебез туды. Бишебез дә бик тату булдык. Төпчегебез Ләйсән әни белән яши, алар бергә булгач, без тыныч».
❤ 66👍 36👏 11
4 73229
Филүс Каһировның тормыш иптәше Эльмира белән интервьюдан өзек 👇
- Филүс нинди әти соң?
- Искитмәле! Бала туганның беренче көненнән үк ярдәм итте: памперсын да алыштыра, юындыра, саф һавага да алып чыга, йоклата... Кирәк икән, мин рәхәтләнеп, үз эшләрем буенча берничә сәгатькә өйдән дә чыгып, йөреп кайта алам. Филүс балалар белән кала һәм: "Кайчан кайтасың?" - дип беркайчан да аптыратмый.
❓Филүс Каһировның тормыш иптәше бик мөләем ☺ Килешәсезме?люс кагиров
❤ 73👍 20🥰 7🎉 1
4 80708
Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина 👇
«Кечкенә вакытта бәрәңге бакчасы артында елга ага торган иде. Аны чыгасың да урман башлана. Без шунда каен җиләге җыеп, әни чәй кайнатканчы әйләнеп кайта торган идек. Шул болынны төштә күрдем! Нәкъ яшь чагыбызны күрдем! Кояшым белән төштә икәүләп җиләк җыйдык. Ул миңа: “Апай, алтыным, кып-кызыл җиләкләр. Ал әле, ал!”, - дип учына тутырып җыйган җиләкләрен суза. Уянып киттем дә, бу матур рәхәтлекне ничек җибәрим микән дип түзеп торам. Югыйсә, төш икәнен беләм. Кулыма каләм алып, төшемне кәгазьгә язып куйдым. Җиде җир астларыннан да Кояшым миңа ярдәм итеп ята. Алланың рәхмәтендә булса иде. Матур төшләргә керсен, рухлары шат булсын иде».
❤ 58👍 26👏 5🥰 4
5 23926
Яшәргә дә әле яшәргә!
Ничәле куябыз?
🔥 73❤ 25🥰 22👍 20
5 224438
Тормыш иптәшегез белән ничә ел бергә торасыз?😊
👍 58❤ 13🔥 5🤯 3
5 215377